Иреннәрен кысып, озак дәшмичә торган офицер, ниһаять, телгә килде:
– Яхшы, мин сезне җибәрәм, ләкин бер шартым бар, – диде һәм, башы белән ымлап, үзе артыннан иярергә кушты.
Безнекеләр иярделәр.
Солдатлар төркеменнән читкәрәк китеп туктагач, офицер, егетләрнең әле берсенә, әле икенчесенә карап, һәр сүзенә басым ясап, акрын гына сөйләргә тотынды:
– Күрәсез, мин сезне тотмыйм… Хәзер китәрсез, ләкин шартым шул: анда, үзегезнекеләр янына кайткач, монда күргәннәрегезне солдатларыгызга әйбәтләп сөйлисез. Безнең, ягъни бөек немец армиясенең, сезне ничек яхшы каршы алуыбызны, ничек ашатып-эчертеп җибәрүебезне сөйләп бирәсез. Нәрсә ашап эчүегезне яшермичә сөйләгез: колбаса, сыр, булки, главное – аракы! Исегездә тотыгыз: большевиклар белән еврейләрне яклаудан баш тартып безнең якка чыккан һәрбер рус солдатын без шулай каршы алачакбыз. Менә шуны яхшылап үзегезнекеләргә төшендерегез. Әйтегез: сугыш тиздән бетә, немецлар Мәскәүгә барып җиткәннәр, диегез. Безнең солдатларны күрдегез ич! Кораллары бик күп, бик шәп киенгәннәр, бик таза ашыйлар, барыбер безне җиңәчәкләр, диегез… Аңладыгызмы?.. Ләкин бездә булуыгызны командир һәм комиссарларыгызга белдерә күрмәгез. Аларга ләм-мим, югыйсә харап булырсыз. Бары солдатларга гына сөйләгез. Аңладыгызмы?
Офицер сөйләп беткәнче, Василий башын иеп торды. Ул белә: әгәр күтәрелеп караса, дошман тырнагыннан ычкыну булмаячак. Бу минутта тынычлыкны саклау аның өчен тау күтәреп торудан да авыррак иде. Шулай да ул шик тудырмаслык нык тавыш белән:
– Аңладык! – диде.
Офицер Талип белән Хәкимгә карап, кабатлап сорады:
– Аңладыгызмы?
Талип, аңлаганын белдереп, тиз генә башын селекте, Хәким исә бер сүз дәшмичә калды.
Әллә офицерның күңелендә берәр шик кузгалды, ул тагын егетләргә авыр сынау карашы белән текәлде:
– Мин әйткәннәрне сөйләрсезме?
– Түкми-чәчми барысын да җиткерербез, господин офицер, тыныч булыгыз! – диде Василий чегән өлгерлеге белән.
– Яхшы, барыгыз, алайса! – Һәм офицер салмак кына кулын селкеп куйды.
Безнекеләр борылып киттеләр, ә хәйран булып урыннарында каткан немец солдатлары, бер тавыш чыгармыйча, алар артыннан карап калдылар.
Аз гына киткәч тә, Василий иптәшләренә пышылдап әйтте:
– Артыгызга борылып карыйсы булмагыз!
Талип бер дә борчылуын баса алмый иде:
– Арттан атмаслар микән?
Хәким аңа, ачу белән карап, кискен генә:
– Курыкма, ахмак! – диде.
Бераз китә төшкәч, Василий авыз эченнән нидер мыгырдана башлады. Аның йөзе кызарып бүртенгән, муен тамырлары калкып чыккан иде. Ул каты итеп кулын йомарлый һәм туктаусыз төкеренә, әйтерсең «кунак»та ашаган сыйлардан күңеле болгана… Менә Талип алгарак чыгып, кызурак атлый башлагач, ул, кычкырудан чак тыелып:
– Кая чабасың, анаңның… – диде һәм рессорлы тарантаста баргандай тибрәтеп-тибрәтеп, биш-алты катлы итеп сүгенеп җибәрде.
Шуннан соң Талип алга чыкмас булды. Василий исә юл буена ачынып сүгенүдән туктамады:
– Ах, бәдбәхетләр, ах, сволочьлар!.. Нинди арзан сатып алдылар, ә?
Хәким аңа борчылып карап алды:
– Нигә бу хәтле тузасың, Василий!.. Ашадык та качтык, кемнең аларга сатылганы бар?
Василий авызының бер як чите белән генә зәһәр елмайды:
– Шул гына калган иде. Их, Аким, Аким, мәнсез кеше син… – Аннан, гердәй йодрыгын яртылаш күтәреп, салмак кына селкеп барды. – Ну, ничево… фашист актыгының «сыен» онытмабыз без… Кулга корал гына алыйк, унлата кайтарырбыз!
Бу вакыйганы миңа 1945 елның язында госпитальдә ишетергә туры килде. Сөйләүче – палатадагы күршем, сугыш дәвамында алтынчы мәртәбә яраланып госпитальгә кергән әлеге шул Норлат егете Хәким булды. Ул көннәрдә кызыклы да, гыйбрәтле дә булып тоелды бу вакыйга, чөнки безнең армия фашистларга каршы Берлинның үзендә соңгы, каты сугыш алып бара иде инде.
ИКЕНЧЕ КӨННЕ
Икенче көн инде менә мин туган шәһәремнең урамнары буйлап йөрим. Дүрт ел буена бу шәһәр минем хыялым күгендә, Тимерказык йолдызы шикелле, һичбер күз алдымнан китмичә, һаман бер үк яктылык белән балкып торган иде. Бу шәһәргә исән-сау кайта алу минем өчен теләргә мөмкин булган теләкләрнең иң ихласы, иң татлысы иде, ә кайтып күрү бәхетенә ирешә алу язмышым тарафыннан миңа бирелгән иң югары, иң кадерле бүләк булырга тиеш иде. Һичшиксез, ул шулай иде… Ләкин, гаҗәп хәл, мин бүген үземне артык тыныч тоям. Гүя мин үтеп барышлый тукталган бер сәяхәтчемен – сабыр гына бу таш йортларга, бу очраган кешеләргә күзәтү, сынау күзе белән карап, акрын гына йөрим. Хәтеремдә: фронтта хыялланган вакытларымда, исән-сау кайтсам, бу урамнардан ал канатлар өстендә очармын, бөтен кеше мине таныр, мин үзем дә очраган бер кешенең, күңелемнән генә булса да, кулын кысып үтәрмен дип уйлый идем… Хәер, очраклы бер шәһәрдә булмыйча, үз шәһәремдә йөрүемне һәрбер йортның миңа бик яхшы таныш булуыннан күреп торам. Хәтта бу йортлар үзләре дә мине таныйлар шикелле… Ә шулай да үтеп киткән авыр сугыш еллары җанлы кешеләргә генә түгел, менә шушы таш йортларга да тирән эз салып калдырган: фасадларының төсләре уңган, штукатурлары кубып-кубып төшкән; кайбер тәрәзәләр фанерлар белән ямалган: менә үзәк урамдагы заманында иң шәп саналган гостиницаның тәрәзәләреннән тимер мич морҗалары урамга чыгып торалар. Мин бу хәлгә һич гаҗәпләнмим, киресенчә, тузган, таушалган шәһәремә, үз җилкәсендә күп авырлыкларны күтәреп чыкканы өчен, кулымны күкрәгемә куеп, ихтирам белән баш иеп үтәсем килә.