Выбрать главу

Мин бераз эчеп куйдым, ул тагын кайнарын өстәде. Үзе бала өйрәткән шикелле һаман: «Пешә-пешә эчәргә кирәк, җылысы бөтен тамырларга китсен», – дип кыстый торды.

Чынлап та, мин әле бер дә җылынып китә алмый идем. Эчемдә боз яткан кебек, әледән-әле калтыранып куям, әледән-әле аркам кымырҗып китә, яңадан туңа башлаган шикелле булам, тик битем генә уттай яна – шуны сизәм. Авырып кына китмәсәм ярар иде, дип куркып та куям. Шул ук вакытта үзем гел бер нәрсә турында уйланам: бу егет кем, каян килеп чыкты ул, ни өчен мине сагалап торды?

Ул чакларда әле погон дигән нәрсә юк, хәрби кешеләрнең якаларында төрле билгеләр генә була торган иде, ә мин, аларга карап, званиеләрне тәгаен аера белми идем. Моның якасында ике шакмак. Кем булырга тиеш? Һәрхәлдә, зур исемледән түгелдер, кечерәк бер командир булса кирәк… Тагын күкрәгендә зур гына «стрелок» билгесе дә, бер Кызыл Йолдыз ордены бар. Димәк, армиягә кичә-бүген генә алынган яшьләрдән түгел инде бу…

Шулай да ничек кенә итеп беләсе икән: каян килеп чыкты да бу башкорт егете, ни өчен сагалап торды мине? Сораргамы? Юк, мөмкин түгел, булдыра алмыйм. Ләкин ул үзе минем нәрсә турында борчылып уйлавымны сизде булса кирәк. Нидер исенә төшергәндәй, үзалдына көлеп куйды да: «Кызык кына килеп чыкты бит әле, – диде. – Кем уйлаган, ә?.. Мин инде трамвайны көтмичә китеп бармакчы идем, шул чакта сезгә күзем төште… Сез әллә ничек кенә бик тын, бик боек басып тора идегез. Нигә, мин әйтәм, бу туташ чатнама суыкта болай тик кенә, бер дә селкенмичә тора, берәр хәсрәте бармы соң моның, дим. Нишләрсез икән, дип көтәргә булдым. Ә сез торасыз да торасыз. Борчыла башладым, хәтта ачуым да килә башлады, ни булган моңа, туңдыра бит бәләкәй аякларын, сизми микәнни, дим. Шуннан түзмәдем, яныгызга барып дәшәргә булдым… Ачуланмыйсызмы миңа?» Мин, акрын гына башымны селкеп: «Юк», – дидем.

Кыз чагымда мин хәрби кешеләрне яратып бетерми идем, ни өчендер ятсына идем, курка идем алардан. Түшләрен киереп, үрә катып йөргән бу кешеләр хатын-кызга бик җиңел карыйлардыр төсле тоела иде миңа. Моңарчы минем бер генә хәрби кеше белән дә танышканым юк иде әле.

Хәзер менә шул хәрбиләрнең берсендә, аның аулак бүлмәсендә чәй эчеп утырам. Чынлап та, кызык ич! Дөрес, мин карчыга баласыдай бик сак, бик уяу утырам, егетнең бер сүзен дә, бер хәрәкәтен дә күздән ычкындырмыйм. Аз сөйләшәм, ни дә булса сорарга-белергә кыймыйм. Ул да бик алай чәчелеп тормый, еш кына сүзсез кала, әледән-әле торып йөренә, тагын килеп утыра һәм минем күзләремә туры караганда ничектер онытылып киткәндәй була. Хәйран калу, аптырау, тирән уйга төшү, аннан айнып китү чагыла кебек иде аның кечкенә күзләрендә.

Ул миңа бер комплимент та әйтмәде, юри ярарга тырышу кебек нәрсә күрсәтмәде, ләкин шуңа карамастан мин кыз йөрәгем белән аңа бик ошавымны, дөресрәге, торган саен ошый баруымны сиздем. Чынлап курка калдым мин бу хәлдән һәм ихтыярсыз сөенгән кебек тә булдым.

Мин кешене бер күрүдә генә таный белми идем. Киресенчә, кеше минем өчен күп вакытта табышмак иде, һәрбер яңа кеше миндә төрле уйлар кузгата, тәгаен бер фикергә килә алмыйча йөди идем. Ә бу егетне исә мин бик тиз таныдым шикелле. Ничектер бик ачык, аңлаешлы кебек иде ул миңа… Бернинди яшерен нәрсәсе юктыр төсле, таза күкрәгендә саф йөрәк тибәдер төсле. Үзе бик гади, сүзләре чын – беткәнче аңа ышанырга ярыйдыр кебек, ул сине бервакытта да алдамас, беркайчан да рәнҗетмәс кебек… Менә шундый кешенең канаты астына сыенсаң иде!.. Әмма алдана калсаң, Алла сакласын, нинди коточкыч һәлакәт булыр иде! «Йә, җылындыгызмы инде?» – дип сорады ул миннән. Беренче тапкыр аңа елмаеп баш кактым мин. Бик күңеле булды, ахрысы, шуңа, ничектер менә сөенеп, сөеп карады ул минем күзләремә…

Ни өчендер нәкъ шушы минутта мин Нәҗипне хәтерләп сискәнеп киттем. Нишләп утырам мин? Ул бит мине эзләп кайтыр, безнекеләрне аякка бастырыр, милициягә хәбәр итүләре бар… Тизрәк, тизрәк китәргә кирәк!

«Вакыт күпме?» – дип сорадым мин, кабаланып. Егет кулындагы зур сәгатенә карап алды: «Унынчы унбиш минут». Мин ашыгып урынымнан тордым. «Китәсез дәмени инде? – диде ул. – Җылынып та җитмәгәнсездер…» – «Юк-юк, җылындым», – дидем мин, эчемдә бизгәк калтыравы бетмәсә дә, ләкин бусы инде өшүдән булмаска тиеш иде.