Выбрать главу

…Мин алтынчыда укыганда, ул вузга китте, мин урта мәктәпне бетергәндә – ул Мәскәүдән инженер булып кайтты… Кайту белән, Чиләбенең зур бер заводында эшли дә башлады.

Бу инде, чыннан да, утырып җиткән чын егет иде. Ул торышы дисеңме, ул кыланышы дисеңме – нәкъ менә, Гайшә апа әйтмешли, «зат иясе»неке кебек, бер дә бәясен төшерерлек түгел, ә үзе шундый җитди, горур – янына барырга куркырсың…

Мин дә туташ булып җиткән идем инде һәм аңа ихтыярсыздан кызыксынып карый идем. Дөрес, Мәскәүдән каникулга кайтып йөргән чакларында да мин аны еш күрә торган идем. Ләкин ул вакытларда әле, күңелемдә җиткән кыз хисләре уянмаганга күрә, мин аңа хәзерге шикелле ниндидер эчке бер кызыксыну белән карый белми идем. Ул минем өчен бары Нәҗип абый иде, тартына идем мин аңардан, хәтта бераз гына шүрли дә идем. Аннары ул үзе дә мине җитеп килгән кыз итеп күрми иде шикелле; күрсә сизмичә калмас идем инде. Әллә аның күзенә, гомумән, кызлар күренми идеме? Хәтерлим: әнисе Гайшә апа безгә кергән саен мактанып «зарлана» торган иде: «И-и, Нәҗибемнең бер генә дә кызларда кайгысы юк шул, бар белгәне китап, укый да укый, укып арыса, приёмник боргалап утыра. Үзем дә аптырыйм инде. Иптәшләре кайчан чибәр-чибәр кызлар ияртеп киләләр, шуларга да бит менә һич кенә бер исе китми, ахирәт!..» Ә безнекеләр, бигрәк тә әти, Гайшә апаның сүзен куәтләп: «Нәҗип үз дәрәҗәсен белә ул, юкка-барга алданмас!» – диләр иде.

Мондый сүзләр яңа күзе ачылып килгән, хыялланырга яраткан яшь күңел өчен җитә кала иде: Нәҗип абый миңа берәүгә дә охшамаган көчле һәм серле кеше булып күренә иде. Менә шунлыктан, ахрысы, Мәскәүдән ул инженер булып кайткач, мин аңа кызыксынып кына түгел, курка-курка гына сокланып та карый башладым.

Ул буйга-сынга, төскә-биткә дә шактый чибәр егет иде. Уртадан биегрәк, чандыр; гәүдәсен бик туры тотып, башын күтәрә төшеп йөри; йөзе какча, маңгае калку, чәче йомшак, аксыл; күзләре соры, кечкенә, туры карап булырлык түгел, чөнки алардан салкын бер җитдилек сирпелеп тора. Әйтерсең ул күзләр кешегә бары үзенә буйсынырга кушып кына карыйлар. Башта гына түгел, соңыннан да мин аның күзләренә туры карый алмадым.

Тагын нәрсә?.. Әйе, оныта язганмын: аның шушы үзенә күрә чибәр генә, һавалы кыяфәтен бер нәрсә – әнисенекенә охшаган кечкенә очлы ияге бозып тора иде. Әллә ничек менә, шул кечкенә ияк аның җитди йөзенә көйсез, үпкәләүчән бала чырае биреп торган кебек… Хәер, бөтен җире дә килеп беткән кеше аз буладыр инде ул. Аннары бит яшь чакта, бер күзең төшкәч, кешене ничек тә матур итеп күрергә тырышасың. Ә мин инде аны шактый идеаллаштырып күрә башлаган идем.

Зурларның Нәҗип турындагы мактау, соклану сүзләре бер дә нигезсез түгел иде. Институтны уңышлы бетереп кайту өстенә ул, эшкә кергәч тә, бик тиз үсә, таныла башлады. Аның турында талантлы инженер дигән сүз чыкты, озак та үтми, цех начальнигы итеп күтәрделәр үзен… Әти әйтә, аңарда көчле кул бар, ди… Мин моңа ышана идем, хәтта эчемнән генә аның өчен горурлана идем… Нигә – үзем дә белмим, тик «көчле» дигән сүз мине ничектер сихерли иде кебек.

Ул кайтып берничә ай вакыт үткәч тә, мин үз тирәмдә сәер генә хәлләр күрә башладым. Иң элек Гайшә апа безгә гадәттәгедән ешрак керә торган булып китте. Болай да тасма телле хатын, хәзер мине гел юмалап кына, гел «Зөһрә чибәрем» дә «Зөһрә иркәм» дип кенә тора. Очлы күзләрен бер дә миннән алмый, әйтерсең менә бөтен җиремне тикшереп чыга, ә мин үземне кая куярга белмим, кызарам-янам, әмма ачуым килми, тик вакыт-вакыт әллә кая качып китәрдәй булам.

…Әни минем өстем-башым турында күбрәк кайгыртырга тотынды. Үзем сорамастан, йә яңа күлмәклек ала, йә костюмлык ала. Нигә бу, дигәч, син җиткән кыз ич, үзең аңларга тиешсең, ди. Әтием исә минем алда һаман Нәҗипне мактый, ишетеп кайтканнарын бер дә сөйләмичә калмый. Бу шулкадәр юри, мин белсен дип эшләнгән шикелле тоела иде, хәтта уңайсызланудан торып китәсем килгән чакларым да була иде. Аннары берничә тапкыр әти белән әнинең үз бүлмәләрендә озак кына сөйләшеп ятуларын да сизеп калдым. Нәрсә турында сөйләшүләрен һич белмәсәм дә, йөрәгем кысылып, эсселе-суыклы булып, бу тикмәгә түгелдер, сүз тәгаен минем хакта барадыр, дип уйлый идем.

Менә бу хәлләрнең барысыннан да мин эшнең кая таба барганын сизмичә калмадым, әлбәттә. Мин чын-чынлап борчыла башладым. Йөрәгем минем тынычлыгын җуйды. Әллә ничек менә язмышымда зур бер үзгәреш булырга торган кебек. Нинди үзгәреш ул – минем өчен табышмак түгел… Үзем мин ул үзгәрешне телим дә, шул ук вакытта аңардан куркам да кебек, ышанам да мин аның булуына, ышанмыйм да шикелле… Күңелемне авыр бер шик гел борчып тора башлады: бу – картлар теләге генә түгелме, алар гына моны кузгатып йөрмиләрме? Әгәр шулай гына булса, хурлык бит бу минем өчен! Гафу итәчәк түгелмен бит мин аларны моның өчен! Әмма шул ук вакытта картлар теләге, картлар эше генә булыр дигән уй һич башыма сыймый. Әтием – артист, әнием – укытучы булган кеше, ничек инде алар кызларының чын уен, чын теләген белмичә торып, аны кемгәдер «бирергә» җыенсыннар, ди? Үзләре бит алар –гомер буе искелектән көлеп, шуны хурлап килгән кешеләр… Шулай ук мондый эшне Нәҗипнең әти-әниләреннән дә һич көтеп булмый. Нәҗип бит алар табып биргән кызга гына «ярар, мин риза» дип әйтәчәк егет түгел ләбаса! Эшнең сере нәрсәдә соң, Ходаем?