Выбрать главу

– Сез аны карьерист иде димәкче буласыз?

– Әйе, әйе, нәкъ үзе… Бик дөрес әйттегез. Карьерист иде, беткәнче карьерист иде, тик кызганыч, шул чакта мин аның чын йөзен менә болай дөрес итеп билгели белмәгәнмен… Заманга бик оста яраклашкан акыллы карьерист иде шул! Коточкыч кеше!.. Менә хәзер хәтерлим, хәзер төшенәм: сөйләшкәндә ул еш кына кызыл сүзләр кыстырып җибәрергә ярата иде, үзенең политикадан хәбәрдар булуын күрсәтергә ярата иде. Бигрәк тә әтием белән сөйләшеп утырган чакларында, ул политиканы белүе белән ялтырарга тырыша иде… Ә мине, ышанасызмы, аполитичный булуда гаепли иде. Билләһи әгәр!.. «Син, Зөһрә, политикадан отстаёшь!» – ди торган иде ул миңа, «кара аны!» дигән төсле итеп… Мин хәтта курка кала идем. Соң, дөрестән дә, политика турында алай бик уйланмый идем шул. Бар борчылганым – ялган сөйләмим дә, берәүгә дә зарарым тимәсен дә, кеше күзенә начар күренмим! Һәр җан иясен кызгана торган, һәркемгә бәхет тели торган чагым иде минем… Ә калганы турында ничектер уйлый белми идем… Дөрес әйтә иде ул миңа: «Син, Зөһрә, берни белмисең, син бик наивнаясың», – дип. Белмәгәнмендер шул. Әмма йөрәгем дөрес сизенгән, йөрәгем алдамаган мине…

Инде нишләргә миңа? Чигенергә, вәгъдәмне кире алыргамы? Мөмкинме бу?.. Әйтергә генә ансат бит ул: вәгъдәне кире алу! Күпме җәнҗал кубачак. Күпме авыр сүз ишетергә туры киләчәк. Ә Нәҗип миңа ничек карар, ә аның әти-әниләре?.. Менә сиңа мактаулы кыз Зөһрә туташ, димәсләрме? Моның кебек игелексез нәрсәнең булганнан булмавы яхшы, димәсләрме?.. Нәҗип инде минем дәлилләремне тыңларга да теләмәячәк, бары кашларын җимереп, нәфрәт белән: «Клятвопреступница!» – дип кенә әйтәчәк. Ул моның кебек зур сүзләрне, гәрчә дөреслеккә һич туры килмәсә дә әйтергә ярата торган иде. Ләкин боларның барысыннан да бигрәк, мине һаман әле төрле шикләр борчый иде. Бәлкем, ялгыша торганмындыр, бәлкем, бу сизенүләрем аны ныклап белмәүдән киләдер, үтәр алар, бәлкем, ияләшеп, яратып китәрмен, дип уйлана идем. Өмет дигән нәрсәне бер дә югалтасы килми бит!

Аннан инде тора-бара минем күңелемә ихтыярсыздан гаҗәеп бер теләк килә башлады: һай, мин әйтәм, берәр сәбәп чыксын иде дә, без өйләнешә алмый калсак иде! Ләкин нинди генә сәбәп чыгарга мөмкин?

…Нәҗип миңа үзенең тәкъдимен кырык беренче елның февраль башларында ясады. Мин вәгъдәне аңа март урталарында бирдем. Һәм менә минем иң авыр газапка дучар булып йөргән чагымда кинәт сугыш башланды. Әйе, сугыш…

Зөһрә ханым, үзе генә ишеткән ниндидер бер өнгә колак салгандай, башын кырынайтып, йомыла язган күзләрен югарыга төбәп, бер мәлгә тынып калды. Тирә-юньдә җылы якларда гына була торган искиткеч бер тирән тынлык иде. Бу тынлыкта «сугыш» дигән сүз урынсыз кебек, мәгънәсе юк кебек, аны ничектер тоеп та, аңлап та булмый кебек… Зөһрә ханым исә галәмне иркәләп җылы кочагына алган шушы юаш, хәвефсез тынлык аша гүя узып киткән сугышның ерактагы дәһшәтле гөрелтесен тыңлый иде. Мин сизеп торам: сугыш аның язмышында гаять зур роль уйнаган булырга тиеш… Һәм дәшәргә, кыймылдарга куркып, аның сүз башлавын көтәм. Менә ул кузгалып куйды, кул сырты белән маңгаен сыпырып алды.

– Кичерегез, – диде ул талчыккан тавыш белән. – Мин бик тәфсилләп тормам инде, арыдым, сезне дә арыттым бугай… Сугыш турында бит күпме генә сөйләсәң дә, сүз бетәчәк түгел. Үзегез дә күреп үткәргәнсез инде аны… Шуңа күрә артык җәелмичә, ниләр булганын гына әйтәсем килә. Әйе… Сугышның беренче көннәреннән үк мин курку катыш өметләнү белән Нәҗипне армиягә алырлар дип көттем. Ул үзе дә бик куркып, борчылып йөрде. Никадәр үзен яшерен, нык тотарга өйрәнгән кеше булмасын, аның шул куркуы йөзенә үк бәреп чыкты, бөтенләй сөреме коелып, агарып калды бу… Хәтта берара мине онытып торды – атна-ун көнме безгә аяк басмады. Әйе, баш кайгысы аның өчен бөтен нәрсәдән дә өстенрәк иде… Аннан ул, үлем җәзасыннан котылган кешедәй, безгә балкып килеп керде: егетемә бронь биргәннәр, ул заводта калачак!..

Ә заводлары беренче атналардан ук корал эшләүгә күчте. Нәҗип баш-аягы белән эшкә чумды, кайбер көннәрне тәүлекләп заводтан кайтмас булды. Эш дигәндә, ул үзен аямый торган кеше иде, эшли белә торган кеше иде. Ә сугыш аның кебек көчле, энергияле кешеләрне аеруча тиз үстереп җибәрде. Шул елның көзендә үк аны заводның баш инженеры итеп куйдылар… Шулай бит ул, берәү үлә, берәү көн күрә дигәндәй, кайчак кеше үзе дә сизмәстән кинәт кенә максатына ирешеп куя. Хәер, моны Нәҗипне яманлап әйтүем түгел, ул булмаса, аның урынында бүтән булыр иде… Ә Нәҗип үз урынында иде, һичшиксез, ул монда, заводта, файдалырак иде.