Выбрать главу

Ләкин ул… безнең туй булмыйча калды, диде. Башын сөйләгәч, ахырын яшереп булмас инде, диде. Моны ничек аңларга? Тагын ниләр булган? Гаять кызыклы иде бу!

Зөһрә ханым нечкә кашларын җыерып, иреннәрен кысып, беравык тынып торды. Аннары, ныклы карарга килгәндәй, башын текә генә күтәреп, яңадан сүзен башлады, тавышы да аның ныгый төшкән кебек булды.

– Әйе, сөйләми булмас, – диде ул, кабатлап. – Беләсезме, кайвакытта очраклы гына бер сәбәп кешенең язмышын шундый үзгәртеп җибәрә, шундый үзгәртеп җибәрә менә, яңадан иске хәленә кайтуны ул инде уйлый да алмый. Хәер, ни өчен мин моны баштан ук акланып куярга теләгәндәй әйтеп торам?.. Минем эшем – бары ни булганын яшермичә дөрес итеп сөйләү генә ич, шулай түгелме? Ә хөкем итү – анысы инде сезнең эш…

Менә шулай, әйткәнемчә, безнең туй кырык икенче елның башында булырга тиеш иде. Ә кырык беренче елның ахырында менә нәрсә булды: бишенче декабрьдә, Конституция көнендә, Нәҗипләр заводы Культура сараенда бер кичә үткәрмәкче иде. Зур завод, бай завод, шунлыктан авыр вакыт дип тормыйча, искечә бер бәйрәм итеп алырга булганнар… Нәҗип мине менә шул бәйрәм кичәсенә чакырды. Үзе ул, кайтып йөрергә бушый алмам, диде, миңа сәгать җидедән дә калмыйча килеп җитәргә кушты. Ә завод шәһәрдән сигез километр читтә иде.

Көннәрнең иң кыска чагы, бик тиз караңгы төште. Мин эштән кайткач ашамый-эчми, тиз-тиз киенеп китәргә әзерләндем. Өйдән чыкканда, сәгать җиденче егерме минут иде инде.

Ашыга-ашыга шәһәр уртасына киттем, заводка илтәсе трамвайларның туктый торган җирләре шунда иде… Бәйрәм кичәсенә барасы булгач, мин аягыма яхшы туфлиләр белән ак ботылар кигән идем. Ә көн бик тә суык иде. Ун минуттан шәһәр уртасына җитеп, трамвай көтә башладым. Кызу килгәнлектән мин суыкны артык сизмәдем, килеп җиткәч тә, әле аңа игътибар итмәдем… Көтәм, биш минут, ун минут көтәм, ә трамвай юк та юк. Төн караңгы, бер генә тычкан уты да күренми. Бик шомлы иде бит ул чакта: тоташ караңгылыктан йөрәк өзгеч һава тревогалары… Шәһәр өстен салкын томан каплаган, бөрешкән кешеләр кинәт томан эченнән килеп чыгалар да шунда ук тагын югалалар. Сизәм: суык акрынлап үтә, бигрәк тә аякларым туңа башлады… Трамвай көтүчеләр дә бик аз, килеп туктаганнары ике-өч минут кына торалар да, суыктан куркып, тизрәк китеп баралар. Ә мин көтәм дә көтәм. Шактый вакыт узды шикелле инде… Шул чакта мин үземнән ерак түгел бер хәрби кешенең, күн итекләрдән шыгыр-шыгыр басып, әрле-бирле йөргәнен шәйләп алдым. Ул да трамвай көтә, ахрысы. Мин аңа, әлбәттә, игътибар итмәдем. Хәрби кешеләрнең күп заманы, берсен дә күрәсем килеп тормый, үз кайгым кайгы әле монда. Аякларыма суык тәмам үтте булса кирәк, бармакларым чеметтереп сызларга тотынды. Нишләргә соң?.. Иң яхшысы: җәяүләп тизрәк китәргә кирәк иде, ә мин, утыртып куйган казыктай, һич кузгалмыйча, бер урында торам да торам… Хәрби кеше дә, ачу китереп, шыгыр-шыгыр һаман әрле-бирле йөри дә йөри… Кем ул, нигә ул гел йөренеп тора, дип, ихтыярсыз уйланам… Итекләрдән генә бит, шуңа күрә йөренеп торадыр, дим эчемнән, һәм үземнең дә аның кебек әрле-бирле йөрисем килә. Ләкин мин кузгалмыйм, ул йөргәнгә күрә кузгалырга теләмим… Йөрәгем әрнеп, Нәҗипкә ачуым килә башлады: кайтып алырлык булмагач, нигә ул мине чакырды, нигә мине бу зәмһәрир суыкта катып беткәнче трамвай көтәргә мәҗбүр итә? Чәнчелеп китсен үзе дә, кичәсе дә, кайтам да китәм, дим рәнҗеп… Ләкин… гаҗәп менә – урынымнан һич кузгала алмыйм. Бу инде минем чын-чынлап туңа башлавым иде. Шул чакта хәрби кеше яныма килеп басты. «Туташ, – диде ул русча батыр гына. – Нишләп сез биредә торасыз?» Мин күз кырыем белән генә аңа карап алдым. Теләмичә генә: «Ә нигә ул сезгә? – дидем, аннан ничектер бала шикелле йомшарып, хәлсез тавыш белән: – Трамвай көтәм», – дип өстәдем. «Көтмәгез, трамвай тиз булмас, кайдадыр авария». Мин дәшмәдем, ләкин бу аны бер дә аптыратмады шикелле. «Сезгә хәзер үк китәргә кирәк, сез тәмам туңгансыз», – диде ул һаман шулай батыр, кыю гына.

Мин ихтыярсыздан бу тавышка буйсынган кебек булдым. Хәер, тискәреләнеп тору юләрлек булыр иде – суык минем үзәгемә үткән иде инде… Мин кузгалдым, ләкин чак кына егылып китмәдем: аякларым атларлык түгел иде. Егет шунда ук мине беләгемнән тотып алды. Мин беләгемне ычкындырмакчы булып карадым – көчем җитмәде, телем белән дә берни әйтә алмадым, исерек кешедәй егет ярдәме белән хәлсез генә атлап киттем. «Юк, ярамый болай, – диде егет, эчке пошыну белән үзалдына сөйләнеп. – Хәзер үк берәр җиргә кереп, аякларыгызны җылытырга кирәк».

Ерак түгел генә бер зур гостиница бар иде, шуның ишеге төбенә җиткәч, егет, минем беләгемнән ныграк тотып: «Менә шунда керәбез!» – диде.

Мин туктадым, актык көчемне җыеп дигәндәй, беләгемне тартып алдым да, еларга җитешеп, көчкә-көчкә генә: «Нишлисез сез?» – дидем. Егет минем күзләремә текәлде. Чын борчылу һәм шелтә белән карый иде аның күзләре. Ниһаять, катгый итеп, хәтта бераз ачулы да итеп, ул: «Туташ, урынсыз җирдә киреләнмәгез, – диде. – Мин солдат кеше, аяк өшетүнең нәрсә икәнен сездән яхшырак беләм. Хәзер үк җылыга керергә кирәк. Әйдәгез!» Мин кат-кат башымны селектем: «Кирәкми, кирәкми», – дидем, күгәргән иреннәремне чак тибрәтеп, һәм китә башладым.