Мин телем белән җавап бирә алмадым, мин хәтта, зәгыйфь ток бәргәндәй, эчемнән калтыранып куйдым, әмма… ышанмыйча булдыра алмавымны, алай гына да түгел, ышанасы килүемне, шуны теләвемне ничектер менә бөтен барлыгым белән тоеп тора идем. Томалана башлаган аңым белән тик бер нәрсәне генә аңларга өлгердем: ул инде минем йөрәгемә хуҗа!
Йә, шуннан артыгын ничек әйтим? Ләкин белегез: ул кичне түккән яшемне мин бүтән беркайчан да түкмәдем. Барысы да – мәхәббәтем дә, сафлыгым да, көчсезлегем дә – барысы да кайнар яшьләр булып чыкты йөрәгемнән! Бер генә кыз баланың да минем хәлгә юлыгуын теләмәс идем мин, юк, теләмәс идем…
Зөһрә ханым тагын тукталып калды һәм таш сын шикелле һич кыймылдамыйча катып торды… Яңадан сүзен башлаганда аның тавышы, бугазына нидер утыргандай, тәмам карлыккан иде.
– Ә дүрт көннән соң ул фронтка китте. Шулкадәр тиз китеп барасын алдан әйткән идеме ул миңа, юкмы – хәтерләмим. Хәер, аның хәзер һичбер әһәмияте юк иде. Дүрт көннән китәме, дүрт атнаданмы – барыбер китәргә тиеш. Бу кадәресен мин ачык белә идем… Мин аны озатырга вокзалга төштем. Ул бик борчулы иде, һаман нидер көтеп минем күземә карый, нидер әйтеп юатасы килә кебек, ләкин җөрьәт итми, курка кебек. Ә миндә үпкә дә юк, ачу да юк, үземне жәлләтәсем дә, муенына ташланасым да килми. Әллә ничек шунда берни аңламыйм да, тоймыйм да кебек… Күрәсең, өермәдәй исеп узган баш җитмәс хәлләрдән соң мин беркадәр әйле-шәйлерәк булып калган идем.
Поезд кузгалыр алдыннан, мин аңардан бары бер сүз сорадым: «Кайтырсыңмы?» – «Кайтырмын, – диде ул, миңа бик туры карап; саф, хәйләсез күзләре дә аның «Ышан!» дип әйтә иде төсле. Аннан көлемсерәп өстәде: – Үтермәсәләр әгәр…» – «Әйтмә, әйтмә шул сүзне!» – дидем мин, кинәт өзгәләнеп. Ул көлеп юатырга ашыкты: «Йә, йә Зөһрә, борчылма син, үлемнең хәзер миңа кулы күтәрелмәскә тиеш».
Поезд кузгалганда, мин аның күкрәгенә капландым, күпмедер вакыт онытылып тордым. Шул чакта аның нәкъ колагым эченә бик җылы пышылдап кына: «Көт, яме!» – дип әйткән сүзләрен ишеттем.
Ул китте, ә мин… мин аның беркем белмәгән, бернинди закон белән беркетелмәгән хатыны булып калдым. Хәер, нигә мин болай дим? Болай дип әйтергә минем ни хакым бар? Әйтерсең без – алдан сөйләшеп бергә торырга килешеп кушылган кешеләрбез. Әмма… мин аныкы хәзер… Мин аны яраттым – кояш шаһит! Ә ул?.. Ә ул: «Көт, яме!» – диде минем йөрәгемә. Һәм мин аны көтәчәкмен, дөньяның асты өскә килсә дә көтәчәкмен!
Ләкин сез күз алдыгызга китерә аласызмы минем хәлемне? Авыр дию генә аз аны. Ул кадәресен әйтеп торасы да юк… Ничек кенә аңлатыйм?.. Әйтик, бер җирдә ай тотыла, икенче җирдә торучылар айның тотылганын күрмиләр, ул алар өчен һаман яктыра әле – минем хәлем дә нәкъ шуның төсле иде. Мин – тотылган ай, минем өчен бөтенесе җимерелде, бөтенесе бетте. Ә бүтәннәр өчен – барысы да искечә әле, барысы да үз урынында: мин кияүгә чыгасы кыз, менә тиздән, Алла бирсә, вәгъдәләшкән көн килеп җитәр, туй булыр, без, бәхетле яшьләр, ике йортның да фатихасын алып, матур гына тора башларбыз… Бүтәннәр өчен әнә шулай иде, шул өметләр, шул хыяллар белән яшиләр, шуңа әзерләнәләр иде. Хәтта Нәҗип тә берни сизмичә калды. Ләкин алар өчен дә ай тотылачак, дөнья караңгыланачак, алар да, бүген булмаса иртәгә, минем белән ни булганын беләчәкләр. Моны үзем, үз авызым белән аларга әйтеп бирергә тиешмен… Нинди коточкыч авыр, газаплы сынау булачак бу минем өчен! Хәер, өлешеңә чыккан көмешең, ул хакта сөйләп торуның кирәге дә юктыр дип уйлыйм. Тик сузарга ярамый, сузу хәтәр, бик тә хәтәр!
Мин әле булган эшкә үкенми идем, дөресрәге, үкенү газабына дучар ителмәгән идем. Бар хәсрәтем ничек итеп үз хәлемне аңлатып бирү турында гына иде… Әлбәттә, мин бөтен хакыйкатьне әйтеп бирергә җыенмый идем, аңа көчем җитмәсен белә идем… Әмма вәгъдәмне кире алыр өчен, туйны булдырмас өчен, миңа бик көчле, ышандырырлык сәбәп табарга кирәк… Нинди сәбәп? Ничек итеп? Берәр хәйлә корыргамы, авыруга сабышыргамы, бүтәнне яратам дияргәме? Тагын кемгә әйтергә – әниемәме, әллә туп-туры Нәҗипнең үзенәме? Кем мине тизрәк аңлар, кем?..
Яшьлек – тилелек шул! Мин көн-төн баш ватам, уфтанам – ут йотам, ә кешеләр йөземнән эчемдәгеләрне укый башлаганнар инде. Гаҗәпмени? Ашавым – ашау түгел, йокым – йокы түгел, өрәк шикелле йөрим, берәүгә дә күтәрелеп карый алмыйм, ә Нәҗиптән, төрле сылтау табып, тәмам кача башладым. Үзеннән-үзе бөтенесе ачылып бара.