Выбрать главу

Тышкы яктан мин дә йөзләрчә ял итүчеләрнең берсе булып яшим, мин дә бөтен нәрсәдән канәгать, ныгытып ашыйм-эчәм, диңгезгә йөрим, кояшта кызынам, кыскасы, кешедән бер дә калышмыйм. Кәефем минем начар түгел. Сәламәтлек яхшыра, тән тазара, җаным шуны тоеп сөенә… Әмма рухым минем бүтәнчәрәк. Төшенке димәс идем мин аны… Юк, төшенке түгел! Ләкин ничегрәк дип аңлатырга? Тын кырлар өстенә яткан кичке шәфәкъ вакыты кебегрәк димме – үзем дә белмим. Һәрхәлдә, шуңа охшаган ниндидер бер моңсу тынлык эчемә тулган кебек минем… Башкалар төсле гамьсез, шат була алмыйм, күп нәрсә белән кызыксынмыйм да, күбрәк ялгыз буласым килә, ялгызым гына уйланып йөрергә гадәтләнә башладым.

Шуңа карамастан мин эч пошу, йөрәк сызлану кебек нәрсәне хис итмим. Хәтта рухымны биләгән әлеге кичке шәфәкътәй моңсу тынлык миңа сәер бер рәхәтлек бирә кебек… Ихлас! Кичке шәфәкънең дә үз матурлыгы бар ич!

Табигать белән җан уртаклыгы тапкан кебек булдым. Бик иртә торып, аулак бакчага чыгам, буш аллеялар буйлап йөрим, туктап-туктап, табигатьнең сулышына колак салып торам. Төрле өннәрне, төрле кыштырдауларны ишетеп, шуларның нидән булуын, кайдан килүен белергә тырышам. Кош-кортларны күзәтәм, чәчәкләргә тик кенә карап торам… Бернәрсә хакында уйламыйм да кебек, әмма акылымның өзлексез кемгә таба юнәлгәнен бик яхшы белеп торам.

Кайчак мин шушы иртәнге сәгатьтә «аның» зур аллея буйлап кайтып килгәнен күрәм. Мин беләм «аның» кая барганын, нишләгәнен… Ләкин моны яңадан инде аның үзеннән ишетергә теләмим. Күзенә чалынмас өчен, тизрәк икенче юл белән китеп барам… Йөри торгач, берәр аулак эскәмиягә барып утырам да, терсәкләрем белән тезләремә таянып, уйга чумам. Озак уйлыйм, күпме вакыт узганын да сизмим… Үземчә тыныч, салкын кан белән уйларга тырышам.

…Мин беләм мәхәббәтемнең сәбәбен, мин зарыктым аңа, мин көттем аны… Менә ул килде. Әмма мин белмим, ни өчен ул, минем өметсез мәхәббәтем, Зөһрә рәвешендә килде миңа? Кем ул, нәрсәсе белән бу кадәр әсир итте мине – аңлаудан гаҗизмен. Әйтерсең ак күгәрчен кунды иңбашыма – борылып карарга да, үрелергә дә кыймыйм мин аңа.

Шул ук вакытта, гаҗәп хәл, ничектер бик үз, бик якын ул миңа, гүя элек-электән аралашып йөргән яхшы танышым ул минем. Гүя менә күреп торам аның кер төшмәс пакь, тыйнак хатын булуын, сизеп торам аның нечкә, саф йөрәген, белеп торам аның ялган сөймәс намуслы кеше икәнен… Нидән бу? Асылда бит, мин аны бик аз беләм. Әллә инде үзен күрмәс борын ук мин аны хыялымда күптән тудырып өлгергән идемме? Хәзер исә менә шул зарыгып, кадерләп тудырганым кара керфекле, зәңгәр күзле, нәфис-сылу Зөһрә булып күз алдыма килдеме? Мәхәббәт кичерүчеләр, әйтегезче, буламы шундый хәл?

«Дендрарий» паркына барып кайтканнан соң, без үзара гадирәк була башладык. Кайвакытта инде Зөһрә ханым үзе башлап минем яныма килә, миңа дәшә… Без йә чәчәкләр түтәле янында сөйләшеп утырабыз, йә бакча эченә йөрергә китәбез… Телдән әйтә алмаган куанычым бик зур: ул мине үз итә, якын итә.

Һәм озак та үтми, мин шуны сизә башладым: яман күзләрдән качкандай (ә яман күзләр кайда да бар алар) гүя ул миңа сыена, миңа ышыклана… Аның болай ышанып сыенуы – минем өчен, әлбәттә, зур дәрәҗә. Тик шулай да эчемнән ачынып уйламыйча булдыра алмадым: язмыш мине һәрьяклап сынамакчы була, күрәсең!

Хәзер инде күбрәк аның сүз башлавын, аның сорашуын көтәм. Минем үзем турында кызыксынуын өмет итәм. Нигәдер вакыт-вакыт үземнең тормышым, үткәнем хакында аңа бик сөйлисем килеп китә иде. Ләкин ул ни өчендер аз кызыксына, аз сораша иде. Бигрәк тә минем шәхси тормышыма кагылудан ничек тә тыела иде кебек.

Мәсәлән, ни өчен ул миннән: «Хатыныгыз бармы, балаларыгыз бармы?» – дип сорамый? Артык кызыксыну күрсәтәсе килмиме, әллә мине дә, кайберәүләр шикелле үзен кызгандырасы килеп, хатынын яманларга тотыныр дип куркамы? Юкка. Мин аңа хатынымны яманламас идем, чөнки хатын яманлаудан да мәгънәсез, түбән эш юк.

Сөйләсәм, мин аңа моңарчы һичкемгә тел тибрәтеп әйтмәгән үтә шәхси, яшерен бәхетсезлегемне, ихтимал, сөйләп биргән булыр идем. Мәхәббәтемне аклау йөзеннән түгел, юк, ә озак еллардан бирле эчемә җыелып килгән газаплы уйларны бушатыр өчен сөйләр идем. Әмма ул минем йөрәгемдәге ярага кагылмады, һәм мин аңа бәхетсезлегемне сөйләмәдем. Хәтта киресенчә килеп чыкты… Ләкин бу турыда вакыты җиткәч… Мин исә сөйләмичә калуым өчен менә хәзер һич үкенмим, чөнки семья фаҗигасен фаш итү миңа бернинди дә җиңеллек бирмәгән булыр иде, ә бәлкем, вөҗдан газабы гына алып калган булыр идем.