Выбрать главу

Зөһрә ханым йомшак кына елмайды.

– Мин үземне бүтәнчә тота белмим… Өйрәнмәгәнмен. Ләкин… ләкин… – Ул күз кырые белән миңа хәйләкәр генә карап алды. – Бер эштә сак булырга туры киләчәк.

– Нинди эштә?

– Сезне бик сихерләргә ярамас, дим. Зарарлы ич ул, сихерләү!

Мин аның нәрсәгә ишарә ясавын аңладым.

– Юк, курыкмагыз, зинһар! – дидем мин, сөенеп. – Рәхәтләнеп көлегез! Чын-чын. Музыка да сихерли ич, ләкин аңардан кешегә ни зарар?

– Шулай да күп ярамый, әни «мәэмәй» итәр, – диде ул, сөйкемле генә назлангандай итеп, һәм урыныннан торды. – Киттек инде, булмаса!

Парктан чыгышлый, без «Мавритан беседкасы» аша үттек. Бу искиткеч матур архитектура үрнәге иде. Ул җирнең сөзәкләнеп төшкән бер җиренә ак мәрмәр колонналардан салынган берничә түгәрәк беседкадан гыйбарәт. Шундый ук мәрмәр колонналардан гына торган сөзәк коридор борылып беседкадан беседкага төшә. Ә тышкы яклап бөтен әйләнәсендә ерак илләрдән килгән гаҗәеп төрле агачлар һәм чәчәккә баткан куаклар үсеп утыра…

Беседкага килеп кергәч, үзеңне икенче бер дөньяга күчкәндәй хис итәсең. Борын заман, чит җирләр, чит халыклар хыялдан уза. Бер мәлгә үзеңне гарәп шаһларының гөлбостанында күргәндәй буласың… Кешенең кодрәте нинди зур! Таш өя һәм шуның белән хыялыңа канатлар бирә.

Без, Зөһрә ханым белән беседкаларның һәр ташына, һәр бизәгенә сокланып карый-карый, акрын гына икенче башына килеп чыктык. Чыккан җиребездә ике яклап таш күтәртмәләр өстендә ике мәһабәт бронза арыслан ятып тора… Әйе, биредә аларның булмавы мөмкинме соң!

Бөтен күргәннәр өстенә бу беседкаларны да күрү кәефкә бик ошады. Эчке дөньябыз тагы да беркадәр матурлана, байый төшкән кебек булды. Кәеф дигәннән, Зөһрә ханым минем белән бергә килергә риза булгач, күңелемне аеруча бер рух күтәренкелеге биләп алган иде. Гүя менә гел шатланып, көлеп кенә йөрер төсле идем. Ләкин андый җиңел кәеф миңа килмәде. Ниндидер бер татлы моңсулыкка төренгән басынкы уйчанлык иде миндә… Ләкин шул ук вакытта искиткеч рәхәт тә иде миңа, гомерендә беренче кат сөенеч тапкан үксез бала бәхетен татый идем мин… Тик моның тиздән үтәчәген белеп тору гына йөрәгемнең бик тирән, яшерен бер җирен чак кына сыкратып тора иде.

Башта сөйләшкәнчә, без диңгез белән кайтырга булдык. Моның өчен шәһәргә портка киттек. Якшәмбе көн булгач, халык кайда да күп иде, шулай да артык зарыкмыйча, без буш глиссерны көтеп алдык. Глиссер – киң төпле, гаять тиз йөрешле моторлы көймә. Без менә шуңа утырып киттек.

Көн болай җилсез кебек булса да, диңгез өсте тыныч түгел иде. Офык түреннән ак чаллы дулкыннар салмак кына куышып киләләр. Безнең көймә шул дулкыннарның сыртына тияр-тимәс кенә очып бара. Кайчак зуррак дулкынга очрап, көймә сикереп-сикереп китә, дулкын аның төбенә яман шапылдатып сугып кала, шул чакта безнең эчебез кытыкланып киткәндәй була. Азрак шомлы да һәм бик күңелле дә!

Әмма иң күңеллесе диңгездән яр буена карап бару иде. Таулар, таулар артында тагын таулар – алары ак башларын гына күрсәтеп торалар… Якындагы таулар түбәләреннән алып итәкләренә хәтле тоташ куе бөдрә яшеллек белән капланган; бу гаҗәеп урманда Мәскәү каеныннан алып Австралия эвкалиптларына кадәр үсәләр. Менә шул купшы яшеллек эченнән берсеннән-берсе матур ак сарайлар диңгез өстенә карап торалар. Алар күп, кайсылары зур, кайсылары кечкенә, кайсылары биектә, кайсылары түбәндә, һәм менә шулай һәркайсы, яшел хәтфә өстендә яткан асыл ташлар төсле, аерым-аерым күренеп торган өчен дә бу шәһәр искиткеч гүзәл, искиткеч мәһабәт.

Белмим, шушы карап туймаслык күренеш тәэсирендәме, янымда җылы беләге белән минем беләгемә терәлеп утырган Зөһрә ханым бу минутта миңа аеруча кадерле, аеруча якын булып тоелды. Ихтыярсыздан гаҗәпләнеп уйлыйм: ни өчен моның кебек шагыйранә бер җирдә мәхәббәт ямьсез, мәхәббәт кирәксез булырга тиеш? Кайда матурлык, шунда мәхәббәт булырга тиеш түгелмени? Чыннан да, әгәр мәхәббәт булмаса, дөньяның бу байлыгы, бу гүзәллеге кеше өчен үзенең кыйммәтен югалтмас идеме?.. Ихтимал, бу бик иске фәлсәфәдер, ләкин чын булырга тиеш, югыйсә минем кебек мәхәббәт тотучының башына кайдан килеп керер иде ул!

Ахырда без үзебезнең санаторий турына килеп җиттек. Көймә, киң борылыш ясап, озын басмага янтыгы белән килеп туктады. Башта үзем чыгып, аннан Зөһрә ханымны кулыннан тотып чыгардым.

Акрын гына тауга күтәрелдек. Арыган идек, бер төштә утырып ял иттек. Күзне иркәләгән, хыялны әллә кайларга алып киткән диңгез түренә карап, сүзсез генә ял итеп утырдык. Юк, онытылмас бу көн минем өчен, онытылмас!

VI

Менә минем килүемә ике атна да үтеп китте. Яхшы тәрбия, даими ял һәм дәвалану, шулар өстенә бай табигать, шифалы һава, диңгез һәм кояш акрынлап үзенекен итә: сәламәтлек ныгый, көч арта, кәеф яхшыра, рух күтәрелә – тагын ни кирәк? Шуңа күрә дә халык шат, халык ваемсыз, уйный-көлә, йөри-кәефләнә. Ул ай чамасы вакыт эчендә үз өлешенә тигән бөтен мөмкинчелектән файдаланып калырга, рәхәтен күрергә тырыша… Һәм бик дөрес итә, ял итүченең моңа тулы хакы бар, асылда бит, биредәге бөтен нәрсә – аның үз байлыгы.