Соңыннан, эш узгач инде, мин кат-кат уйландым. Әгәр шул кичне ул килеп, күренеп кенә китсә дә, минем язмыш бу хәтле тиз, кинәт үзгәреп китмәгән булыр иде. Барысы да искечә калыр иде: туй да булыр иде, мин дә хәзер, бәхетлеме, бәхетсезме, инженер Нәҗип хатыны булып йөрер идем… Моны сез тагын үкенү дип аңлый күрмәгез. Юк, алай түгел. Бу минем шул чакта саламга ябышып котылып калырга теләвем генә иде. Әгәр шуннан Нәҗип килсә дә, мине юатса да, бөтенләй икенче кешегә әверелеп, минем белән бик җылы, якын булса да, ихтимал, барыбер коткарып кала алмаган булыр иде… Тәгаен әйтә алмыйм, ләкин мин аның килүен бик теләгән идем.
Хәрби егет минем күңелемнән бер генә минутка, хәтта бер генә секундка да чыкмады. Авыр, саташулы төн үткәрдем, юньләп йоклый алмадым, ара-тирә йокыга талып киткән чагымда да ул онытылмады-югалмады, гүя гел баш очымда утырып торды… Бәхетгәрәй!.. Әллә нинди бер сихри көч бар кебек бу исемдә… Бәхетгәрәй! Әйтче, кем син? Ни өчен син миңа очрадың? Ни өчен миңа дәштең, үзеңә алып кердең, тезләнеп, аякларымны җылыттың, онытылып күзләремә карадың?.. Кем җитәкләп чыгарды сине минем юлыма? Әллә, чынлап та, бәхетемме син минем, Бәхетгәрәй?
Юк-юк, саташу бу, хыял бу! Йолкып ыргытырга кирәк моның шикелле тиле хыялларны!.. Әле соң түгел, әле соң түгел!
Бөтен калган акылымны җыеп аңларга тырышам: ни булды миңа? Нинди давыл купты минем йөрәгемдә? Мәхәббәт булмаса – нәрсә? Гомеремдә беренче тапкыр мин мондый хәлне кичерәм. Минем әле чын сөюне татыганым юк, әмма бик, бик татыйсым килә. Ләкин шушылай ут шикелле кинәт дөрләп кабынамыни ул? Шушылай бөтен җаныңны-тәнеңне беткәнче биләп аламыни ул?.. Белмим, белмим, тик бер нәрсәне ачык сизәм: Бәхетгәрәй менә монда, йөрәгем үзәгендә!
Башта мин аны яңадан күрү турында уйларга да курыктым. Мөмкинме соң?! Минем хәлдә, Аллам сакласын!.. Очрашуны бер генә минутка күз алдыма китерсәм дә, эсселе-суыклы булып китә идем. Ул гынамы соң, менә болай оныта алмыйча газаплануым да инде миңа зур җинаять, әшәкелек булып тоела иде.
Ләкин аның «көтәрмен» дигән сүзе, гел чакырып торган тавыш шикелле, көне буе колагымнан китмәде. Кулымнан тотып тартучыга карышкандай, мин йөз генә тапкыр үземә: «Бармыйм!» – дип әйтмәгәнмендер.
Кич якынлаша, кич якынлашкан саен, тынычлыгымны җуя барам, гүя менә язмышымның хәлиткеч минутлары җитеп килә.
Сәгать алтыда эштән кайттым. Аннан-моннан гына ашап алдым да бүлмәмә кереп бикләндем, нәкъ менә балалар төсле инде, әйтерсең бикле ишек мине тотып калачак!
Бервакыт сәгатемә карасам, җиде тулып, сигезенчегә киткән. Үземне белештермичә сикереп урынымнан тордым… Кинәт бер уй мине сискәндереп җибәрде: Ходаем, тышта бик суык бит, көтә-көтә өшеп бетәр ич ул! Җитмәсә, аягында күн итекләр генә…
Тиз генә өстемә киендем. Гаҗәпләнеп караган әниемә: «Мин иптәш кызыма барам», – дидем. «Нәҗип килер бит», – диде әни. «Килсә – көтәр, көтмәсә – иртәгә керер. Ә миңа бармыйча ярамый», – дидем мин әллә каян килгән бер кыюлык белән. Әни, бичара: «Ай кызым, килешмәс бит, ярамас бит», – дип калды, ә мин ашыга-ашыга чыгып киттем… Һәм шушы китүдән инде мин кире иске хәлемә борылып кайтмадым… Юл киселде…
Зөһрә ханым тирән итеп бер сулады, кечкенә бәрхет ридикюленнән хуш исле ефәк кулъяулыгын чыгарып иреннәренә китерде һәм шул хәлдә уйга чумып калды. Мин сак кына аның хәрәкәтсез, озын кара керфекләренә, тонык ак йөзенә карадым: бернинди үкенү-газап кебек нәрсә сизелми иде бу йөздә, тик бик ерактагы вакыйгаларга читтән күзәтеп караган төсле тыныч уйчанлык кына чагыла иде.
– Сез гафу итегез, – диде Зөһрә ханым, торышын үзгәртмичә, салкын бер тынычлык белән. – Мин ул кичне үзем белән ниләр булганын сезгә сөйләп бирә алмыйм. Гомумән, беркемгә дә мин аны сөйли алмыйм. Тик шуны гына әйтә алам: Бәхетгәрәй, чиксез куанып, «Зөһрә, Зөһрә» дия-дия, мине каршы алды. Мин, юләр кызый, үземчә, эчемнән катгый карарга килеп, ягъни барам да, мине суыкта көтеп йөрмәгез, дип әйтәм дә шунда ук кире борылып китәм дип барган идем… Ләкин… кая инде ул! Әллә ничек менә, берьюлы биләде дә алды ул мине… Яман суык иде, урамда йөрергә мөмкин түгел иде, халык булган җиргә дә барырга ярамый иде, һәм ул мине үзенә алып китте.
Без бик озак утырдык… Чәй эчтек… Белмим, ничек, нәрсәдән башланып киткәндер, утыра торгач, мин аңа бөтен хәсрәтемне сөйләп бирдем. Бөтенләй билгесез, ят кешегә! Күрәсең, бик тулган инде, күрәсең, беркемгә сөйләргә көчем җитмәгәнне ни өчендер аңа сөйлисем килгән инде… Ә ул тыңлады мине… Сүземне бүлмичә, хәсрәтемне җиңеләйтергә ашыкмыйча, ничектер үзалдына тирән уйга калып тыңлады ул мине. Аннары сак кына кулымнан алып, бераз сыйпап торды, тик шуннан соң гына бик гади итеп, бик якын итеп, ул миннән: «Зөһрә, сез миңа ышана аласызмы?» – дип сорады.