Выбрать главу

Әмма шулай да мин никадәр беркатлы юләр булганмын. Янәсе, мыштым гына укып йөрим дә бетергәч, көннәрдән бер көнне фронтка китеп барам инде, ә Нәҗип тә, әтием-әнием дә, чарасыздан килешеп: «Хәерле булсын, исән-сау йөреп кайт!» – дип, мине озатып калалар инде. Бүре дә тук, сарык та бөтен!

Курсларны бетергәч, мине тоттылар да әйбәтләп кенә үзебезнең шәһәр телеграфына эшкә җибәрделәр. Нигә фронтка түгел, дигәч, курслар начальнигы: «Сезнең хәзергә анда кирәгегез юк, биредә резервта булырсыз», – диде. Соңыннан белдем: бу турыдан-туры әтием тырышлыгы белән эшләнгән икән… Үземә бу хакта ник бер сүз әйтсеннәр, астан гына әнә шулай эшләделәр дә куйдылар.

Күрәсең, язмышка буйсынудан башка бүтән чара калмады… Шулай уйлый башладым мин, адашкан кеше төсле, тәмам аптырап-йөдәп беткәннән соң… Гаҗәпләнмәгез, тик дөрес аңларга тырышыгыз мине… Вәгъдә бирелгән, егетем көтеп йөри, әти-әнием ышанып тора, хәтта әнә шул сугыш үзе дә мине тизрәк бер карарга килергә ашыктыра кебек. Чыннан да, бик төпченеп, нечкәләп тора торган чакмыни?.. Бик кечерәеп калды бит хәзер андый шәхси мәсьәләләр.

Чын ярату хис итмим икән, күңелем тартмый икән, нишлим соң инде?.. Аның каравы ул мине ярата, һичшиксез яратачак, мин моңа ышанам. Андый кеше хатын кадерен белергә тиештер, дип уйлыйм, аңа бит «ныклы тыл» кирәк.

Һәрбер җиткән кыз кияүгә чыгарга тиеш. Бу – табигый нәрсә. Кыз кеше шуңа алдан әзерләнеп, шуны көтеп йөри. Ләкин кайчак бит кызлар, алай бик тирән мәхәббәт кичермәстән, ничектер ансат кына чыгалар да куялар. Һәм уңышлы чыгып куялар, зарланмыйлар, әйбәт кенә тора башлыйлар. Минем белән дә шулай булып китмәсме?.. Кем белә, чыгып караганым юк бит әле… Ияләшермен, җайлашырмын, мәхәббәт насыйп түгел икән, нишлим, ирем итеп, баламның атасы итеп якын күрергә тырышырмын.

Кече яшьтән үк мин ялган белән ирексезләнүне күтәрә алмый идем. Әмма хәзер мин шундый бер хәлгә куелган идем ки, ихтыярсыздан әнә шулай үземне алдарга, үземне ирексезләргә мәҗбүр булдым.

Озын сүзнең кыскасы, без яңа ел башыннан бергә тора башларга булдык. Вакытның бик авыр, хәлләрнең мөшкел чагы булуга карамастан, безнекеләр туй сыман кечкенә бер мәҗлес тә үткәрергә булдылар. Шуңа әзерлек башланды. Әтием, аннан-моннан табып, азык-төлек ташырга тотынды. Әнием минем кирәк-яракларымны барларга кереште… Нәҗипләр ягы да безнең туйга әзерләнәләр иде… Әмма ләкин туйны күрү берәүгә дә насыйп булмады. Әйе, чынлап әйтәм, була алмыйча калды безнең туй…

Нигә бу хәтле миңа гаҗәпләнеп карыйсыз? Сабыр итегез, хәзер барысын да белерсез. Башын сөйләгәч, ахырын яшереп булмас инде.

* * *

«Нигә гаҗәпләнеп карыйсыз?» – ди ул! Әйе, гаҗәпләнеп карыйм, гаҗәпләнмичә мөмкин түгел. Күпме шик-газаплардан, каршы торулардан соң, яратмаганын белә торып, үзен көчли-көчли Зөһрә ханым, ниһаять, Нәҗип белән кушылырга риза була! Шул ук вакытта туебыз булмыйча калды, ди. Ничек аңларга соң моны?

Әгәр теге вакытта мин үземнең хәлне сөйләп биргән булсам, ул да бик гаҗәпләнер иде. «Яратмыйча торып ничек өйләндегез соң?» – дияр иде. Ә бит безнең эш катлаулырак булды. Без үз-үзебезне дә, бер-беребезне дә алдаган идек ул вакытта. Юк мәхәббәтне бар дип белдек. Дөресрәге, яшьлек дәрте белән кабынган вакытлы мавыгуны без мәхәббәт дип уйладык. Менә нәрсә безне төзәтә алмаслык зур хата ясарга мәҗбүр итте. Аның, ягъни чын мәхәббәтнең, асылда, юклыгын без соңыннан, тора-бара, айлар-еллар үткәч кенә белдек. Анда да әле мәхәббәтнең юклыгын икърар итәргә көчебез җитмичә, эчтән генә күпме газап кичереп, һаман яши бирдек. Ләкин иллюзия, иртәме-соңмы, барыбер төтен кебек тарала ул! Менә таралды. Хәзер мәсьәлә ачык – без ялгыш кушылганбыз. Әмма моны аңлаудан эш узгач ни хәер?

…Төзәтә алмаслык хата, дидем. Белмим, Зөһрә ханым үзенең хатасын соңыннан төзәтә алгандырмы, юкмы, әмма күпләр, бик күпләр ялгыш өйләнешүне төзәтә алмыйча гомерләре буе газап чигеп, күңелсез итеп, ямьсез итеп яшәргә мәҗбүр булалар. Өйләнешү бит ул – ике кешенең язмышын бергә төенләп бәйләү дигән сүз. Ә бу төен торган саен ныграк тартыла һәм чияләнә бара. Теш белән дә чишеп булмый башлый аны. (Бигрәк тә төенгә балаларның да язмыш җепләре кереп чуалганнан соң.) Шул ук вакытта кеше чын мәхәббәтне теләүдән, сагынудан, өмет итүдән туктый алмый – иң тыйнак, иң тәкъва кеше өчен дә бу шулай. Йә, фаҗига түгелме бу? Димәк, хатаны ясамаска кирәк аны, ясамаска! Бары ир белән хатынны тиң иткән, дус иткән, җаннарын җанга бәйләгән, сүрелми-бетми торган мәхәббәтнең булуына ышанган хәлдә генә кушылырга, гаилә корырга ярый. Шунсыз – гомерлек үкенеч!

Зөһрә ханымның күрәләтә торып хата адым ясарга җыенуы, әлбәттә, мине гаҗәпләндерде.