Выбрать главу

Ә газапларым нидән соң?

Мин аның белән мавыктым, мин аңа сокланып карый башладым. Ул – мактаулы егет. Аның хакында сөйләнгән сүзләр минем күңелемә кереп утырдылар. Ул төскә-башка да чибәр генә кеше, һәрбер кыз аның белән янәшә булуны үзе өчен бәхеттән санаячак… Минем йөрәгемдә аңа карата зур хиснең кечкенә чаткысы бар кебек иде һәм якыная, белә төшкәч көчәеп, ялкынланып китәргә тиеш кебек иде… Әмма мин гаеплемени соң – көчәймәде ул чаткы, ялкынланып китә алмады. Хәтта бөтенләй сүнде шикелле… Һәм бу минем өчен зур газап иде.

Нәрсә сүндерде – моның чын сәбәбен мин шул чакта гына аңлый алмадым. Дөрес, аның үз-үзенә артык ышанган, тәкәббер, коры кеше булуы мине гел этәреп, куркытып тора иде, ләкин бу әле чын сәбәп булырга тиеш түгел. Шулай ук аның мине әсир итәрлек, эретерлек итеп сөйли белмәвеннән дә күреп булмый иде моны… Юк, чын сәбәп каядыр тирәндә ята иде.

Ә шикләрем?.. Шикләрем исә, бәлкем, мин ялгыша торганмындыр, дип уйланудан килә иде. Әлеге шул чаткының тәмам сүнүенә ышанасым килми, вакытлы гынадыр бу, дип, үземне юатырга тырышам. Алай гына да түгел, мин аның яңадан кабынуын тели идем, киләчәгем хакына, әти-әнием хакына ихлас күңелдән тели идем.

Шуңадыр инде мин аның турында бертуктаусыз уйлана идем. Йөргәндә дә, аудиториядә утырганда да, ашаган-эчкәндә дә, ул минем хыялымнан чыкмый иде. Ә кышкы озын төннәрдә сәгатьләр буена керфек какмыйча уйланып ята торган идем. Үземчә аны аңларга тырышам, гел яхшы яклары турында гына уйларга тырышам, тыштан гына ул шулайдыр, ә эчтән әйбәт, җылы, йомшак кешедер, дип, үземне ышандырырга тырышам… Ул бит миңа, яратуымны эштә күрсәтермен, диде, без бәхетле булырбыз, диде. Шулай әйтүен исемә төшерәм дә сөенеп куям. Нигә, дим, ул бит аңлы, акыллы кеше, мине матур итеп ярата белмәсмени, дим, мине, чынлап та, бәхетле итә алмасмыни, дим. Бик, бик ышанасым килә иде шуңа…

Кыскасы, ничек тә әлеге чаткыны йөрәгемдә кабындырып, көйрәтеп җибәрергә тырышам… Әгәр кабына калса, гүя миннән дә бәхетле кеше дөньяда булмаячак!

Ләкин… ләкин күпме генә үземне көчләсәм дә, көйләсәм дә тоймый идем мин аның кабынуын, тоймый идем. Чаткы урынына йөрәгем төбендә эреми яткан боз кисәген тоя идем… Белсәгез, шулкадәр авыр, шулкадәр авыр иде миңа!.. Нишлим соң, нишлим, дип өзгәләнеп, ачы яшьләр белән мендәремә капланган чакларым аз булмады минем…

Сезне бу сөйләгәннәрем гаҗәпләндермәсен, ул бит башта ук минем аңыма миңа өйләнергә тиешле кеше булып кереп утырды. Нидән бу?.. Өйләнү яки кияүгә чыгу яшьләрнең үзләренә генә кагылган никадәр үтә шәхси эш булмасын, әмма моны хәл иткәндә әти-әнинең йогынтысы искиткеч зур була икән. Бигрәк тә бу кыз бала өчен шулай. Тик сез моны ирексезләү дип аңлый күрмәгез. Ирексезләү юк ул, юк, ләкин әнә шул йогынты нәтиҗәсендә үз-үзеңне мәҗбүр итү бар.

Мин әле газап утында, минем әле Нәҗипкә җавап биргәнем юк, җавабым әзер дә түгел, ә минекеләр дә, аныкылар да безнең «эш»не инде хәл ителгәнгә санап торалар. Һәрхәлдә, менә тиздән хәл ителәчәк дип, бик нык ышанып торалар. Егетнең кыз белән сөйләшүе аларга билгеле, ә кызның риза булачагына шикләнмиләр. Чөнки безнең кебек бәхетле «пар килү» булырга да мөмкин түгел, эзләп торасы да юк… Дөрес, кызның авызыннан «риза» дигән соңгы сүз ычкынганы юк әле, ләкин ул аны һичшиксез әйтер, әйтергә тиеш. Үз бәхетен аңламаска аның башына тай типмәгән бит!

Менә шундый хәлдә идем мин… Бөтен уй-хәсрәтләрем үз эчемдә, уртаклашыр кешем юк, булса да – бу кадәр тирән серләремне әйтә алмас идем, тик шунда тиле кәккүк кебек ялгызым миңрәүләнеп йөрим дә йөрим. Егетем көтә, әти-әнием көтә, бар да көтә, ә мин селкенүдән туктаган маятник шикелле ни ары, ни бире!

Минем бу хәлемне иң элек әнием сизенде. Ана күзеннән яшеренеп буламыни? Күрә ич ул: «бәхетле» кызының йөзендә нигәдер шатлык балкымый, боек аның йөзе, моңсу аның күзләре… Әлбәттә, бу тикмәгә түгел иде. Дәшми йөрсә дә, күңеле һаман борчылган, ахрысы, ниһаять, үзе сүз башларга мәҗбүр булды.

Бер кичне әнием миннән гүя болай гына сорап куйды: «Зөһрә, син Нәҗипкә соңгы сүзеңне әйтмәдеңме әле?» Сәер генә булып ишетелде миңа аның бу соравы, чөнки минем бит аңа моңарчы Нәҗип белән сөйләшүемне әйткәнем юк иде әле. Хәер, мин гаҗәпләнеп тормадым инде, туры гына: «Юк әле, әйткәнем юк», – дидем. «Алай икән… Нигә сузасың инде, кызым?» – диде әнием йомшак кына. «Ашыгыч түгел бит, әйтермен әле…» Нигәдер минем бу турыда сөйләшәсем килми иде. Ләкин сизәм: әнием миннән нидер ишетергә тели; бераз дәшми торгач, ул тагын сорап куйды: «Бәлкем, миңа әйтерсең, кызым… Нинди уйда йөрисең соң син?»