Әйе, бу сөйләшүләрдән соң мин Нәҗип хакында тагын, тагын яхшырак итеп, җылы итеп, якынрак итеп уйларга тырыша башладым. Инде үземә үзем «Мин аны яратырмын!», «Мин аны ярата алырмын!» дип тукый торган булдым. Шуңа, шул ярата алуыма ышану, һич булмаса, ышанам дигән иллюзия кирәк иде миңа… Югыйсә «Мин риза!» дигән сүзне әйтергә ничек телем әйләнер?
Без еш очраша алмый идек. Ул шәһәрдән җиде-сигез километр читкә эшкә йөри, ә мин укуларымнан бушый алмый идем. Шулай да атна саен очрашмыйча калмыйбыз… Ул безгә килә, башта әтием, әнием белән бер ярты сәгать чамасы сөйләшеп утыра, аннан без чыгып китәбез.
Ул гел бертөрле: гадәтенчә эре, горур, гәүдәсен бик туры, башын бик текә тота, иреннәре нык кысылган булыр, ни генә әйтмәсен – тавышын һич үзгәртмәс, кычкырып көлмәс, кыска итеп, өзек-өзек кенә сөйләшер… Кәефе аның яхшымы, начармы – белеп булырлык түгел. Ә болай үзе миңа шактый игътибарлы, рөхсәт сорап кына култыгымнан ала, саулыгымны сораша, укуым белән кызыксына, кинога-мазар илтсә – буфетка алып керә, пирожный яки яхшы конфетлар белән сыйлый. Ул үзе дә тәмле-төмлене ярата торган иде, тәмәке тартмый иде, тәмәке урынына кесәсендә ирис конфетлары йөртә иде.
Ләкин аның шулай тыштан бик игътибарлы булып, һәр теләгемне үтәргә әзер торып, минем арттан ухаживать итүендә үзен миңа өйләнәчәк егет итеп танытырга тырышуы бик нык сизелә иде. Ә бу нәрсә мине ничектер бәйли, үземчә табигый булырга ирек бирми иде. Мин онытылып көлә дә, телемә килгәнне туп-туры гына әйтеп бирә дә алмый идем. Нигә инде гадирәк, якынрак, җылырак булмаска? Мин дә бит аңа канат астына керергә торган чебеш кебек елыша, якыная төшәр идем, җылыныр идем, йөрәгемдәге әлеге боз да, бәлкем, эрер иде. Юк шул, юк!.. Баш бик текә, иелеп күзләремә карарга иренә.
Шуның өстенә аның сүзсез генә миннән җавап көтеп йөрүе, ә минем шуны гел белеп торуым мине һәрвакытта киеренке бер хәлдә тота иде. Нигә ул сорамый, нигә шул хакта сүз ачмый, үзенчә мине ирексезләргә теләмиме? Болай үз иркемә куйса бит ул, ихтимал, беркайчан да минем җавабымны көтеп ала алмас.
Хәтта мәхәббәт турында сөйләшү дә безнең арада булмый иде. Гүя аның өчен бер сөйләшү белән хәл ителгән мәсьәлә иде ул, яңадан кабатлап торуның кирәге юк. Аның миңа өйләнәсе килә, ул шуны ярату дип белә… Ә миңа килгәндә инде, ул мине яраткач, мин дә аны, һичшиксез, яратырга тиешмен дип уйлый иде, күрәсең…
Шулай итеп, айдан артык вакыт үтеп китә. Без һаман йөрибез. Йөргән саен, без кешеләр күзенә генә түгел, ничектер үз-үзебезгә дә вәгъдәләшкән кыз белән егет шикелле булып күренәбез, ә минем исә һаман әле соңгы сүземне әйтә алганым юк. Ахырда бу хәл аны борчый башлады булса кирәк, бер кичне ул миңа ярым шаярту белән: «Зөһрә, мин бит сезнең приговорыгызны көтәм, әллә оныттыгызмы?» – диде. «Юк, онытканым юк», – дидем мин. «Алайса, нигә сузасыз, в чём дело?» – «Җавабым әзер түгел…»
Ул бик гаҗәпләнеп иңбашларын җыерды һәм: «Странно!» – дип куйды. Йөзе аның караңгыланып китте, иреннәрен тагын да кыса төшеп, шактый вакыт сүзсез калып торды. Үз теләгенә җиңел ирешеп өйрәнгән кеше өчен минем бу хәтле «сузуым» белән килешүе, чыннан да, авыр иде, ахрысы. Шул ук вакытта мине ихтыярсызларга да ярамый – менә бит ул ничек! Мин хәтта аны бер мәлгә кызганып та куйган кебек булдым.
Аннары ул кашларын җыерып, җитди итеп, ләкин тавышын ничек тә йомшартырга тырышып, миңа болай диде: «Зөһрә, дорогая, сез мине газапламагыз. Мин билгесез положениедә булуны яратмыйм… Это очень тяжело!.. Ни әйтсәгез дә, тиз арада окончательно өзеп әйтегез. Прошу! Ярыймы?» Мин «ярый» дип вәгъдә бирдем.
Шуннан соң мин үзем дә уйлана башладым: чынлап та, нигә мин сузам, нигә кешене зарыктырып йөртәм? Барыбер әйтмичә котылып булмый бит инде. Ничаклы тизрәк булса, шулчаклы хәерлерәк булмасмы?.. Бәлкем, барысы да ачыкланыр, бәлкем, бу шик-газаплар баштан китәр.
Тәвәккәлләргә кирәк, әйе, тәвәккәлләргә кирәк. Икенең берсен әйтергә кирәк. Тик кайсын, кайсын соң, Ходаем?
Сез инде минем җавабымны алдан ук сизеп торасыздыр. Әйе, мин аңа җавап бирдем, уңай җавап бирдем, мин… ризамын, дидем, тик ашыктырмавын үтендем…
Зөһрә ханым сүзеннән туктады, күңеле тулып, бугазына төер килде шикелле, ефәк кулъяулыгын алып, иреннәренә китерде һәм шул хәлдә озак кына тынып утырды. Дымлы зәңгәр күзләре аның каядыр еракка төбәлгән иде һәм, йомды исә, яшьләре мөлдерәп агып төшәр төсле иде… Бу минутта аңа ни дә булса әйтүнең кирәксезлеген сизеп, мин дәшмәскә, туры карамаска тырышып утырдым.
Ниһаять, Зөһрә ханым, телгә килеп, хәлсез акрын тавыш белән:
– Сез гафу итегез, – диде, – арыдым, ахрысы, мин… кайтыйк… калганын бүтән вакытта сөйләрмен инде.