Выбрать главу

Без шәһәр уртасына таба киттек. Кая барабыз – белмим, һәрхәлдә, кинога түгелдер инде, дип уйлыйм. Ә ул шулай да мине шәһәрнең иң яхшы киносына алып барды. Үзенчә сылтау гына булып калмасын дигәндер инде… Һәм көндәгечә бу кинода билетлар бөтен сеансларга да сатылып беткән иде.

Шуннан без үзәктән читкәрәк, аулак урамнарга кереп киттек.

Башта сүз бер дә көйләнә алмады. Мин бит аның нәрсә турында сүз ачарга тиешлеген белеп торам, шуңа күрә үзем бер сүз әйтергә кыймыйча, бары көтәм… Ә ул, минем шулай көтүемне сизеп, кай очтан, ничегрәк башлап китәргә белмичә азаплана иде, ахрысы… Мондый нечкә эштә алдан белеп тору егетнең дә, кызның да хәлен бер дә җиңеләйтми икән.

Кыскасы, бераз ык-мык килү, анысы-монысы турында сүз кузгаткалап алудан соң, Нәҗип акрынлап үзенең эш хакында сөйли башлады… Шуны әйтим: ул бик күп русча кыстырып сөйли иде, кайчак бөтенләй русчага күчеп китә, белмим инде, аның сүзләрен сезгә ничек җиткерермен… Әйе, менә шул, үзенең заводын мактады, эшенең бик интересный булуын әйтте. Перспектива бик яхшы, диде. Көн-төн эшлим, һич буш вакытым калмый, ләкин зарланмыйм, эшемне бик яратам, диде.

Шулай эше турында шактый мавыгып, ләкин ашыкмыйча гына сөйләгәннән соң, ул ничектер бер җайдан шома гына үзенең «личный» тормышына күчте. Ул инде сукмагын тапкандай эшлекле кыяфәт белән үз-үзенә бик ышанып сөйли иде. Артык җәелеп тормыйча, ялгызлыктан «скучать» итүен әйтте, бар да бар, тик тормыш дустым (үзенчә әйткәндә, «подруга жизни») юк, диде. Бәләкәй генә фәлсәфә дә сатып алды, ягъни безнең бу напряжённый (татарчасы «киеренке» буламы әле?), кызу заманда тормыштан артта калмас өчен, үзеңнең личный тормышыңны да акыл белән рациональный иттереп оештыра белергә кирәк, диде. Бик җитди итеп, бу юләр кызыйның башына нык кына кереп утырсын дигән төсле итеп әйтте ул моны…

Сүз башланып киткәч тә, безнең арада ул дәү – мин кечкенә, ул белә – мин белмим дигән төслерәк бер аерма туды. Ахрысы, шунлыктан минем һаман сүзсез генә тыңлавым аны бер дә борчымый иде кебек… Менә сөйли торгач, ул шундый ук эшлекле тон белән үзенең өйләнергә теләвен әйтте. Миңа бераз гына эссе булып китте, башымны түбәнрәк идем һәм тагын дәшмичә калдым. Шуннан соң гына ул минем тып-тын баруыма игътибар итте. Бу хәл егетемне тугара төште, ахрысы, сүзеннән аз гына туктап торырга мәҗбүр булды. Ләкин ул үзен бик тиз кулга алды: берни булмагандай, һаман элеккечә эрелеген һәм тынычлыгын саклап, тик аз гына тотлыгып, миңа болай диде: «Та-ак вот, Зөһрә, син, конечно, ишеткәнсеңдер бу турыда… Хәзер менә үзеңә әйтәм: мин өйләнергә решил. Ещё конкретнее – мин, дорогая, сиңа өйләнергә решил!»

Белмим, бәлкем, һәрбер егет өйләнергә теләве турында шулай бик җитди итеп, коры итеп әйтә торгандыр – ишеткәнем юк. Бу кадәресе мине артык гаҗәпләндермәде, хәтта «дорогая, сиңа…» дигән сүзләре йөрәгемне кысылып куярга мәҗбүр итте, әмма шуның артыннан ук «решил» дигән сүзен ишеткәч, мин кинәт өшеп киткәндәй булдым. «Решил» – ни дигән сүз бу? Бик уңайсызланып-оялып булса да, ихтыярсыздан сүзен бүлеп сорадым: «Туктагыз… Ни өчен миңа, ни өчен бүтәнгә түгел, әйтик, Фатыймага, Суфиягә яки Верага, Нинага түгел?»

Һич көтелмәгән сорау булды бу аңа, берни аңламыйча, ләкин чынлап торып: «Ә кемнәр алар?» – диде ул. Мин теләмичә генә көлемсерәп куйдым: «Кемнәр икәнен белмим, тик әле мисал өчен генә әйтүем». – «А-а, вон как! – Ул кашларын җыерды, минем «шаяртуымны» яратмады, күрәсең. – Зөһрә, мин синең белән серьёзно сөйләшәм». – «Мин дә уйнап сөйләмим». – «Нигә, алайса, мондый кирәкмәс сораулар? Син беләсең: минем кызлардан бер танышым да юк». – «Шуның өчен генәме?» – «Нәрсә шуның өчен генәме?»

Аның сүзен кабатлау авыр булса да, әйтмичә тыела алмадым: «Миңа өйләнергә… решить итүегез». Ниһаять, егетемә барып җитте булса кирәк. «Ну, конечно, аның өчен генә түгел, – диде ул үпкә катыш җитдилек белән. – Что син! Главное, син миңа ошыйсың, Зөһрә, менә ни өчен мин сиңа өйләнергә телим». – «Шулаймыни?» – «Әйе, ышаныгыз, искренно әйтәм». – «Рәхмәт! Ләкин өйләнер өчен бер ошату гына җитәме соң?»

Егетем иңбашын җыерып куйды шикелле. «Мин, бу – главное, дидем. Ошаса – өйләнәләр, ошамаса – юк. Не так ли?» – «Ә… ярату?» – «Бик наивная икәнсең син, Зөһрә! – диде ул, көләргә тырышып. – Ошатам, значит яратам. Яратмасам ошатмас идем. Ясно?»

…Әйе, ясно! Әмма егетемнең йөрәк «серен» болай эскәк белән берәмләп кенә тартып алу миңа бик авыр да, бик оят та иде. «Гафу итегез, Нәҗип, – дидем мин, пошынып, – әллә ничек шунда… Сезгә барысы да ясно, ә миңа ачык түгел… Мин сезнең чын хисләрегезне кайдан белим, беренче генә тапкыр сөйләшәбез ич!»

Шуннан ул берьюлы барысын әйтеп бетерергә һәм үзенчә «ачыклык» кертергә теләп булса кирәк, һәр сүзенә басым ясап, «син»нән «сез»гә күчеп, миңа болай диде: «Зөһрә, аңлагыз, мин пустойга сөйләнеп йөрүче түгел. Әгәр инде мин сезгә өйләнергә теләвемне әйтәм икән, значит, бик нык уйлап, сезгә булган чувстволарымны точно белеп әйтәм. Да. Белегез яратуымны мин сезгә сүздә түгел, ә эштә күрсәтермен. Да… Романтика, конечно, матур нәрсә, но мин реально уйларга яратам. Миңа өйләнергә кирәк. Менә мин сезгә предложение ясадым, инде сездән туры җавап көтәм!»