Выбрать главу

Ул минем ботыларымны алып бирде, пальтомны алып кидерде, аннан үзе киенә башлады. Аның озатырга җыенуын күргәч, мин каушый калдым. Урамда берәр таныш очраса? Ярамый, ярамый.

Кыенсынып кына, мин аңа: «Сез озатып мәшәкатьләнмәгез инде», – дидем. Ул миңа төбәлеп карады да уемны аңлаган шикелле йомшак кына: «Борчылмагыз, мин сезне бер генә квартал озатырмын, ярыймы?» – диде.

Минем яңадан «кирәкми, озатмагыз» дип әйтергә телем әйләнмәде… Киенеп бетеп, бүлмәдән чыгар чакта гын, ул мине ишек төбендә туктатты. «Зөһрә, – диде ул, минем җиңемнән сак кына сыйпап. – Сезне бик күрәсем киләчәк, тагын бер генә тапкыр очрашыйк!» Мин башымны идем, йөрәгем еш-еш тибә башлады. Шунда ук, кирәкми, ярамый, дип әйтергә теләдем, ләкин үзем дә сизмәстән: «Белмим шул», – дип куйдым. «Үтенәм. Тыңлагыз мине, очрашыйк!» – диде ул, әллә ничек менә йөрәккә үтеп керерлек итеп. «Белмим, белмим», – дидем мин, үрсәләнеп, һәм ашыгып бүлмәдән чыктым.

Урамга чыгу белән, суык мине өтеп алгандай итте, бөтен тәнем кымырҗып китте, куырылдым, дер-дер калтырый башладым. Әллә суык шундый рәхимсез инде, әллә нервларым тәмам урыннан кузгалган… Егет мине култыгымнан алды, мин каршылык күрсәтмәдем, күрсәтерлек көчем дә юк иде. Ярый әле, урамнар караңгы…

Кызу-кызу атлап бер чатка җиткәч тә, ул үзе башлап туктады: «Инде ялгыз гына китәсез… Курыкмассызмы?» – «Юк-юк, рәхмәт! Хушыгыз!» – дидем мин, калтыравымны көчкә тыеп. «Хушыгыз, хуш! – диде ул, минем кулымны аз гына җибәрмичә торып, аннан тавышын акрынайтып, йөземә иелеп әйтте: – Иртәгә мин сезне җидедән сигезгә кадәр шул остановкада көтәрмен!»

Мин, бер сүз кайтарып әйтмичә, кызу-кызу китеп бардым. Кайтышлый юлда кечкенә бер ялган корган булдым. Бу минем беренче тапкыр ялганларга мәҗбүр булуым иде, ләкин дөреслек катыш ялган иде, шуңа күрә әнием: «Нигә болай бик иртә, кызым?» – дип каршы алгач, мин бер дә каушамыйча: «Трамвай булмады. Көтә-көтә туңып беттем, ахыры түзә алмагач, бер иптәш кызыма кереп җылынып чыктым», – дидем. Әнием: «Карасана, ничек начар булган. Нәҗип бик борчылгандыр инде», – дип сөйләнә-сөйләнә, чәй урыны әзерләргә кереште. Мин, артык аны-моны әйтеп тормыйча, тизрәк үз бүлмәмә ашыктым. Һаман калтырыйм-өшим, бар теләгәнем – җылы-йомшак урын!.. Кыз кешене беләсез инде, тынычланып, ни булганын уйлар өчен дә аңа җылы урын кирәк ич!

Нәҗип безгә икенче көнне генә эшкә китешли керде. Мин әле яңа гына урынымнан торган идем. Әнием ишек аша гына: «Кызым, Нәҗип килде», – дигәч, ашыгып киенә башладым, чәчемне рәтләдем, тиз генә көзгегә карап алдым. Мин каушамый идем, юк, каушамый идем, тик йөрәгем еш-еш тибә һәм кирәгеннән артык кабаланам…

Рәтләнеп бетеп, ишек төбендә туктап бер тын алгач, мин залга чыктым. Нәҗип ялгыз гына утыра. Җитди, салкын күзләре белән каршы алды ул мине… Күрәм: егетемнең мыегы нык чуалган. Шулай да мин каушамадым, киресенчә, аның шундый салкын, чәнечкеле кыяфәтен күргәч, үзем дә ничектер усалланып киткән кебек булдым. Нәкъ менә һөҗүм көткән песи баласы кебек…

Бу, исәнлек тә сорап тормыйча, коры гына: «Ни булды сиңа?» – диде. «Берни дә булмады», – дидем мин, аңа туп-туры карап. «То есть ничек булмады? Ә вечерга килмичә калуыңны ничек аңларга?» – «Син шулай дип сора, ник килмәдең, диген… Трамвай булмады, менә шул. Кырык минут көттем, шундый суыкта…» – «Странно! – диде ул, иңбашын җыерып. – Трамвай булмаса бит, попутный машиналар йөреп тора. Ни өчен…» Мин аңа әйтеп бетерергә бирмәдем. Кинәт ачуым кузгалып: «Сөйләмә! – дидем. – Машина артыннан чабарга мине кем дип белдең? Бик илтәсең килгәч кайтып алалар аны». – «Минем вакытым булмады». – «Ә минем ни гаебем бар? Мин бит син чакырганга күрә генә бармакчы идем. Караңгыда, суыкта, җәһәннәм астына… Ни булды, имеш? Ни булганын беләсең килгәч, кичә үк…»

Кинәт бугазыма төер килеп тыгылды, иренемне тешләп, ярты сүземдә тукталып калдым. Ул күзләрен кыса төшеп, миңа озак кына карап торды, ләкин артык бер сүз дә әйтмәде, бары әдәп йөзеннән генә юаткан булып: «Син нервничать итмә, тынычлан, – диде. – Мин киттем хәзергә, кич сөйләшербез».

Ул китте, ә мин бүлмәмә кердем дә мендәргә капландым. Юк инде, юк, булмаса булмый икән, Ходаем!.. Каян бу кадәр тәкәббер корылык, салкын әдәплелек, бәхәссез өстенлек аңарда? Каренин булыр бу, Каренин! Бәләкәй, өтек, кызганыч Каренин!.. Ичмасам, чынлап торып ачулана да белмәде бит!.. Битлек төсле җансыз чырае, салкын корычтай күзләре белән бәгъремне генә өшетеп китте. Ә мин көтмәдеммени аны?.. Кичә кайтып яткач, һәр кыштырдаган тавышка колак салып яттым бит. Сабырсызланып, елап, өметләнеп көттем мин аны! Менә килер дә йөрәгемдә купкан давылны басар, мине айнытыр, мине иске хәлемә кайтарыр дип ышанып көттем. Ә ул нишләде, нишләтеп, нинди хәлдә калдырып китте ул мине?