Выбрать главу

Мин, бер сүз әйтмичә, бары: «Әйдәгез!» – дип, аны кулыннан йомшак кына тотып торгыздым. Шул чакта башын күкрәгемә кысып, чәчләреннән сөеп, аны юатасым килде. Кызганыч иде ул миңа…

Кайтып, Зөһрә ханымны санаторийга кертеп җибәргәч, мин, кире борылып, буш аллеялар буйлап киттем. Йокысызлык, йокысызлык изә. Менә шулай арыганчы бер йөреп кайтмасам, күземне йома да алмыйм… Күбрәк утлар сүнгән юлларда йөрим. Кара бәрхеттән төн. Кайдадыр таулар. Кайдадыр диңгез. Күктә ерак йолдызлар… Бөтен галәмендә кеше язмышында һич кайгысы булмаган ваемсыз тирән тынлык һәм тынычлык. Ә мин берөзлексез «аның» турында уйланам. Һич тынычлана алмыйча, үземне кая куярга белмичә уйланам. Вәгъдә биргән. Риза булган. Чын яратусыз, бергә кушылуны зарур иткән, бәхетле иткән чын мәхәббәттән тыш! Аһ, беләм бит мин соңыннан ни буласын! Мин үзем дә заманында шулайрак өйләнгән идем. (Дөрес, берәү дә кыстамастан.) Яңа институт бетергән врач кызга, югары белемле дип, профессиясе яхшы дип, ата-анасы да шәп кешеләр дип өйләнгән идем. Әйе, барысы да бар иде, тик «кечкенә» бер әйбер – чын мәхәббәт кенә юк иде. Әнә шул тышкы сыйфатлардан күзем томаланды, шулар белән исерүемне ярату бу дип алдандым. Нәтиҗәдә менә гомерлек үкенеч, гомер буена чын мәхәббәткә сусап, эчтән сызып яшәү! Йә, моңардан да зур бәхетсезлек булырга мөмкинме?..

Беләсезме, искиткеч бер ачыклык белән мин Зөһрәнең нәкъ унсигез-унтугыз яшьлек кыз чагын күрәм… Күрү генә түгел, мин аны хис итәм, һәр карашын, һәр сүзен аңлап торам. Әйтерсең бу минем үз яшьлегем, яшьлегемә кайтуым. Белсәгез иде, нинди шомландырырлык дәрәҗәдә рәхәт, баш югалтырлык дәрәҗәдә татлы икән ул яшьлеккә кайту!.. Бик күптән бер нечкә шагыйрь: «Йөгереп уйныйсым, ятып елыйсым килә», – дип язган иде. Нәкъ менә шуның шикелле: сөенечеңнән котырып тилерердәй, алдануыңнан үксеп елардай буласың.

VIII

Икенче көнне без тауга менә алмадык – төшке аш вакытында очрашкач, Зөһрә ханым, башым авырта, кәефем юк, дип зарланып торды. Иреннәре агарган, күз төпләре уелган, ә үзе күңелсез, боек иде. Мин, билгеле, аңа кәефе яхшырганчы беркая да чыгып йөрмәскә киңәш бирдем.

Буш вакыт әрәм үтмәсен өчен, күптән уйлап йөргән бер теләгемне үтим дип, төшке аштан соң шәһәр музеена киттем. Барган бер шәһәремдә мин музейларны карамыйча калмый идем, чөнки һәр җирнең музее тарих белән кызыксынган кешегә бик күп яңа материал бирә торган иде.

Бу кечкенә курорт шәһәренең дә музее шактый бай булып чыкты. Тарих бик борынгыдан башланган. Биредә моннан бик күп мең еллар элек бу тирәдәге тау тишекләрендә яшәгән кыргый кешеләрнең тормыш эзләрен күрәсең. Биредә, залдан залга күчә-күчә, шул ук таулар итәгендә гүзәл бер шәһәрнең тууын, үсүен күз алдыңнан кичерәсең. Кыскасы, кызыксынып карар нәрсә җитәрлек иде монда… Мин һәр залда озак тукталып, барлык экспонатларны, панорама һәм рәсемнәрне, витринадагы тарихи документларны ашыкмыйча гына карап йөрдем. Минем игътибарымны революция вакыйгаларын һәм Гражданнар сугышын чагылдырган материаллар аеруча җәлеп иттеләр. Таулар арасында кысылып утырган шушы кечкенә генә шәһәрдә совет власте Петроград белән бер үк вакытта диярлек урнашкан икән. Бу җирнең дә үз революционерлары, үз каһарманнары булган. Коралын да тапканнар, байрагын да күтәреп чыкканнар… Ә Гражданнар сугышы башлангач, алар җирле халыктан отрядлар оештырып, тауларда акларга каршы сугышып йөргәннәр. Менә бит ял итәр, рәхәт чигәр өчен генә туган һәм күпчелек халкы да килеп-китүчеләрдән генә торган курорт шәһәренең нинди кызыклы, бай революцион тарихы бар булып чыкты.

Карап йөри торгач, мин вакытның күпме узганын да сизми калганмын. Музейның ябылыр вакыты җиткән икән – әдәп белән генә шуны минем исемә төшерделәр.

Урамга чыксам, тәмам караңгы төшкән. Ихтыярсыздан гаҗәпләнә калдым: ничек әле мин бу хәтле онытылып киткәнмен?.. Күрәсең, өйдәге гадәтем монда да мине биләп алган.

Ә өйдә минем иң зур юанычым – эш. Эшкә бирелсәм – дөньямны онытам. Мактанып әйтүем түгел, эшсез берәү дә тормый, эшне һәркем ярата (әгәр күңеленә ошаса), ләкин минем өчен эш дигән нәрсәнең аерым әһәмияте дә бар. Бөтен җан сырхауларына каршы бердәнбер шифалы дәва ул минем өчен… Күп кенә еллардан бирле мин моны сынап киләм инде…

…Менә кайтырга чыккач та, күңелемдә «ул» терелде. Ничек әле мин «аны» онытып торганмын – шуңа гаҗәпләнәм. Хәер, бу оныту булмаска тиеш, чөнки бөтен рухыма «аның» кереп сеңгәнлеген мин һәрвакыт диярлек тоеп йөрим. Тик әле игътибарым вакытлыча бүтән нәрсәләргә күчеп торды. Бары шул гына… Әмма тормышыңда сиңа бик якын, бик кадерле берәүнең барлыгын тоеп яшәгән хәлдә эшләү, иҗат итү нинди зур бәхеттер инде ул! Йә, ничек мәхәббәт турында хыялланмыйсың, ди!