Выбрать главу

Икенче көнне инде мин аның белән очрашуны сабырсызланып көтә башладым. Ахрысы, сагынып та өлгердем. Аннары өзелеп калган хикәянең дәвамын тизрәк ишетәсем килә иде. Моңарчы сөйләгәннәрен искә төшергәч, җанны борчыган сораулар туды: шул яратмаган егетенә ул чыкканмы, юкмы? Хәзер «картым» дигәне кем? Әгәр Нәҗип булса, телефон белән сөйләшкәннән соң аның йөзенә, күзләренә чыккан куанычны ничек аңларга? Яратмыйча чыгып та, шулай бәхетле булып китәргә мөмкин микәнни?

Бу соңгы сорауның дөрес җавабын табу минем өчен аеруча әһәмиятле иде.

…Кичкырын без яңадан үзебезнең карт имән төбенә киттек. Тауны ашыкмыйча гына менеп, бераз хәл алгач, Зөһрә ханым сүзен әкрен генә болай дип башлады:

– Мин сездән бер нәрсәне аңлавыгызны үтенер идем. Моңарчы сөйләгәннәрем дә, менә хәзер сөйләргә җыенганым да минем үземне аклау, бүтәннәрне гаепләү өчен түгел. Һич юк. Мин башымнан кичкәннәрне нәкъ булганча, берни яшермичә, берни арттырмыйча сөйләргә тырыштым. Ләкин моңарчы чәчәкләре генә иде әле, хәзер исә җимешләре башлана… Ә минем дөрес итеп кенә түгел, ачык туры итеп тә сөйлисем килә. Сез ят кеше, ир кеше, шуңа күрә миңа кайбер нәрсәләрне сөйләве бик кыен булачак. Ләкин сез мине гаеп итмәссез дип ышанам?

– Тыныч булыгыз, Зөһрә ханым, һич шикләнмәгез ул хакта, – дидем мин, агаларча юатып.

Ул, ак кулының сыртын маңгаена куеп, аз гына уйланып торды. Аннары кулын алды, башын күтәрә төште.

– Әйе, менә шулай! – диде ул, ничектер батырайган төсле булып. – Мин Нәҗипкә чыгарга ризалык бирдем. Яшерен бер өмет белән эшләдем мин моны: ризалык биргәч, үземне аныкы дип саный башлагач, бәлкем, ул миңа якын булып китәр, бәлкем, акрынлап яратып китәрмен, дип уйладым. Халыкта «Мәхәббәт туйдан соң килә» дигән сүз бар бит. Шуның шикелле, араны вәгъдә белән беркеткәч, аннан бергә тора башлагач, ул үзеннән-үзе иң якын, иң кадерле кеше булып китәр, дип ышанасым килде. Әтием әйткәнчә, мәхәббәтне теләү юлы белән бар итмәкче булдым…

Башта ул шулайрак булыр кебек тә тоелды. Мин күңелемә һаман бер уйны – «Мин аныкы, мин аныкы!» дигән уйны беркетергә тырыштым. Мин үземне тәнем-җаным белән, чыннан да, аныкы итеп хис итәргә теләдем. Минем йөрәгем гүя аңа ачылып тора иде… Ул да беренче көннән үк миңа үзенеке итеп карый башлады. Әйе… Вәгъдә биргәннән соң, икенче очрашуда ул мине беренче тапкыр кочаклап үпте. Мин, кулларым белән аның күкрәгенә ныграк терәлсәм дә, каршылык күрсәтмәдем… Яшерә алмыйм: шул чакта минем кыз йөрәгем моңарчы татымаган бер кайнар ләззәттән эрегән кебек булды, ничектер менә кинәт кенә ул миңа бик якын булып китте.

Инде минем, күкрәгенә башымны салып, аңа сыенасым гына калды шикелле… Әгәр ул һаман шулай гади, якын, җылы-йомшак була белсә иде, ихтимал, миндәге бу үрелеп, омтылып тору вакытлы гына булып калмас иде, ихтимал, чын, тирән ярату хисенә әйләнеп китә алыр иде… Әмма юк шул!.. Кешесе ул түгел икән. Үрә баскан калыбыннан чыкмады, сизмәде, күрмәде.

Мин хәзер дә торып-торып гаҗәпләнәм: ничек итеп егерме алты яшьлек егет шулкадәр салкын канлы, картайган йөрәкле, тәмам утырып, ныгып җиткән кеше була алды икән?.. Ник бер яшьлек ялкыны, яшьлек юләрлеге, яшьләрчә очыну, сөенү, шаяру, көлү аңарда булсынчы!.. Акыл, исәп, бәхәссез хакыйкать, мәңге үзгәрмәс кагыйдә – менә аның утыртып куйган маяклары. Шул маяклар уртасыннан чыгу юк, чыкты исә, ул томана сукыр шикелле юлдан язарга тиеш!

Сүз таба алмыйм, шуңа күрә русчалап әйтәм: баштан ук ул үзен миңа карата покровитель итеп куйды. Мин шундый берни белмәгән бала инде, ул менә минем һәр адымымны күзәтеп һәм төзәтеп кенә торырга тиеш, янәсе… Еш кына ул миңа «Зөһрә, син белмисең», «Зөһрә, син мине тыңла!», «Не будь наивной», «Не будь смешной» дип әйтергә ярата торган иде. Озак та үтми, ул үзенең өстенлеген күрсәтүдә шул дәрәҗәгә барып җитте ки, миңа хәтта әти-әнием алдында шелтә ясый торган булды. Әгәр минем көйсезләнеп әнием белән бераз гына сүзгә килүемне ишетеп калса, ул, карт учительдәй башын чайкап: «Ай-һай, разве әнигә каршы әйтергә ярый? Нехорошо, нехорошо!.. Син зурларны тыңларга обязана», – ди иде. Аптырый идем, гаҗәпләнә идем мин моңа. Ачуыма чыдый алмыйча: «Тыгылма син!» – дип кычкырасым килә иде. Ә икәү генә калгач, эчемнән ачынып аңа: «Син, дустым, үзеңә кагылмаганны күрмә, менә миңа кара, мине күр, миңа елмай, назлап бер үп, ичмасам!» – дип әйтәсем килә иде.

Үбү дигәннән, оят булса да әйтим, ул моңа да алай бик юмарт түгел иде. Йөргәннән соң, аерылышкан чакта салкынча тыгыз иреннәре белән бер суырып үбә дә шуның белән тәмам!.. Әле яңа сүз куешкан иң бәхетле чакларда сөю-иркәләүгә болай саран булган кеше өйләнгәч үзен ничек тотар? Санап кына үпмәсме, һәр үбүен бүләк итү дип санамасмы?.. Зинһар, сез мине ялгыш аңлый күрмәгез, бу минем үзем бик теләүдән әйткән сүзләрем түгел. Беләсезме, ул бит миннән бер генә тапкыр да: «Яратасыңмы мине?» – дип сорамады. Шуңадыр инде менә ихтыярсыздан күңелемә, ул мине җаны, йөрәге бар кеше итеп күрә белмидер, ә үзе теләгән чакта файдаланырга мөмкин булган бер әйбер итеп кенә миңа карыйдыр, дигән уй килә иде… Өшеп, чирканып китә торган идем мин андый чакларда; тизрәк, тизрәк үземнән куарга тырыша идем мин ул ямьсез, чиркандыргыч уйларны… Ләкин, нишлисең, күңел бит, ниләр генә килеп китми аңар!