Выбрать главу

– Бу эшегезгә караганда, – дидем мин, тамак кыргалап, – сез кешеләрне бик яратырга тиешсез.

Ханым артка каерыла биреп кычкырып көлеп җибәрде. Искиткеч матур тавыш колагым төбендә яңгырады. Ләкин мин, бу тавышка игътибар итүдән бигрәк, аның шулхәтле рәхәтләнеп көлүенә гаҗәпләнә калдым: болай көлү, гадәттә, эчкерсез балаларга гына хас була.

– Шәп психолог икәнсез, – диде ханым, ридикюльдән яулыгын алып. – Бик дөрес әйтеп бирдегез, кешеләрне яратам мин, тик элемтә инженеры булмас борын ук ул гадәтем бар иде.

Шулай итеп, бераз көлкегә калып булса да, мин максатыма ирештем – ханымның эшен-һөнәрен белдем. Әмма шуның белән бергә мин аның ниндирәк кеше булуын да шактый дөрес сиздем шикелле. Ачык, аңлаешлы, якты бер кеше булып тоелды ул миңа. Ничектер җиңел, рәхәт иде аның белән сөйләшүе. Гаҗәп табигый итеп тота икән ул үзен. Күп хатыннар шикелле, укам коела күрмәсен дип, бер дә юкка һаваланып маташмый икән. Шул ук вакытта нидер менә – мөлаем гадилегеме, әллә кеше белән тигез хөр була белүеме – әйтә дә алмыйм, әйе, нидер менә аңа соклану-хөрмәт белән карарга мәҗбүр итә иде. Минемчә, аның янында тыйнаксыз, әрсез яки ясалма булырга һич мөмкин түгел иде.

Шундый иркен, күңелле сөйләшеп утырудан соң мин, кузгалыр алдыннан гына кыюланып, аның исемен дә сорадым. Ул, бер дә көттермичә, гади генә итеп:

– Зөһрә, – диде.

Мин ни өчендер үзалдыма акрын гына:

– Зөһрә, Зөһрә, – дип кабатладым.

Ул, сөйкемле, хәйләкәр генә елмаеп:

– Нигә, әллә берәр танышыгызны исегезгә төшердеме минем исем? – диде.

Мин, аны-моны уйламыйча, ихлас күңелдән:

– Юк, алай түгел… Зөһрә – бик матур исем, мәшһүр мәхәббәт легендасын хәтерләткән исем, шуңа кабатлавым, – дидем.

Ханым дәшмәде, күрәсең, ошатып бетермәде минем сүзләремне.

…Мәйданчыкта утыручыларның күбесе кичке ашка кереп киткәннәр иде инде, без дә кузгалдык.

IV

Тагын берничә көн узды. Санаторий шартларына ияләштек, ял, дәвалану бер эзгә төште, көннәр бер-берсенә охшап сиздермичә генә үтә тордылар.

Инде миңа үз хәлемне аңлап карарга вакыт иде. Беренче дулкынланудан соң ничектер тынычланган кебек тә булдым. Гүя күңелем күле өстеннән кискен җил кинәт кенә исеп узды да тынып калды ул… Ләкин бу вакытлы гына шулай иде шикелле. Ихтимал, куәтле давыл алдыннан була торган алдаучан тынлык кынадыр… Чөнки мин «аның» турында уйлаудан бер генә минутка да туктый алмый идем.

Була шундый хәл: беркайчан да үзең ишетмәгән, ләкин бар булып тоелган гаҗәеп матур көйнең бер килеп ишетелүен көтеп йөрисең. Һәм менә, көткән көй ишетелгән төсле булып, ниһаять, «ул» миңа очрады… Очрады һәм күпме шикләр, күпме каршылыклы уйлар да кузгатып өлгерде.

Мәхәббәт! Минем кебек төрле мәҗбүриятләр белән бәйләнгән кеше өчен ансат эшмени ул мәхәббәт! Телдән әйтелмәгән, кулдан язылмаган нинди рәхимсез тыюларга буйсынырга тиеш ул!

Мәҗбүрият дигәннән, Зөһрә ханым үзе бу җәһәттән ниндирәк хәлдә икән? Ире, гаиләсе бармы аның, юкмы? Ихтыярсыздан һаман шул турыда уйланам. Ә бәлкем, ул ялгыз ханымдыр? Безнең заманда ялгыз ханымнар шактый еш очрый бит. Ни өчендер мин аның шулай ялгыз булуын телим, гүя ул миңа ниндидер хокук бирәчәк, ләкин ничек итеп моны белергә? Хәер, озак та үтми, бу нәрсә үзеннән-үзе ачыкланды.

Шулай көннәрнең берендә мин, вакытсыз уянып, бик иртә торып бакчага чыктым. Күп булса, сәгать алтылар чамасы гына булгандыр, санаторий әле тирән йокыда, тик пумала һәм чиләк тоткан бер хатын гына түбәнге катның вестибюлен чистартып йөри иде. Бакчага чыгып, иртәнге табигатьнең йомшак тынлыгына сокланырга һәм җан дәвасыдай шифалы һаваны киерелеп-киерелеп суларга өлгерә алмадым, паркның төп аллеясы буйлап Зөһрә ханымның каяндыр кайтып килгәнен күрдем. Бик гаҗәпләндем мин бу хәлгә. Күзләремне ала алмыйча, аны көтеп тора башладым. Өстендә аның халат өстеннән генә кигән кыска жакет, башында ияк астыннан китереп бәйләгән шакмаклы йон косынка иде. Килеп җиткәч, ул миңа: «Хәерле иртә», – диде, бит урталары аның кызарган иде, гадәттә, күләгәләнеп торган күзләре чык бөртегенә нур төшкәндәй куанычлы елтырыйлар иде, ашыгып килгәнгә, ахрысы, түшләрен тирбәтеп, тирән сулый иде…

Мин, гаҗәпләнүемне яшерә алмыйча:

– Сез кайдан болай? – дидем.

– Почтадан, – диде ул.

– Почтадан? Бу кадәр иртә нинди йомышыгыз төште?

– Картым белән сөйләштем, – диде ул, минем күзләремә туп-туры карап. – Иртән бик ачык ишетелә, менә шулай кара-каршы сөйләшкән кебек…

Мин тынып калдым, шул ук вакытта ханым берәр нәрсә сизә күрмәсен дип куркып та куйдым. Нидер әйтергә кирәк иде, ләкин кинәт сөйләү сәләтемне югалткан кебек булдым. Ярый әле, бәхетенә йотылган ханым, аны-моны сизмичә (ә бәлкем, сизгәндер дә), үзе яңадан сөйләп китте: