Выбрать главу

– Ихтимал, сез ялгызлыкны яратасыздыр?

Ул, ни дип әйтим сезгә дигән төсле, бер иңбашын җиңелчә генә җыерып куйды.

– Мин дәваланырга килдем, врачлар нәрсә кушсалар, шуны эшлим, – диде ул, гади генә итеп, аннары аз гына уйланып өстәде: – Ә дөресен генә әйткәндә, ялгызлыкны мин яратмыйм… Яратам диючегә ышанмыйм да, чөнки кешеләр белән аралашмыйча бер генә көн дә яшәп булмый…

Ханымның болай кинәт кенә «ачылып» куюы мине беркадәр гаҗәпләндерде дә, куандырды да: нидән икән бу?.. Һәм аңардан тагы да күбрәген ишетәсем килеп, мин, читләтебрәк булса да, мәсьәләне үземчә «конкретлаштыра» төшәргә уйладым.

– Әлбәттә, – дидем мин, – кеше кешесез яши алмый, дөрес әйтәсез… Ләкин бу әле, ничек дим, гомуми кагыйдә… Шул ук вакытта һәркемнең характеры белән бәйләнгән үз кагыйдәсе дә булырга мөмкин. Берәүләр, мәсәлән, кешеләр арасында күбрәк булырга яраталар, йөрүдән, сөйләшүдән, яңа танышлар булдырудан кызык табалар. Икенче берәүләр исә, киресенчә, кеше күп җирдән качалар, компаниядә булырга яратмыйлар, берәү белән дә танышырга теләмиләр, кыскасы, үз эчләренә йомылып, аралашмыйча яшәүне артык күрәләр. Шунлыктан алар ялгызлыкны сөяләр, ялгызлыктан ямь табалар… Була бит шундый кешеләр дә?

– Ник булмасын, була, билгеле, – диде ханым. – Менә мин үзем дә шау-шулы компанияләрне яратып бетермим, шулай ук очраган берәү белән танышырга да теләп тормыйм. Нигә ул?.. Ләкин япа-ялгыз булудан да кызык тапмыйм. Юк, дөрес түгелдер ул, ялгызлыктан ямь табу… Вакытлыча гына булса – бер хәл, ә гел – мөмкин түгелдер.

Шулай диде ханым, һәм мин аңладым: ул үзенең карашын әллә нинди фәлсәфәгә төреп маташмыйча, ачык, туры гына әйтергә ярата икән…

Бик беләсем килде аның кем булуын. Нинди профессия иясе, нинди эш кешесе икән ул? Алама традиция буенча аның анкетасы белән танышу өчен түгел бу, юк, ә чын ихластан беләсем килеп кызыксынуым иде. Үзе татар кызы, үзе Уралдан, кем булырга мөмкин? Безнең заманда бит кайчак һич уйламаган профессия кешеләре очрап куялар. Ә бу ханымның бөтен кыяфәте укыган, интеллигент кеше булуын әйтеп тора. Чынлап та, кем ул?

Турыдан-туры: «Сез кем?» – дип сорап булмый, әлбәттә, шуңа күрә мин бераз хәйләгә керешеп, ягъни әле генә безнең арада барган сүзгә бәйләбрәк, ханым авызыннан үземә кирәкне алырга чамалап карамакчы булдым.

– Беләсезме, характерга профессиянең йогынтысы да бик зур бит, – дидем мин. – Мәсәлән, укытучылар шәхси тормышларында сүзгә саран булалар. Ихтимал, сезнең дә ялгызлыкны яратмавыгыз профессиягездән киләдер?

– Белмим, белмим, – диде ханым, көлемсерәгән килеш башын чайкап, – һич сынаган нәрсәм түгел.

– Юк, дөрес бу… фән дә шулай ди. Менә сез, мисал өчен, миңа кайда, кем булып эшләвегезне әйтсәгез, мин сезнең характерыгызны шактый дөрес билгели алыр идем дип уйлыйм.

– Шулаймы?

– Чынлап әйтәм.

– Ай-һай, булмас.

– Ә сез юри генә әйтеп карагыз: кем булып, кайда эшлисез? Сер булмаса, конечно…

Ханым, һаман шулай көлемсерәп, башын кырын салды да каядыр югарыга карап дәшми калды. Аның бу торышы миңа: «Юк инде, күпне белсәгез, тиз картаерсыз!» – дип әйтә иде кебек. Мин инде җавап көтми дә идем. Кем шаярып сөйләшүне чынга алып утырсын, нинди хатын үзе турында дөресен әйтергә ашыксын?!

Ләкин… ашыгыбрак нәтиҗә ясаганмын. Ул самими беркатлылык белән, хәтта башын да шулай назлы гына кырын салган килеш әйтте дә бирде:

– Мин… связьда эшлим… Сезнең Казанда ничек диләр әле, элемтә диләрме? Менә шул инде, алайса, мин элемтәче булам!

– Бик әйбәт, – дидем мин, артык ни әйтергә белмичә. Ничектер көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты әле бу. Хуш. Элемтәче икән, дип уйладым мин эчемнән. Ләкин шулай да кем була соң инде ул? Хат ташучы да – элемтәче; телефонда утыручы да, телеграм кабул итүче дә – элемтәче. Шуларның берсе микәнни инде бу… интересный хатын! Юк, булмас, алай гына булмас, бер дә туры килми.

– Ягез, – диде ханым шул арада. – Менә белдегез инде, ни диярсез икән?

– Ни дә булса әйтүе читенрәк шул. Элемтәче – бик гомуми бит. Конкретрак мөмкин түгелме?

– Конкретрак?

– Әйе. Кайсы тармакта, ниндирәк эштә дигәндәй?

Ханым, бер күзен кыскандай итеп, аз гына уйланып алды.

– Була, конкретрак та була, – диде ул. – Тармагы дисәгез – шәһәр телефон челтәре. Эшләгән җирем АТСта. Беләсезме АТСның нәрсә икәнен? Белсәгез, менә шул автомат телефоннарны карап эшләтүче инде мин.

– Алайса, сез элемтә инженеры?

Ханым аз гына чыраен сыткандай итте.

– Ну шулай да булсын.

– Ни өчен… «шулай да булсын»?

– Ул кадәресен нигә әйтеп торырга инде, үзеннән-үзе ачык түгелмени?

– Гафу итегез, ә нигә туп-туры гына әйтмәскә?

– Ярый, анысы кечкенә мәсьәлә, – диде ханым, ашыгып. – Йә, менә конкрет белдегез инде, хәзер, бәлкем, минем характерны әйтеп бирерсез.