Ходаем, мин дә мин, ә минем йөрәгемдә ни – ул турыда ләм-мим. Аннан нинди тон белән сөйли бит ул! Рәхим итеп тыңлагыз да кушканны эшләгез! Бу рәвешчә сөйләшкән кешегә мин шунда ук: «Җавабым шул – мин сезгә чыкмыйм!» – дип әйтергә тиеш идем, ләкин ни өчендер юаш кына: «Нәҗип, кызык сез, моның кебек җитди мәсьәләне бер сөйләшүдә генә хәл итеп буламыни?» – дидем. «А почему булмый?» – «Ничек булсын, ди! Мин сезне, ә сез мине яхшылап белмисез бит әле…» – «Юк, мин сезне беләм», – диде бу, үз-үзенә бик ышанып. Минем ачуым килеп китте: «Аның каравы мин сезне белмим!»
Шуннан без шактый гына сөйләшмичә бардык. Егет нидер сизенеп, тавышын да йомшарта төшеп, үзе сүз башлады: «Ярый, пусть сезнеңчә булсын. Мин көтәргә риза. Җавап өчен күпме вакыт кирәк сезгә? Только точно әйтегез». – «Тәгаен әйтә алмыйм. Аннан… мин укыйм бит әле…» – «Беләм. Учитываю. Миңа бит, Зөһрә, только сезнең сүзегез кирәк. Ә фактически өйләнү – сез теләгән чакта булыр. Важно минем белеп торуым, ә сезгә мин институтны бетерергә, конечно, возможность бирермен».
Мин бер сүз дә дәшмәдем. Йә, нәрсә әйтәсең? Бу сөйләшүне мин никадәр көтеп алдым, әмма болай булып чыгар дип һич тә күз алдыма китермәгән идем. Йә, әйтегезче, кыз кешенең күңеленә ятарлык, йөрәген талпындырырлык нәрсә генә ишеттем соң мин?.. «Өйләнергә решил…», «Ошатам, значит, яратам…», «Возможность бирермен…» – йә, шушымы инде егет кешенең гомерлек яры, дусты итәргә теләгән кызына беренче тапкыр әйтә торган сүзләре?! Билгеле, мин боек идем, сүлпән идем, салкын идем, хәтта шушылай булуым өчен үземә беркадәр ачуым да килә иде. Янымда, мине ипле генә култыклап, яхшы киенгән, матур, сылу егет бара, ә мин, нидер югалткан бала төсле башымны түбән иеп, җавап бирергә иренеп, аның белән янәшә атлыйм… Бик кыен иде миңа!
Шулай да ул, берничә минутка калыбыннан чыккандай тәкәббер эрелеген онытып, нәкъ менә мәхәббәт кичерүче яшь егеттәй, минем йөрәгемне дулкынланып кысылырга мәҗбүр иткән бер талпыну ясап ташлады. Безнең капка төбенә килеп туктагач, ул сыңар кулы белән генә мине иңбашымнан кочаклап алды. Мине үпмәкче була, ахрысы, дип, бераз артка каерыла төштем. Ләкин ул үбәргә үрелмәде, ә мине ныграк үзенә таба тартып, эчке бер ягымлы тавыш белән әйтте: «Зөһрә, Зорочка, дорогая моя, пойми, яратам мин сине… Искренно телим синең белән… ну… бергә булырга. Бәхетле булырга!.. Ышанасыңмы?» – «Әйе, ышанам», – дидем мин кыюсыз гына. «Умница ты моя! Я так и знал, что ты меня поймёшь. Рәхмәт, рәхмәт!.. Ну, а кайчан җавап?» – «Нәҗип, – дидем мин, нигәдер кинәт елыйсым килеп, – син мине ашыктырма. Уйларга бир». – «Но озак көттермәссең бит?» – «Ярар».
Ул мине тагын да үзенә якынрак тартты. Инде үбә дип котым алынды. Ләкин ул тыйнак, әдәпле егет иде, бары иелә төшеп, колагыма акрын гына: «Бел, Зөһрә, без бәхетле булырбыз», – диде.
Мин, аның белән килешкәндәй, башымны гына кактым.
Мин килергә булдым; ул минем кулымны кат-кат кысып, хәерле йокы теләп озатып калды.
Әнием миңа ишек ачты, мин, аңа күтәрелеп карамаска тырышып, тизрәк үз бүлмәмә уздым… Төнлә белән мине бераз бизгәк тотты; күрәсең, салкында озак йөрү дә ярамагандыр инде… Иртәнчәк әнием читләтеп кенә булса да сорашыр дип бик курыккан идем, ләкин теш елтыратып ник бер сүз әйтсен! Ана кеше кирәк чакта дәшми дә тора белә икән!
Хәер, үз әнием генә түгел, аз гына сизгерлеге булган ят кеше дә ул көннәрдә миңа дәшми, кагылмый торырга тиеш иде. Мин үзем дә аңлый алмаслык гаҗәеп бер хәл кичерә идем… Менә хәзер, күпме еллар узганнан соң да аны, ягъни шул чактагы хәлемне, дөрес кенә әйтеп бирә алмам шикелле…
Ни булды соң минем белән?
Мин – шушы көнгәчә әле беркемне дә сөймәгән, бер генә егеттән дә чын мәхәббәт сүзе ишетмәгән һәм бер генә егетнең дә ирене иренемә тимәгән унсигез яшьлек кыз – кинәт иргә чыгу ихтималы алдында торып калдым. Мин моны теләми идем әле, мин моңа берничек тә әзер түгел идем, ләкин шуңа карамастан иргә чыгу хәзер котылгысыз бер нәрсә булып тоела башлады миңа…
Сез инде, бу нинди каршылык, диярсез, үзегез егетнең килүен, сөйләшүен, тәкъдим ясавын көттегез, ә хәзер әнә ни сөйлисез, дип гаҗәпләнерсез. Бөтен бәхетсезлек тә шунда шул: көттем, тыңладым, ә ишеткәч… ишеткәч, аңлыйсызмы, йөрәгемдә аңа карата чын мәхәббәт хисенең туа алмавын белдем. Менә шуннан башланды бөтен газапларым, бөтен шикләрем…