– Башта ук шулай сөйләшеп куйган идек: ул мине телефонга һәрвакыт иртән чакырырга булды.
– Сезнең йокыгызны кызганмыйчамы? – дидем мин, ничектер бик аптыраган кеше сыман.
– Нәрсә ул йокы? Җан тыныч булганда, йокларга вакыт табыла.
– Нигә… җаныгыз бик үк тыныч түгелмени?
– Юк, тыныч, бик тыныч…
– Димәк, ул борчыла?
Зөһрә ханым, елмаеп, миңа хәйләкәр генә күз сирпеп куйды:
– Ул да борчылмый, тик… сагынам, ди, мескенем!
Һәм колак төбемдә кинәт көмеш кыңгырау яңгырап китте – шундый сихри итеп ханым бер көлеп куйды да ашыгып вестибюльгә кереп тә югалды.
Мин баскан урынымда бераз тынып тордым да аулак аллеяларның берсе буйлап акрын гына китеп бардым… Менә барысы да ачыкланды: ул ялгыз түгел, аның «карты» бар… Әйе, аның кебек чибәр хатынның ире булмыймы соң! Ахмак, башта ук моның шулай икәнен белеп торырга тиеш идең син!.. Булмас өметләргә юл куймаска, йөрәгеңдә кузгала башлаган хисне, көчәймәс борын, рәхимсез рәвештә буарга тиеш идең син! Кеше кешесе ул, хакың юк синең, хакың юк!
Ләкин… Дөресме бу? Йа Хода! Әйтерсең мәхәббәт минем «тукта, яратыйм әле» яки «юк, яратмыйм» дип үземә үзем сүз бирүгә карап йөри ул! Юк бит, юк! Аяусыз бер хакыйкать бар: мәхәббәт кешенең үзеннән сорап килми, сорап китми, ул ихтыярдан өстен көч… Йөрәгемә минем мәхәббәт чаткысы төште, ул көйрәргә тотынды, ниһаять, ул кабынды. Йә, әйтегезче, кемнең аны сүндерергә хакы бар, нинди көч аны сүндерә ала?.. Нигә суфиланып, үз-үзеңне алдап маташырга?
Күземә бер эскәмия чагылды, шуңа барып утырдым. Гаҗәп: шундый бай, купшы табигатьтә кошлар аз, кошлар сайравы ишетелми. Инде вакытлары узып, сайраудан туктаганнар дияр идең, әле бит җәйнең башы гына, бездә бит әле бу чакта бакчалар, урманнар кошлар тавышыннан чыңлап торалар… Әллә ишеткән идем, әллә укыган идем – диңгез буенда сайрар кошларның булмавы елгалар юклыктан килә, имеш, чөнки тозлы диңгез суы аларга ярамый, шунлыктан монда калмыйлар, имеш. Бәлкем, дөрестер дә… Әйе, кошлар сайрамый, ә менә Зөһрә ханым ничек итеп көлде! Кошлар сайравына биргесез иде бу көлү! Әле дә булса колагымда яңгырап тора. Гүя ерактан үзенә чакырып торган сихри бер өн ул! Йә, ничек итеп шул дәшүгә таба барудан тыела алыйм мин, ничек итеп «аны» күрүдән ваз кичим мин?
Ни булыр, ни булыр?!
Шундый бер әкият ишеткәнем бар: гөлҗимеш куагы чәчәк аткач, сандугач тына, имеш, чөнки шуның чәчәгенә гашыйк булып сайравын оныта, имеш. Шуның төсле мин саескан да эшемне-көнемне онытып барам. Кандидатлык диссертациямә аз булса да әзерләнермен дип (мин үзем тарихчы, күптән тарих укытам), ярты чемодан әдәбият төяп килгән идем, шуларга тотынып караганым да юк. Безнең язучылар, мәхәббәткә дучар булган кеше таулар актара, дип язалар язуын, ләкин һәр очракта да алай булып чыкмый, күрәсең! Әгәр шуннан мәхәббәткә каршы мәхәббәт булса, ул чакта эш башка, ул чакта, бәлкем, «таулар актарып» булыр иде.
Шактый гына вакыт үтте булса кирәк, бакча юлларында санаторийның чуар халкы күренә башлады, көлгән, сөйләшкән тавышлар ишетелде. Ул да булмый, бина алдындагы мәйданчыкта аккордеон тавышы яңгырады. Баянист Миша, көндәлек гадәтенчә ял итүчеләрне иртәнге физзарядкага чакырып, беренче вальсны уйнап җибәрде.
Миңа да барырга кирәк иде… Әллә ничек шунда: мәхәббәт һәм физзарядка!.. Эч поша, йөрәк яна, күңелдә меланхолия, башта философия, шайтан алгыры! Ә син шул чакта йөгерергә, сикерергә, бөгелергә, сыгылырга тиешсең… Мәгънәсезлек, валлаһи!
Ләкин… мәхәббәт тотучылар өчен биредә аерым кагыйдә юк. Бәс, шулай булгач барырга кирәк.
Хәзер бәхәссез инде: мин Зөһрә ханымга гашыйк булдым, мин яратам аны. Өметсез, берни вәгъдә итмәгән мәхәббәт белән яратам мин аны… Моның өчен һич үкенмим, хакым юк дип, хисемне йолкып ыргытырга тырышмыйм, әйдә, тирән бер ләззәт һәм газап белән татып калыйм, дим. Дөрес, баштарак тыелырга, йөрәгемне тынычландырырга, мәхәббәтне акыл белән җиңәргә чамалап карадым, ләкин аннан берни дә чыкмады. Ахыр чиктә мин озак, газаплы уйлардан соң бу «законсыз» туган, әмма шуңамыдыр аеруча кадерле булган үксез мәхәббәтемне көчемнән килгән кадәр Зөһрә ханымның үзенә сиздермәскә дигән карарга килдем.
Без һаман шулай үткән-сүткәндә очраша торабыз, ләкин әлеге иртән иртүк очрашып сөйләшүдән соң безнең арада яңадан сүз булганы юк иде әле. Ул чакта миңа бөтенесе ачык, Зөһрә ханым турында белер нәрсә калмады, хәзер инде очрашуның да, сөйләшүнең дә кирәге юк кебек тоелган иде. Ләкин икенче көнне үк мин бик нык ялгышуымны аңладым. Алай җиңел генә кул селтәүдән минем хәлем узган иде инде. Кая ул! Аеруча бер сабырсызлык белән мин аны юксына, сагына башладым. Сәгать саен, минут саен минем аны күрәсем килә иде. Күрәсем, сөйләшәсем, көлгәнен ишетәсем килә иде.