Выбрать главу

– Сез – бөек Германия армиясенең кулына төшкән әсирләр, шуны беләсезме? – дип сорады.

Немецның болай саф русча дәшүе егетләрне бик гаҗәпләндереп җибәрде. Ләкин Василий бер кереп алган кабыгыннан ничек тә чыкмаска тырышты: сыңар иңбашын җыерып, исе китмичә, ялкау гына:

– Күрәбез, – диде.

Әйе, менә шулай һичнигә исе китмичә ваемсыз булып күренү аркасында гына ул үзен дошман капризыннан бәйсез тота алачак. Бу хәзер аңа бик ачык иде.

– Коралларыгыз кайда? – дип сорады немец.

Василий кулындагы кәкре таякка карап, көрсенеп куйды.

– Менә шушы инде…

Немец авызының бер кырые белән генә елмайгандай итте.

– Совет Армиясен без шәбрәк коралланган булырга тиеш дип уйлаган идек.

– Шәбрәген алырга өлгермичә калдык шул, парень! – диде Василий, үз ишенә әйткәндәй, гаҗәеп бер тәкәллефсезлек белән.

– Ә нинди частьтан сез?

– Әллә тагын… Белә алмый калдык.

– Ничек белә алмыйча калдыгыз?

– Шулай… Кич белән генә килеп төшкән идек, иртән чигенә башладык.

Немец тагы да кысыла төшкән күзләре белән Василийга бөтенләй кадалды: бу «мужик» дөресен әйтәме, ялганлыймы? Ә Василий, рәхим ит, кара, дигән төсле, сыңар төген дә кыймылдатмыйча, тыныч кына басып тора. Җитмәсә, теш арасыннан «чырт» иттереп төкереп тә куйды. Немецның нечкә иреннәре кысылып, яңак сөякләре уйнаклап алды. Әгәр ул Василий чыраенда санга санамау шикелле берәр нәрсәнең чаткысын гына сизеп калса да, перчаткасын салып тормастан, «мужик»ның ияк астына берне кундырыр иде. Ләкин ник бер андый нәрсә сизелсен. Хәтта пошыну әсәре дә юк. Менә тип!

Шуннан соң ул кечкенә тынгысыз күзләрен Хәким белән Талипка күчерде, Хәким офицерның барлыгын да онытып, каядыр читкә карап тора иде. Ул үзенә төбәлгән авыр карашны тойды, ләкин башын бормады, гүя нидер күреп исе киткән… Ә Талип, намазга оеган мөселман шикелле, кулларын кендеге өстенә куеп, җирән керфекләрен җиргә терәп, тик кенә тора. Әллә уяу, әллә йокыга талган – белмәссең дә.

– Кая барасыз? – диде офицер, аңа төбәлеп. – Мин сездән сорыйм!

Талип сискәнеп башын күтәрде, күзләрен йомгалап алды:

– Ә?..

– Идиот, – диде офицер, йөзен чытып.

Василийга эшне җайларга кирәк иде, немецны һич ярсытырга ярамый. Башта җилкәсен кашыган булды, аннан кыенсы- ныбрак:

– Кая булсын инде, – диде, – үзебезнең якка таба бара идек.

– Ни өчен үзегезнең якка?

– Хатын, семья, өй шунда бит, – диде Василий, авыр сулап.

Офицер кинәт елмаюга охшатып тешләрен ыржайтты:

– Әһә, хатынны сагындыгызмыни, сугышасыгыз килмимени?

Василий бик аз гына көттереп торды һәм, йөзен офицерга күрсәтмәс өчен, башын түбән иеп әйтте:

– Бездә берәү дә сугышырга теләмәгән иде…

– А-а-а! – дип сузды немец, аннан «так… так…» дип торды һәм шул минутта аның башында гаҗәеп оригиналь бер исәп туды. Еракка төбәлгән бик мәкерле исәп иде бу. Барыбер аның бу «хайваннар»ны куяр урыны да юк, тылга-мазарга озатырга артык кешесе дә, вакыты да юк. Ә Совет Армиясен җимерер өчен ни эшләсәң дә ярый – фюрерның әйткәне шулай! Ләкин… башта сынарга кирәк үзләрен, күнәрлек булмасалар, «расходка җибәрү» беркайчан да соң түгел.

Немецның ничектер берьюлы карашы да, тавышы да «йомшарган» кебек булды.

– Ашыйсыгыз киләме? – дип сорады ул кинәт.

Егетләрнең колаклары торды: бусы ни тагын? Мыскыл итүеме? Ләкин Василий шул минутта ук балаларча беркатлылык белән:

– А как же… килә! – диде.

Ул хәтта чынлап авызына килгән төкереген дә йотып куйды.

– Ну, утырыгыз! Без хәзер сезне сыйлыйбыз.

Һич икеләнү күрсәтмичә, иң элек Василий, аның артыннан Хәким белән Талип яшел чирәмгә утырдылар, таякларын яннарына сузып салдылар…

…Алар ач иделәр, ашау сүзен ишетүгә аларның башлары әйләнеп китте, авызларына өзлексез төкерекләре килә торды… Ләкин алар офицерга ышанмыйлар иде, икмәк урынына берәр әшәке мыскыл белән сыйлар дип шомланалар иде. Хәкимнең Василийга бераз ачуы да килде: «Нигә әйтте, нигә баш тартмады», – дип ачынып уйланды ул. Василий үзе дә офицердан бернинди дә изгелек көтми иде, әмма ул бөтен эшен бер теләк – дошманны алдап булмасмы дигән теләк белән эшли иде. Шуның өчен дә ул үзенең каушау белмәс беркатлы ваемсызлыгын ничек тә сакларга тырыша иде. Дөресен генә әйткәндә, аның үзен үзе болай тотуы бик табигый рәвештә иптәшләренә дә йогып өлгерде.

Немец Хәкимнәрне алып килгән әлеге яшь, чибәр офицерга нидер кушты. Анысы, тиз генә борылып, агачлар арасына кереп китте. Һәм озак та тормый аннан пергаментка төргән өч кисәк нәрсә китереп безнекеләрнең алдына салды.

– Ашагыз! – диде немец.

Безнекеләр дүрт кырлы каты әйбернең пергаментын ерттылар: алар кулында, чыннан да, икмәк иде. Немецларның сугыш өчен махсус алдан әзерләп куйган поход икмәге. Шуңа күрә таш кебек каты да икән ул. Безнекеләр, көч белән сындырып, тәмләп ашарга тотындылар.