Белмим ни өчендер Зөһрә ханым озак кына дәшмичә барды. Ул уйчан иде, бу хәл мине берникадәр борчый да башлады. Әллә берәр төрле шик тудымы аның күңелендә?
Ниһаять, ул, үзенә ят бер фикерне кире кагарга теләгәндәй, башын чайкап әйтте:
– Юк, яшьлек мәхәббәтеннән дә саф, чын мәхәббәт булмыйдыр… Юк, ышанмыйм мин…
– Төрле кеше белән төрлечә була торгандыр инде ул, – дидем мин, аның белән бәхәскә керергә теләмичә, ә үзем эчемнән генә: «Их, Зөһрә ханым, әгәр мин сезгә башымнан кичергәннәрне сөйләп бирә алса идем, ихтимал, сез минем хәлемне аңлар идегез», – дип уйлап куйдым.
Кинәт Зөһрә ханым, минем җиңемә орынып:
– Карагыз әле! – диде һәм көрән төстәге бер кечкенә агачка төртеп күрсәтте. Агачның сокланып карарлык бернәрсәсе дә юк иде кебек, шунлыктан аңа бер дә исем китмәде. Ләкин Зөһрә ханым, һаман мине кызыксындырырга теләп: – Сез аның язуын укыгыз! – диде һәм үзе үк нечкә бармагын күтәреп, агач төбенә кадап куйган кечкенә тактаны ягымлы тавыш белән өзеп-өзеп кенә укып чыкты: «Ти-яргә яра-мый, а-гу-лы!..» Бу сүзләргә ул ниндидер бүтән мәгънә салган кебек тоелды миңа, һәм мин дәшмичә калырга мәҗбүр булдым.
Без тагын күп кенә агачларны: тәүлегенә берәр метр үсә торган бамбукларны, яфракларының озынлыгы икешәр-өчәр метрга җиткән бананнарны, төрле-төрле гаҗәеп матур пальмаларны карап уздык. Зөһрә ханым, әле яңарак кына безнең арада шактый четерекле сөйләшү булып алганын оныткан шикелле, бик мавыгып шул агачлар турында сөйләп йөрде. Мин тыштан кызыксыну күрсәтсәм дә, уйларым, дөресен генә әйткәндә, хикмәтле агачлардан еракта иде. Тик лавр агачы гына бераз кызыксындырды. Бу агачның яфракларыннан, мәгълүм булганча, данлык таҗы үрәләр… Әгәр үзенә бер тәмле ис аңкытып торуын искә алмаганда, аның әллә нәрсәсе юк та кебек. Ни өчен аңа шундый дәрәҗә бирелгән? Зөһрә ханым әйтә, аның яфраклары мәңге яшел һәм бервакытта да коелмыйлар, ди. Кул белән генә өзеп алырга була, ди… Чынмы икән бу?.. Ләкин бу туры килә: яулап алынган дан да бит мәңге шулай саргаймый да, коелмый да.
Йөреп арыгач, без калкулык битендәге бер эскәмиягә ял итәргә утырдык, аякларга рәхәт булып китте. Алдыбызда ачылган матур, җылы, сөйкемле күренешкә – яшел аланга, чәчәккә күмелгән куакларга, сап-сары юлларга карап, бераз тынып утырдык. Түбәндә, әлеге без узып киткән зур фонтан янында, халык кайнаша. Анда паркка килүчеләр төркем-төркем булып рәсемгә төшәләр…
Әнә бер зур гына төркем яшьләр фонтан алдына тезелеп маташалар. Берничәсе фонтан читенә дә менеп басты. Фотограф кара япмасын бөркәнеп төшерим дигәндә генә, егетләрнең берсе, аягы таепмы, фонтан эченә төште дә китте… Моны күреп, Зөһрә ханым кычкырып көләргә тотынды. Тәмам онытылып, рәхәтләнеп көлә ул, ә мин шаккатып аның көлүен тыңлап тордым. Гаҗәп иде бу көлү, нәрсәгә охшатырга да белмим мин аны… Үзенә бер мелодия!
Зөһрә ханым, нидер сизенгәндәй, кинәт көлүеннән туктады да миңа борылып карады. Минем көлмичә тын гына утыруымны күреп, ул бик гаҗәпләнде.
– Сез әллә күрмәдегезме?
– Кемне, нәрсәне? – дигән булдым мин, юри аңламаган булып.
– Әнә ич түбәндә бер егет, фотограф «Внимание!» дигәч кенә, фонтанга шуып төште дә китте.
– Ә, аны… күрдем.
– Ә нигә көлмисез? – диде Зөһрә ханым балаларча беркатлылык белән.
– Минем өчен… кызыклысы анда түгел, биредә иде.
– Ниче-ек?
– Сезнең көлүегез белән сихерләндем, – дидем мин, мөмкин кадәр гади әйтергә тырышып.
Зөһрә ханым берьюлы җитдиләнеп китте, бераз дәшми утырды, аннан салкын гына сорап куйды:
– Комплиментмыни инде бу?
– Һич алай түгел, – дидем мин, ашыгып, – саф дөресен әйтүем… Сез үзегез дә беләсез ничек көлүегезне… Беренче тапкыр ишеткән кешенең сихерләнмичә калуы мөмкинме соң?.. Ачуланмагыз миңа, мин әйткәнне сезгә әйтүчеләр күп булгандыр…
Белмим, ихлас күңелдән чыккан сүзләр тәэсир иттеме, әмма Зөһрә ханым йомшара төште һәм ничектер, ихтыярсыздан булса кирәк, гаҗәеп бер сүз ычкындырып куйды:
– Башкаларның әйтүен мин колагыма да элми торган идем.
Мин кинәт тынып калдым. Бик мәгънәле сүзләр булып ишетелде бу миңа… Ничек дип аңларга, ничек кабул итәргә моны? Нәрсә әйтмәкче ул моның белән? Зөһрә ханым үзе дә, нидер сизенеп, минем ялгыш нәтиҗә ясавымнан курыккан төсле, тизрәк «төзәтергә» ашыкты:
– Сездән арзанлы комплимент яки дөрес булмаган нәрсә ишетәсем килми минем… Минемчә, сез алардан өстен торасыз.
Дулкынландырды мине бу сүзләр.
– Рәхмәт, Зөһрә ханым, рәхмәт, яхшы сүзегез өчен, – дидем мин, дулкынлануымны сиздермәскә тырышып. – Ышаныгыз: нәрсә генә әйтсәм дә, мин сезгә бары тик саф дөресен генә әйтәчәкмен… Ләкин… бер үтенечем бар: зинһар, сез миннән тартынмагыз, үзегезне иркен тотыгыз… Шулай яхшырак булыр.