Выбрать главу

Әниемнең йөзе үзгәреп китте, курыкты булса кирәк, ләкин тынычлыгын җуймады. «Кызым, сабыр, – диде ул йомшак кына. – Тынычлан… йә, тынычлан… Безнең беркемгә дә, бернинди дә вәгъдә биргәнебез юк. Аллам сакласын, синнән узып, синең теләгеңне белмичә торып, андый эшне эшләргә безнең башыбызга тай типмәгән ләбаса. Белеп тор: бөтен эш синең үз ихтыярыңда, син ничек теләсәң, шулай булачак!.. Ә Нәҗипкә килгәндә инде, ул үзе әти-әниләренә бу хакта күптән әйтеп куйган. Әгәр Зөһрә, дигән, мине яратса, миңа чыгарга риза булса, мин бик шатланып аңа өйләнер идем, дигән… Ул миңа бик ошый, бүтән берәүне дә теләмим, дигән… Менә шуннан соң инде аның әти-әниләре безгә дә сүз ачтылар…»

Мин түзмәдем, тагын кызып әнинең сүзен бүлдем: «Ни өчен Нәҗип үзе минем белән сөйләшми, нигә әнисе аша сүз йөртә? Яучы җибәреп, сездән генә сорамакчы буламыни? Алайса, хәзердән әйтеп куям: мин биктә утыручы кыз түгел, яучысын куып чыгарырмын… Яучысына, мин – комсомолка, диярмен, егетегез бер илле ел соңга калган, диярмен…»

Әни ничектер кызганыч кына елмайды, башын кагып: «Дөрес, кызым, яучы килсә, шулай итәрсең», – дигән булды.

Күрәсең, аңа да җиңел түгел иде, ә бәлкем, сүзне җайсызрак башлап, мине бу хәлгә җиткерүе өчен үкенеп тә куйгандыр… Шактый сүзсез тынып торды. Күзләре боекланды, йөзенә тирән уй чыкты. Ана йөрәге бит, ниләр генә кичермидер ул!.. Аңа карап, мин инде балаларча әйтеп ташлаган сүзләрем өчен үзем дә үкенә башладым.

Аннан әнием ничек тә йомшак булырга тырышып, шуның белән бергә, аңласын, җитсен моңа дигәндәй, бик җитди итеп миңа болай диде: «Зөһрә, кызым, син юкка борчылма. Эш син уйлаганча түгел. Яучы да килмәс, сине көчләүче дә булмас… Инде Нәҗип үзенең ниятен башлап әти-әниләренә әйткән икән, бу бер дә гаеп эш түгел ич. Әгәр шуннан берәр егет сиңа өйләнергә теләвен әйтсә, син дә вәгъдә биргәнче иң элек безгә әйтмәс идеңмени? Бу бит ата-анага хөрмәт дигән сүз. Бигрәк тә моның кебек зур эштә ата-анадан узып яки алардан яшереп эш итәргә ярыймы соң – үзең уйлап кара. Нәҗип акыллы, тәрбияле бала, шуңа күрә иң элек әти-әнисенә әйткән дә… Бер дә гаеп түгел бу, кызым, бер дә гаеп түгел… Ә ул синең белән сөйләшәчәк, әлбәттә, сөйләшәчәк. Моны аның өчен берәү дә эшләмәячәк… Инде мин бу хакта сүз ачканмын икән, сиңа алдан белгертеп куясым килде. Кинәт булмасын, уйлый тор, дидем. Аңла, кызым, син зур, бик зур сынау алдында торасың. Син үзең хәл итәчәксең… Йөрәгең ничек кушса, шулай эшләрсең, әмма акылың белән дә үлчәп кара. Без әтиең белән Нәҗипне сиңа лаек кеше дип табабыз, ләкин моны көчләү дип аңлама. Безнең бар теләгебез сине бәхетле итеп күрү, безгә ышан син, күз нурым!..»

Мин инде бүтән бер сүз дә дәшмәдем, кулым белән күзләремне каплап, башымны игән килеш тын гына утыра бирдем. Ахырда әнием торып, миңа акрын гына: «Бар, ят инде, булмаса», – диде дә үзе өстәл өстен җыештырырга кереште. Аягыма баскач, чынлап та, мин үземнең хәлсезлегемне сиздем һәм бүлмәмә кереп бикләндем.

Кичерешләрем минем бик каршылыклы иде. Миндә хурлану да бар иде, Нәҗипкә ачу килү дә бар иде, шул ук вакытта мактаулы егеткә, әнием әйтмешли, «лаек булуым» өчен кинәнүме, сөенүме кебек нәрсә дә бар иде. Хәтта, беләсезме, ул миңа ничектер якыная төшкән кебек тә булды. Үзем дә соң аны телим түгелме, дип уйладым мин ихтыярсыздан… Әмма боларның барысына да бигрәк минем җанымны әнием үзе, аның әйткән сүзләре авырттырып тора иде. Бик ачык хис иттем мин аның ана йөрәген. Нигә кыздым, нигә кычкырдым мин тиле!.. Бәхилләтер өчен генә булса да, кире чыгып, алдына тезләнеп: «Әнием бәгърем, кичер, барысына да, барысына да мин риза!» – дип әйтәсем килде.

Күрәсең, нервларым артык нык какшагандыр инде, түзмәдем, караватыма йөзтүбән капланып, кайнар яшьләремә ирек бирдем. Бу минем җиткән кыз булып беренче елавым иде, тик, кызганычка каршы, соңгысы булмады.

Шул кичтән минем кыз тормышымда яңа бер чор башланды. Кайгысыз, ваемсыз көннәр бетте, кинәт кенә берничә яшькә олайган кебек булдым, урынлы-урынсыз шаяру-көлүдән тыела башладым, хыялый кешедәй әледән-әле онытылып тирән уйларга бирелеп китә торган булдым. Ә уйлар күп иде, бик күп иде, хәтта моңарчы уйлап өйрәнмәгән башым авыртырга тотына иде… Күңелем һич тыныч түгел, юктан да борчылып, куркып тора, әйтерсең менә бүлмәмә кемдер кергән дә яшеренеп кенә мине күзәтә, ә мин, вакыт-вакыт шуны сизеп, кинәт сискәнеп китә идем.

Инде соңыннан ниләр булганын сөйләргә керешкәнче шуны әйтим әле: әнием, Нәҗипнең үтенүе буенча, минем белән сөйләшкән икән – ахырдан шул билгеле булды. Нәҗип үтенечен әнисе аша җиткергән. Ни өчен дисәгез, үзе сөйләшер алдыннан, дипломатлар теле белән әйткәнчә, «почва зондировать» итеп куярга теләгән. Йә, акыллы егет түгел диегез сез аны!