…Төз аякларын берсе өстенә берсен куеп, кулына кечкенә кара ридикюль тотып, ул уйчан-тыныч кына утыра. Бөтен килбәтеннән үз дәрәҗәсен яхшы белгән масаюсыз табигый горурлык сизелеп тора. Гаҗәп тә түгел, чөнки биредәге ял итүче бүтән хатын-кызлардан яше белән дә, матурлыгы белән дә аерылып торганлыгын ул үзе дә, һичшиксез, белә булырга тиеш.
Шушы күзәтүдән соң мин ул ханымны тагын бер-ике тапкыр күреп калдым, ләкин гел кичкә табан, гел шушы мәйданчыкта гына… Көндезләрен кайда була ул – билгесез һәм бу нәрсә мине ни өчендер беркадәр тынычсызлый иде.
Ахырда без аның белән врач кабинеты ишеге төбендә очраштык. Мин килгәндә, ул креслода утырып тора иде. Кинәт үзен күргәч, нигәдер каушабрак киттем. Кыен иде моның сәбәбен аңлау, әмма бу каушау иртә яшьлегемдә кичергән, инде күптән онытылган сәер бер хисне хәтерләтеп куйды… Мин аның каршындагы буш креслога утырдым һәм, үземне киеренке хәлдә хис итеп, аңа туры карамаска тырыштым… Башта врач кабинетына бер яшь егет кереп чыкты, аңардан соң бер юан абзый кереп китте. Менә шул абзый безнең танышып китүебезгә сәбәпче дә булды. Кырык минут торды ул врач бүлмәсендә… Йә, ничек итеп кырык минут дәвамында бер-береңә сүз дәшмичә утырырга мөмкин? Ә коридорда без икәү генә калган идек… Иң элек ханым сабырлыгын җуя башлады. Берничә тапкыр ул миңа «Бу ни эш бу?» дигән төсле карап та алды. Аның шулай гаҗәпләнеп каравы мине дә үзе белән бергә көтү газабын кичерүче итеп тануын аңлаткандай булды. Мин, туң күчән булмасам, әлбәттә, телгә килергә тиеш идем. Һәм нидер әйттем (ялгышмасам, сабыр итмичә чара юк, нинди «авыру» кереп киткәнен күрдек ич, дидем шикелле).
Ханым, көлемсерәп:
– Аптырыйм, нинди бетмәс зары бар икән? – диде.
Шуннан без сөйләшеп киттек. Санаторий шартларында беренче сөйләшүнең стандарты билгеле инде: кайдан килдегез, ничәнче тапкыр килүегез, элек кайларда булган идегез, биредә сезгә ошыймы?.. Ханым үзенең Ульяновскидан килгәнлеген әйтте. Мин, бу хәбәргә ничектер куанып, якташлар булып чыгуыбызны әйтмичә кала алмадым. Ләкин ул, артык кызыксыну күрсәтмичә, бары сорамый калу килешмәс дигән төсле итеп кенә: «Шулаймыни, кайдан соң сез?» – дип куйды. Мин: «Казаннан», – дигәч, ул: «Беләм Казанны, булганым бар», – диде. Ни өчендер мин аны Казаннан киткән кыздыр дип уйлаган идем. Инде «булганым бар» дигәнне ишеткәч, мин аңа бераз дикъкать белән карап тордым да ахырда: «Ульяновск сезнең туып үскән җирегезме?» – дип сорадым. Ул: «Юк, мин Уралдан», – диде, ләкин шуннан артыгын әйтмәде.
Бу сөйләшү дәвамында мин тагын әлеге яшьлектә таныш булган, әмма күптән онытылган кичерешне – йөрәкнең акрын гына кысылып, ләззәтле авыртуын тойдым. Гаҗәп, нидән бу? Ханымның матурлыгы мине шулай яшүсмер кебек дулкынланырга мәҗбүр итәме?
…Әйе, сүз дә юк, ул чибәр иде. Якыннан аның йөзе бик чиста, тик кечкенә колакларыннан түбән яңак сөяге читендә ак мамык төкләр күзгә чагыла. Ләкин алар аңа бик килешәләр кебек, ничектер аны йомшак итеп, мөлаем итеп күрсәтәләр. Аз гына кайтарылып торган алсу иреннәре дә аның йомшак кебек, бик саф кебек, дорфа-ямьсез сүз әйтә алмыйдыр кебек… Алкаланып колак артларына төшкән куе аксыл чәче дә, ап-ак муены да, хәтта аз гына җәенкерәк борыны да – барысы да аңа тулаем бер сөйкемле йомшаклык биреп тора кебек. Тик күзләре генә икенче төрлерәк тәэсир калдыра: кашларының чәченә караганда коңгырт булуы, керфекләренең озын һәм кара булуы аның зәңгәр күзләрен караңгылап торган шикелле һәм күләгәгә яшеренгән бу күзләр кешегә каяндыр ерактан сагаеп-сынап карыйлар кебек…
…Әнә шундый иде һич уйламаганда юлымда очраган бу ханым.
Ниһаять, теге абзый, кырык минут торып, врач бүлмәсеннән чыкты. Ханым, аңа карап, башын чайкап куйды. Абзый кеше, безне бар дип тә белмичә, гаҗәеп бер гамьсез тынычлык белән китеп барды. Ханым кабинетка кереп китте, ә мин, торып, коридор буйлап йөрергә тотындым.
…Ни өчендер вакыт-вакыт, бизгәгем килгәндәй, ихтыярсыздан чак кына калтыранып та куям – йөрәк дулкынлануданмы соң бу? Әллә нәрсә шунда, үз хәлемне аңлап та җитә алмыйм. Хәтта беркадәр үземә ачуым да килеп китә – яшүсмер түгел ләбаса мин! Шулай да салкын кан белән уйларга тырышам: ни өчен соң әле бу ханым минем игътибарымны үзенә шулкадәр бәйләп өлгерде? Әлбәттә, эшнең сере кара керфек, зәңгәр күзләрдә генә түгелдер инде. Юк, алардан тыш ул ханымда тагын нидер бар кебек… Әйтә алмыйм мин аны, хәзергә әле ул ачылмаган чәчәк бөресе шикелле… Әгәр ачыла калса, күңел күптән сагынып эзләгәнен табар төсле… Ихтимал, минем бу минуттагы дулкынлануым да шуны сизенүдән килә торгандыр.