Сугыш башланып, бер ай да үтмәде, безнең институтны госпиталь иттеләр. Августта инде институтның ябылуы билгеле булды, студентларның күбесе фронтка китте, ә кызларны төрле җирләргә – госпитальләргә, фабрика-заводларга урнаштыра башладылар. Ә мин шул чакта тоттым да кыска сроклы элемтәчеләр курсына язылдым. Хәтерлисезме, сез миннән, характерыгызны билгелим дигән булып, профессиямне сораган идегез? Минем элемтәче булып китүем менә шуннан башланды инде. Тик сугыштан соң миңа аның институтын да бетерергә туры килде.
Әйе. Мин ул курсларга яшерен бер өмет белән язылдым, чөнки курсларны бетергәч, безне фронтка җибәрергә тиешләр иде. Әтиләрем, минем бу эшемне белгәч, бик курыктылар һәм мине бик каты шелтәләделәр… Мин инде көч-хәл белән: «Мондый вакытта тик ятып булмый бит, иптәшләремнән оят», – дип, ничек тә акланган булдым.
Нәҗипнең дә, билгеле, кәефе бик кырылган иде. Шулай да ул миңа каты бәрелүдән тыелды, белә: вакыты андый түгел, тик гадәтенчә минем баш очымнан каядыр читкә карап: «Конечно, понимаю, – диде, – ну мин сине үзебезнең заводка устроить иткән булыр идем. Причём, яхшы эшкә…» – «Белмәдем шул», – дигән булдым мин беркатлылык белән. Миңа ничек тә песи булып кына, артык шик-шөбһә кузгатмыйча, курсларга йөрергә кирәк иде.
Ләкин Нәҗип нидер сизенде булса кирәк, озак та үтми, бу минем алга бик җитди итеп тизрәк өйләнешеп тора башлау мәсьәләсен китереп куйды. Таләбе бик нык моның, күрәм, ике як та ашыктырырга киңәш биргәннәр булырга тиеш… Минем хәл тагын читенләшеп китте. Нишләргә?.. Туп-туры баш тартырга көчем җитми – вәгъдәм бар, ә риза булырга… юк, мөмкин түгел. Мин бит яшерен өмет белән йөрим. Ярыймы соң?! Мондый хәлдә минем Нәҗипкә каршы әйтерлек бердәнбер дәлилем – ул да булса сугыш үзе иде. Кырык беренче елның көзе – нинди шомлы вакыт иде бит ул!
«Нәҗип, үзең дә беләсең ич хәлләрне, – дидем. – Хәзер тора башлауның ни кызыгы да ни яме бар?.. Сабыр итик. Бу куркыныч вакыт үтеп китсен, өлгерербез…» Нәҗип, сабырсызланып, шуңа күрә бөтенләй русчалап, миңа каршы төште: «Дорогая, нельзя быть паникёром… Да, положение тревожное, но… жизнь продолжается. Кешеләр өйләнәләр дә, туалар да, үләләр дә… Потом учти, мине заводтан беркая да җибәрмиләр… Я тут буду воевать… Если серьёзно говорить, син именно хәзер миңа чыгарга тиешсең. Мой тыл – это моя семья. А без крепкого, надёжного тыла нельзя успешно воевать. Понимаешь, Зорочка?» – «Аңлыйм, ләкин бит…» – «Ну что «ләкин бит»? – «Сиңа шул минем хатын булуым гына кирәкмени инде?» Нәҗип минем беләгемнән каты гына кысып, үзенә тартып куйды: «Да, именно шулай… Разве плохо?» – «Белмим тагын, – дидем мин салкын гына, – ләкин сиңа тыл булыр өчен генә иргә чыгуны аңламыйм мин… Синеңчә, шул гынамыни инде минем тормыштагы урыным?.. Бигрәк тә хәзерге кебек коточкыч авыр бер вакытта…» – «Ах, вон как! – диде ул, башын чөеп. – Патриотизм, долг перед Родиной и так далее… Похвально! Что же, синең дә фронтка китәсең киләмени?» – «Көлмә, Нәҗип, – дидем мин, ни өчендер кинәт күземә килгән яшьләрне чак тыеп, – җибәрсәләр, һичшиксез, китәр идем…» – «Что син, дорогая, көләргә уйлаганым да юк, – диде ул, ашыгып; сизеп алды, ахрысы, болай санламыйча сөйләшергә ярамаганны; ныграк елыша төшеп һәм моңарчы һич булмаган рәвештә юмалап сөйләргә кереште: – Зөһрә, акыллым, син беләсең… ни… Родина ничек әле? Ватан. Әйе, Ватан минем өчен дә бик кыйбат. Ватан өчен мин бөтен… ну бөтен жертвага әзер. Даже, сине миннән аерып җибәрсәләр дә, кажется, сүз әйтмәс идем… Но, дорогая, пойми, Ватан алдындагы святой ниебезне… бурычыбызны без монда да үти алабыз бит. Менә мин, передовойдагы солдат шикелле, заводта эшлим. Теләсәң, син дә эшләрсең, бергә эшләрбез, и это будет выполнением нашего патриотического долга перед Родиной… Но главное вот в чём, дорогая: син бит миңа сүз бирдең, сүз!.. Шулай булгач, эш нидә? Сүздә тору – это же святая обязанность! Не так ли? Ә хәзер, по-моему, вакыт җитте: безгә бергә тора башларга кирәк. Моны мин генә түгел, синең әти-әниең дә, минекеләр дә бик телиләр. Без барыбыз да синең соңгы сүзеңне көтәбез… Зорочка, милая моя, надо с этим считаться!»
Йә, нәрсә әйтим инде мин бу сүзләргә каршы? Әйе, бар да миннән көтәләр. Мин моны бик яхшы аңлап, күреп торам. Вәгъдәмне кире алырга җөрьәт итмәгәч, мин аларны тыңларга, мин, ниһаять, Нәҗип белән тора башларга тиеш түгелмени?.. Күпме сузсаң да, ахыры бар ич! Алар хаклы, әйе, хаклы, ә минем күңелемдә яшерен сер итеп йөрткән әнә шул өметемнән башка бүтән чарам юк…
Кыскасы, мин Нәҗиптән курслар беткәнче генә сабыр итеп торуын сорадым, ә курслар бер айдан бетәргә тиеш иде. Ул ни сәбәптәндер җиңел генә риза булды.