Выбрать главу

Якшәмбе көнне иртәнге аштан чыккач, мин аны уйламаганда икенче катның вестибюлендә очраттым. Исәнләштек. Минем бер планым да, ачык кына теләгем дә юк иде, шулай да аны туктатып, кыю гына мондый сорау бирдем:

– Зөһрә ханым, бүген сез нишләргә уйлыйсыз?

Ул, көтелмәгән сораудан гаҗәпләнгән сыман, миңа карап алды да иңбашын җыерыбрак:

– Нишләргә уйлыйм? – диде. – Бер дә әйтә алмыйм… Нигә сорыйсыз?

– Бүген – якшәмбе бит, буш көн, кая да булса барырга уйламыйсызмы, дим?

– Юк, уйлаганым юк… Ә кая барасың?

Мин дусларча ихластан, әмма гади генә итеп:

– Зөһрә ханым, минем сезгә бер тәкъдимем бар, – дидем. – Әйдәгез, «Дендрарий»га барыйк… Көнозын буш санаторийда вакыт уздыру күңелсез булыр. Бер йөреп кайтырбыз.

Зөһрә ханым аз гына уйланып торды.

– Минем анда булганым бар инде, – диде ул, ничектер назлы-сүлпән генә итеп. – Үткән ел килүдә…

– Бигрәк тә яхшы, – дидем мин өлгер генә. – Миңа паркны күрсәтерсез, минем әле анда булганым юк… Шуннан шәһәргә узарбыз, кайтканда диңгез белән, глиссерда кайтырбыз. Күңелле булып калыр. Чын-чын.

Зөһрә ханым, читкә карап, тагын бераз уйланып торды: үзенчә ничегрәк итеп баш тарту турында уйланамы инде? Гаеп эш түгел ләбаса!

Ахырдан ул:

– Ярый, алайса, – диде. – Тик сезгә бераз көтәргә туры килер, минем кереп, киенеп чыгасым бар.

– Рәхим итегез, пожалуйста… Мин сезне түбәндә көтәрмен.

Ул өченче катка менеп китте, ә мин, канатлар үскәндәй, түбәнгә ашыктым… Бина алдында арлы-бирле йөргәләп, аны көтә башладым.

Ә санаторийда беркем юк диярлек, ял итүчеләр шәһәргә, паркларга, төрле җирләргә экскурсиягә таралышып беткәннәр. Бушап калган зур бинада ялгыз көн уздыру нинди күңелсез булыр иде. Ярый әле, мин аны тәвәккәлләп чакырдым. Һәм аның риза булуы мине бер дә гаҗәпләндермәде. Ахыр чиктә без дә ял итүчеләр ич!

…Менә ул җиңел атлап, ишектән килеп чыкты. Өстендә ак ефәктән җәйге костюм. Аякларында биек үкчәле кара елтыр туфлиләр… Яланбаш, тик чәчләрен артка җыеп, кызыл тасма белән бәйләгән. Кулында нечкә саплы кытай зонтигы…

Мин, туктап, сүзсез генә аны каршы алдым. Ул килеп җитте, минем онытылгандай һаман карап торуымнан, ахрысы, уңайсызланыбрак елмайды, миңа туры карамаска тырышып:

– Киттекме? – диде.

– Киттек!.. – дидем мин, эчтән генә тирән сулап.

Без иң элек үзебезнең парк аша шәһәргә илтә торган асфальт юлга чыктык. Биредә бик әйбәт автобуслар йөреп торалар. Курорт шәһәрен буеннан-буена кисеп узган, ике ягыннан да төп-төз пальмалар тезелеп киткән бу зур юлда хәрәкәт, гомумән, бик көчле иде. Әледән-әле Хоста – Гагра ягына таба экскурсантлар төягән түбәсез ачык машиналар үтеп китәләр, ниндидер үзләренә генә хас тавыш чыгарып чапкан шәп, чибәр «Зим»нар, «Зис»лар, «Победа»лар бер-бер артлы узып кына торалар.

Без дә озак көтмәдек. Яңа автобус шома гына алдыбызга килеп туктады: утырдык, киттек.

«Дендрарий» паркы бездән шәһәргә таба. Юлы артык озын булмады, бишме-алтымы тукталышны узгач та, без барып җиттек. Якшәмбе көн булгач, бирегә дә халык шактый күп килгән икән… Ике рәт колонналар тезеп, көянтә сыман ярым түгәрәк формада эшләнгән матур капка алдында бераз гына чират та бар иде. Бу хәл минем эчемне пошырып куйды. Дөресен әйтим, ишле халык арасында бер дә буталып йөрисем килми иде… Ләкин пошыну бушка булды… Иркен парк эченә кергәч тә, халык төрле якка таралып та бетте.

Без башта төп аллея буйлап бераз югары күтәрелдек, аннан, уртасында канатлы амурлар басып торган түгәрәк фонтан янына җиткәч, сулга борылдык һәм, озак та үтми, үзебезне тып-тын, буш бер матур аллеяда күрдек… Биредә, гомумән, эреле-ваклы юллар бик күп икән. Аларның кайберләре борылып-борылып куе агачлыклар арасына кереп югалалар; кайберләре туры гына барып, йә берәр беседка, йә берәр фонтан янына илтеп чыгаралар… Кайбер аллеялар буйлап тик бер генә төрле агачлар үсеп утыралар. Һәм шул агачлар исеме белән аларны «Пальмалар аллеясы», яки «Кипарислар аллеясы», яки «Платаннар аллеясы» дип атап та йөртәләр икән.

Инде бу парк үзе тулаем нинди җир, нәрсәсе белән ул атаклы дисәк, кыскача гына шуны әйтергә була: «Дендрарий» дип бик күптөрле агачларны бер җиргә җыеп үстергән зур бакчага әйтәләр икән. Биредә дә дөньяның төрле почмакларыннан – Һиндстаннан, Кытайдан, Япониядән, Австралиядән, Африкадан, Америкадан китерелгән бик күптөрле гаҗәеп агачлар үсеп утыралар. Шунлыктан халык бирегә матур урында ял итәр өчен генә түгел, карап йөрер, хикмәтле нәрсәләр ишетер өчен дә килә. Бакчаның фәнни сотрудниклары, төркем-төркем халык ияртеп, шул гаҗәеп агачлар турында сөйләп йөриләр.