Инде минем авыздан вәгъдә ычкынгач, Нәҗип безнең өйгә иң кадерле кеше булып йөри башлады. Ак җәймә җәеп кенә каршы алмыйлар иде аны. Бигрәк тә әтием аның алдында бишкә бөгелә иде. Хәер, минем үземә карата да Нәҗипнең әти-әниләре тарафыннан шундый ук гаҗәп яхшы, якын мөнәсәбәт иде. Аеруча бер җылылык белән алар миңа: «Киленебез түгел, кызыбыз булырсың», – дип кенә торалар иде. Әле туйны уйлаган да юк, ә Нәҗипнең әтисе Мотаһар абзый миңа бармак бите хәтле генә алтын сәгать бүләк итеп бирде. Бу олы, таза кешенең сүзсез генә тирәнтен, кызы кебек итеп яратуы минем йөрәгемә төшә торган иде, нинди генә хөрмәт күрсәтсәм дә аз булыр кебек һәм, миңа баглаган өметләренең җимерелү ихтималын уйласам, үземне аның алдында чиксез гаепле итеп тоя башлый идем.
Кыскасы, ике як та бик бәхетлеләр, безгә дә ихлас күңелләреннән бәхет телиләр, хәер, безнең бәхетле булачагыбызга шикләнмиләр дә… Тик мин генә ачыла алмыйм, мин генә тынычлана алмыйм, төрле газаплы шикләрдән котыла алмыйм. Тагын иң куркытканы шул: әлеге, вәгъдә биргәч, аны якын итеп хис итә башлармын, ярата башлармын, дигән өметем бер дә вөҗүдкә ашмас төсле… Бетәр, сүнәр төсле…
Көн үткән саен, атна үткән саен, мин Нәҗипне ныграк белә барам һәм… белгән саен, мин аны аңлый алмыйча азапланам. Кем ул, нинди кеше? Моның җавабын табу ул чакларда минем өчен, ай-һай, авыр мәсьәлә иде… Кеше күреп, кеше танып өйрәнгәнмени әле мин?!
Соң, нәрсәсе белән ул миңа ошамый, мине үзеннән этәреп, биздереп тора иде?
Әгәр мин аның салкын, тәкәббер булуы, чамасыз мин-минлеге, шуның аркасында мине кешечә җылы, матур итеп ярата белмәве дип әйтсәм, бу гына аз, бу гына җавап була алмый. Бу кадәресен мин башта ук белдем, белеп кабул итәргә тырыштым… Ә менә аның төп кешелек сыйфаты нидән гыйбарәт – шуны аңлыйсым, шуны тотып аласым килә. Чөнки шунсыз тынычлана алмам кебек, чөнки бу мактаулы кешенең үзәгендә ниндидер миңа ят нәрсә бар кебек… Нәрсә соң ул?.. Мәсәлән, аның үзалдына ап-ачык куйган максаты бар: ул зур кеше, дәрәҗәле, исемле кеше булырга тиеш. Моңа ирешү юлын да бик ачык сызып куйган: башта ул үз заводында күтәрелергә, ничек кенә булса да заводның җитәкчеләреннән берсе – йә баш инженеры, йә баш конструкторы булырга тиеш. Аннан инде ул киң юлга чыгачак һәм, бәлкем, Мәскәүнең үзенә дә барып җитәчәк.
Нәҗип моны миңа һич яшермичә, туп-туры сөйли иде. Һәм, игътибар итегез, шул теләкләренә ирешәчәгенә һич кенә дә бер шикләнми иде. Аның бу кадәр үз-үзенә нык ышануына, максатын бу кадәр ачык куеп, шуңа салкын исәп белән тайпылмыйча бара белүенә мин шаккатып гаҗәпләнә идем. Нинди көч, нинди ихтыяр аңарда, нинди нык кеше ул, дип, чын-чыннан аңа соклана идем… Беләсез инде, бездә бит андый биеккә омтылган кешеләр һәрвакыт мактала торганнар иде… Әйе, соклана идем, баш ияргә әзер идем, әмма күңелем ятмый иде, чөнки еш кына ул миңа, шул максатларына ирешер өчен, теләсә нинди әшәкелеккә барыр, теләсә кемне таптап узар төсле булып күренә иде. Шундый чакларда аңардан тәмам җаным бизеп, хәтәр бер кешедән котыласым килгәндәй, тизрәк үзеннән качасым килеп китә иде.
Йә, әйтегез инде, фаҗига түгелме бу минем өчен? Йә, нинди мәхәббәт турында сүз булырга мөмкин?.. Йа Раббым!
Кинәт Зөһрә ханым ике куллап йөзен каплады. Мин курка калдым:
– Зөһрә ханым, ни булды сезгә, куегыз, кирәкми, – дидем, ничек тынычландырырга белмичә. – Борчылмагыз бу хәтле, үткән ич инде ул!
Зөһрә ханым, бераз дәшми торганнан соң, йөзен ачты, башын читкә борып, тирән генә сулап куйды.
– Әйе, үтте алар, – диде ул акрын гына. – Ләкин, күрәсез, ул чактагы газапларым һаман әле йөрәктән чыгып бетмәгән икән… Хәерле булсын!.. Вакыт күпме соң инде?
Мин сәгатемә карап алдым:
– Унынчы ярты.
– Бераз утырырга була икән әле…
– Әгәр арымаган булсагыз.
– Сөйләп бетерергә кирәк ич… Әйе, менә шул инде… Яшь кенә булсам да, мин аның кем икәнлеген дөрес сизенгәнмен. Йөрәгем белән, дим… Әйе, безгә ят, ялган кеше иде ул. Чөнки аның эчендә үзе, үз мәнфәгате турында исәп корудан башка бүтән бернәрсә дә юк иде – тоймадым мин аны… Ләкин ул чакта әле мин Нәҗипнең кем икәнлеген акылым белән ачык аңлап, телем белән дөрес итеп әйтеп бирә алудан ерак идем… Бик катлаулы, авыр мәсьәлә иде ул минем тәҗрибәсез башым өчен… Ә менә хәзер әйтеп бирә алам… Хәер, сезгә болай да ачыктыр инде, аның кем булуы, дим, шулаймы?