Выбрать главу

Без инде, төркемгә кушылып, экскурсовод тыңлап йөрмәдек. Дөрес, Зөһрә ханым башта, берәрсенә иярмибезме, дип сораган иде дә, мин, көлгән булып, сез үзегез генә экскурсовод булырсыз инде, дидем. Миңа бит, бөтенесеннән бигрәк, аның белән икәүдән-икәү генә булу кадерлерәк, аның сүзен, аның тавышын ишетү кыйммәтрәк иде. Ә агачлар турында күбрәк беләсем килсә, бер җай табып, ялгызым гына килеп китәрмен әле…

Зөһрә ханым, минем сорашканны да көтмичә, «Дендрарий» турында белгәннәрен сөйли дә башлады. Нигә ул алай иткәндер инде: сүзсез йөрмәс өченме яки сүз кирәкмәгән якка кереп китмәсен дипме – хатын-кыз уен ничек сизеп бетерәсең.

Башта ул «Дендрарий»ның тарихы турында шундый кызык кына нәрсә сөйләде: имеш, революциягә кадәр бу бакчаның хуҗасы берәр тиенлек кенә китаплар бастырып сатучы бер нашир булган, ди. Бакчадагы зур йортларны, матур беседкаларны һәм фонтаннарны, төрле җирләргә куелган статуяларны – барысын да шул кеше эшләткән, ди. Хәтта хәзер үсеп утырган агачларның да шактый өлешен ул ерак илләрдән китерткән, имеш… Менә сиңа берәр тиенлек китап бастыручы!

Аннан Зөһрә ханым мине юлда очраган кайбер агачлар белән таныштыра башлады. Менә бер бик биек, төп-төз, ботакларын түбән салындырып үскән агач янына туктадык. «Мамонт агачы» дип атала икән үзе… Америкадан килгән. Безнең якның ылыслы агачларына охшаган… Минем бер нәрсәгә исем китте: шушы, күтәрелеп карасаң, бүрек төшәрлек биек агачка бары утыз ике генә яшь икән әле. Гаҗәп! Зөһрә ханым әйтә, Америкада аларның шундый юаннары бар, ди, әгәр киссәң, түмгәге өстенә зур гына танцы мәйданчыгы ясап була, ди. Агач үзе ике мең ел яши икән… Менә бу, ичмасам, гомер!

Мин, әлбәттә, аңардан ишеткән бөтен нәрсәгә берсүзсез ышана идем, чын-чынлап гаҗәпләнә идем, чөнки ул сөйләгәч, барысы да дөрестер кебек иде. Бәлкем, ул ара-тирә әз генә арттырып та җибәрә торгандыр, ләкин зарар юк, аның шулай матурлау өчен өстәп җибәрүен тыңлау үзе дә күңелле ич!

Көн бүген искиткеч тын, якты. Һавада диңгез дымы нык сизелә, шуңа бераз бөркү дә… Акрын гына бара торгач, без «Кипарислар аллеясы»на килеп кердек. Җылы якның иң сылу агачлары болар… Һәрберсе шәмдәй төп-төз утырганга күрә, аларның кара күләгәләре, тигез якты аралык калдырып, юлга аркылы ятканнар. Аллеяның буена карасаң, чиратлашып киткән бу якты кара басмалар ничектер сөзәк кенә күтәрелгән мәрмәр баскычны хәтерләтәләр… Һәм без икәүдән-икәү генә шул мәрмәр баскычтан каядыр икенче бер сихри дөньяга күтәреләбез кебек…

Аллеяны үтеп, кечкенә аланлыкка чыккач, Зөһрә ханым, тукталып, миңа әкәмәт кенә бер үсемлекне күрсәтте. Җирдән үк калын, озын кыякларын чыгарып үскән бу сыек яшел төстәге үсемлек «агава» дип атала икән. Болай карап торырга бер дә ямьле нәрсә түгел, әмма нинди гаҗәп гадәте бар икән аның… Зөһрә ханым әйтә, ул, ягъни агава, үз гомерендә бер генә тапкыр чәчәк ата, ди; чәчәген койгач, үзе дә һәлак була, ди.

Ихтимал, бу дөрес тә түгелдер, матур бер легенда гынадыр, ләкин ул мине тирәнтен дулкынландырып өлгерде. Ничектер менә күптән, бик күптән күңелемдә йөргән бер хыялның җанлы үрнәге булып күренде ул миңа… Әйе, үз гомереңдә бер мәртәбә чын-чынлап яратсаң иде дә шул ярату белән актык көнеңәчә бәхетле булып яшәсәң иде. Бик кадерле, бик тансык хыял бу минем өчен… Тормышта аның үрнәге бардырмы – белмим, әмма минем үземә ул бәхет насыйп булмады.

– Ошый, бик ошый миңа бу тәбәнәк үсемлекнең андый гадәте, – дидем мин Зөһрә ханымга.

– Нинди гадәте?

– Менә сез әйткәнчә, бер генә мәртәбә чәчәк атуы…

Зөһрә ханым гаҗәпләнгән сыман нечкә кашларын сикертеп куйды.

– Ни өчен?

– Кеше дә, – дим, – шушы үсемлек төсле үз гомерендә бер генә мәртәбә мәхәббәт кичерсә иде.

– Нигә, мәхәббәтне берничә мәртәбә дә кичереп буламыни?

– Була икән шул, Зөһрә ханым!

– Һай, мин тиле! – диде Зөһрә ханым, көлеп. – Белми идем әле мин моны, белми идем… Яшь чакта бер чынлап яратасың да шуның белән тәмам, гомерең буена җитә шул, дип уйлап йөри идем…

– Яшь чактагы беренче мәхәббәт бит ул, беләсезме, күп вакытта беренче исерү генә булып чыга, – дидем мин дә, шулай шаярткан төслерәк итеп. – Ә чыны соңрак, акылга утыргач, ак белән караны аера башлагач килә… Тик, кызганычка каршы…

Мин әйтеп бетермичә, тирән көрсенеп, кулларымны гына җәеп җибәрдем, ә Зөһрә ханым шундук сорап куйды:

– Йә, нәрсә «кызганычка каршы»?

Мин «әйтергәме, юкмы?» дип тиз генә уйлап алдым. Ләкин артыгын әйтү ярамый иде, шуңа күрә бары:

– Кичегеп килә ул… чын мәхәббәт, – дидем. – Күп кенә хәлләрдә бик кичегеп килә.