Шушы китүдән инде мин китеп барган да булыр идем, ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, нәкъ шул минутта шәһәрнең төрле ягыннан завод гудоклары үкерергә тотындылар: һава тревогасы!.. Менә гаҗәп бит ул, берәр хәл булырга булса, сәбәбе чыга да тора… Шуннан хәрби кеше, бер сүз әйтмичә, яңадан беләгемнән сак кына, әмма каты тотып, мине ишектән алып кереп тә китте. Икенче катка алып менде. Аннары озын коридор буйлап алып китте. Шул арада мин үзем белән ни булганын аңларга тырыштым, нишлим мин, кая барам, дип котым чыгып уйландым, ә үзем һаман аның ихтыярына буйсынып бара бирдем… Менә ул бер бүлмә каршына җитеп туктады, кесәсеннән ачкыч чыгарып, ишеген ачты да үрелеп ут кабызды. Аннары мине кулымнан тотып, тәрәзәсе зур кара япма белән капланган бүлмәгә кертте, тиз генә бер урындык алып, шуңа утыртты. Шинелен дә салып тормыйча, идәнгә тезләнеп, минем ботыларымны, туфлиләремне салдырды да ике куллап әле бер аягымны, әле икенче аягымны уарга тотынды. Мин ничектер тәмам хәлсезләнеп калдым, иреннәрем: «Кирәкми, кирәкми!» – димәкче булып көчкә кыймылдыйлар, ләкин тавышым үземнән китми, тик күзләремнән мөлдерәп яшьләрем генә тәгәри. Ә ул авыруны коткаручы врач сыман, сүземә дә, яшемә дә карамыйча, һаман уа да уа. Аякларым минем, чынлап та, һичнәрсә тоймас булып калганнар иде. Ләкин ул берникадәр кызу-кызу гына уганнан соң, аякларым чәнчеп-чәнчеп авырта башлады. Мин хәтта кычкырып та куйгаладым. Ул: «Сабыр, сабыр», – диде һәм тагы да катырак басып уарга кереште. Бераздан аякларым җылы тойды, чәнчеп авырту бетте, ләкин сулкылдап сызлый башлады. «Йә, ничек?» – диде ул, тезләнгән җиреннән минем йөземә карап. «Сызлый», – дидем. «Алайса, бик әйбәт, – диде бу һәм идәннән торды… Минем ботыларымны алып, җылымса батарея өстенә бастырды, шуннан соң гына шинелен салды, гадәтләнгән җитезлек белән гимнастёркасын киң каешы буйлап ике якка сыпыргалады, бармаклары белән генә чем-кара чәчләрен тараштырып куйды. Миңа карап бер елмайды да: – Инде сезгә кайнар чәй кирәк», – диде һәм өстәлдән киң төпле зәңгәр чәйнекне алып чыгып та китте…
Ходаем, нинди хәлгә юлыктым мин? Үзем ни уйларга да белмим, тик гомердә күрмәгән-белмәгән ят ир бүлмәсенә болай кереп утыруның никадәр килешмәгәнлеген аңлыйм, шуңа гаять пошынам, әмма… әмма шул ук вакытта бу эшем өчен ничектер менә үкенә алмыйм… Алай гына да түгел, бу кешенең мине үзенә көчләп алып керүе минем өчен яхшы булды кебек, аякларымны гына түгел, ул хәтта йөрәгемне җылытып җибәрде кебек… Әле төрле шикләрдән котыла алмасам да, күңелем ничектер тыныч…
Менә ул җәһәт кенә килеп керде дә беренче сүз итеп миңа: «Инде хәзер өстегезне салыгыз», – диде. «Юк-юк, – дидем мин, ашыгып. – Мин хәзер китәм». – «Шуңа күрә салырга кирәк тә, салмыйча утырсагыз, чыгу белән туңа башларсыз. Кая, бирегез!»
Мин, кыюсыз гына урынымнан торып, өстемне салдым. Ул пальтомны элеп куйды. Минем өстемдә киң итәкле, озын тар җиңле, билемне кысып торган соры йон күлмәк иде. Ул миңа бик ятып, килешеп тора иде. Пальтомны салгач, үземне ничектер шәрәләнгән төслерәк хис иттем: һәрбер ир кешенең миңа игътибар белән карамыйча калмавын мин белә идем инде.
Ә ул, кулы белән ымлап кына, мине өстәл янына чакырды һәм зур эмаль кружкага өч-дүрт шакмак шикәр салып, куе кайнар чәй ясап, алдыма куйды: «Эчегез!» Аннан үзе, мин тартынмасын дипме, бүлмә буйлап әрле-бирле йөрергә тотынды.
Кружканы учларыма алдым, иренемә китердем, ләкин ул бик кайнар иде – авызым пешә язды. Кайнарга тигәч, бөтен тәнем кинәт калтыранып китте, әллә ничек рәхәт булып китте.
Беренче тапкыр мин курка-курка гына игътибар белән егеткә карадым. Ул урта буйлы, киң генә җилкәле, сыны – нәкъ хәрбиләрнекечә төз, җыйнак, йөзе шома, каратутлы, башкортныкына тартым киңчә, түгәрәк, ләкин борыны бик туры, күзләре кечкенә, елтыр кара, кашлары да куе кара, чәче дә, әйткәнемчә, чем-кара… Үзенчә матур гына бер егет иде ул.
Менә ул йөргән җиреннән башын чайкап көлеп куйды: «Кала уртасында туңып үлә яздыгыз бит! – диде ул. – Беләсезме, күпме вакыт сез суыкта басып тордыгыз?» – «Юк, белмим». – «Нәкъ утыз биш минут. Кая бармакчы идегез?»
Мин җавап бирмәдем… Егет кабатлап сорамады, тик мине юатырга теләгәндәй: «Зарар юк, хәзер чыгып бетәр, – диде. – Кайнар чәй куып чыгарыр… Суыкны, дим…» Аннан ул минем каршыма килеп утырды, күзләремә туры карады. «Сез татар кызымы?» – «Әйе». – «Исемегез?» Мин әйтимме, юкмы, дип, бераз шикләнеп тордым, шулай да әйтергә булдым: «Зөһрә». – «Зөһрә? Үзегезгә бик килешә торган исем икән, – диде ул, тулы иреннәре арасыннан ак тешләрен күрсәтеп. – Ә минем исемем Бәхетгәрәй. Минем агайлар барысы да Гәрәйләр: Арыслангәрәй, Солтангәрәй, Дәүләтгәрәй… Миңа, юньлесе калмагач, Бәхетгәрәй дип кушканнар. Ләкин мин «Бәхет»ен алып ташладым… Ничек булып чыгар бит әле, алдан ук тагып кую уңайсыз кебек». – «Сез башкортмы?» – «Атай – башкорт, инәй – типтәр… Ә сез эчегез, суытмый эчегез!»