Бер кичне әнием, ниндидер йомыш тапкан булып, минем бүлмәмә керде. Аны-моны караштыргач, ул миңа күз төшереп алды да гүя болай гына сорап куйды: «Кызым, әллә ничек төсең качкан, авырмыйсыңдыр бит?» – «Юк шикелле, әни», – дидем мин. Әнием миңа сынабрак карады: «Алайса, нидән икән бу?.. Соңгы вакытта ашавыңның да юне юк. Эчем поша минем… Әллә берәр хәсрәтең бармы? Әйт, яшермә».
Бу соравы белән әнием минем йөрәгемә туп-туры карагандай итте, мин хәтта эчемнән тетрәнеп куйдым. Каушавымнан бары: «Белмим», – дип кенә әйтә алдым. Инде әнием миннән күзен бер дә алмый иде: «Ай-һай, кызым, нидер яшерәсең син миннән. Белмим, имеш! Сүзмени бу… Ә кем белә соң?»
Мин дәшмәдем, ләкин шул минутта күңелемә кинәт, әллә барысын да әйтеп биримме, дигән уй килде. Бу бит мин көткән минут, хәзер әйтә алмасам, кайчан әйтермен?
Ул арада әнием, авыр сулап, тагын үзе сүз башлады: «Аңламыйм мин сине, аңламыйм! Тиздән туегыз булырга тора. Берәү булса шатлыгыннан дөньяга сыймыйча йөрер иде. Ә син, хыялый кешедәй, тәмам сүнеп, күләгә төсле йөрисең. Бигрәк тә соңгы көннәрдә… Йә, килешәме бу? Нәҗиптән яхшы түгел ләбаса. Кешенең күңеленә әллә ни килүе бар…» –«Килсә килер инде», – дип куйдым мин, нидер уйлаган хәлдә үзем дә сизмәстән. «Тиле, – диде әнием, ачуланып. – Сөйләшә дә белмисең. Булачак иреңә шулай…» Шушы сүзне ишетү миңа җитә калды, әйтерсең җан җиремә тиде – үземне белештермичә кинәт кабынып: «Минем ирем булмас ул!» – дидем. Әнием шаккатып ике кулын берьюлы миңа селтәде: «Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла!.. Ни сөйлисең?»
Ә мин, артык тыела алмыйча, тизрәк бөтенесен әйтеп бетерергә ашыгып сөйләп киттем: «Әнием, бел, мин Нәҗипкә чыкмыйм, чыгарга теләмим… Ярый әле, үзең сүз башладың, ничек әйтергә белмичә йөри идем… мин газапланып беттем, киптем, саргайдым, көн яктысын күрмәс булдым… Мин башта ук аңа чыгарга риза түгел идем, мин аны яратмый идем. Сезне тыңлап, сезнең өчен генә мин вәгъдә бирергә мәҗбүр булдым. Яратып китмәмме дип өметләндем… Ләкин юк, булмый икән, булмый икән, ярата алмыйм икән… Менә нидән минем авыруым, менә нидә минем хәсрәтем!»
Күрәсең, мин бик кычкырып сөйли идем, әнием берничә тапкыр мине туктатырга омтылды: «Чү, чү, акрын, акылдан язасыңмы әллә?!» Ләкин мин тыела алмый идем инде, шулай да аңа буйсынып, ахрысы, тавышымны акрынайта төштем: «Әле соң түгел, әле эш узмаган… Туй булмаска тиеш!.. Мин вәгъдәмне кире алам. Мин гомерем буена бәхетсез булырга теләмим. Юк, теләмим! Көчләмәгез мине, көчләмәгез!»
Әнием, бичара, кәгазь кебек агарды, хәлсезләнеп урындыкка утырды. Бик озак телгә килә алмыйча торды. Аннары сүнгән тавыш белән: «Үтердең син мине, кызым, үтердең!» – диде. Мин, аның аягына егылудан чак тыелып: «Әни бәгърем, нишлим соң?» – дидем.
Әнием гүя мине ишетмәде дә; урындыгының читенә тотынып утырган килеш, башын салындырып бераз дәшми торды да үзалдына сөйләнгәндәй: «Юк, башыма сыймый, аңламыйм, акылым җитми, – диде. – Нәрсә соң бу? Ничек болай була соң бу? Вәгъдә бирүеңә тиздән бер ел… Чыгар көнең килеп җитте… Инде мә, рәхим ит! Барысын аудар да ташла… Ни карадың соң син моңарчы? Ни уйлап йөрдең? Юк, Зөһрә, аңлый алмыйм мин моны. Синең белән нидер булган, нидер яшерәсең син миннән… Әйтеп бетер!» Мин артык түзә алмадым: «Әни бәгырькәем, зинһар, сорый күрмә!» – дидем дә, өстәлгә капланып, бөтен гәүдәм белән калтыранып үксеп-үксеп еларга тотындым. Минем белән истерика булды. Әни, тиз генә торып, миңа көчләп дигәндәй бер йотым су эчерде, аннары башымны күкрәгенә кысып: «Җитәр, тукта, җитәр, тукта!» – дия-дия, мине ничек тә тынычландырырга тырышты… Ярый әле, әтием өйдә юк иде.
Акрынлап мин басылдым, шулай да үксеп сулкылдавым тиз генә бетмәде. Бу минем иң соңгы елавым булды. Шуннан соң инде бүтән бер тамчы яшь тә миннән чыкмады.
Болай истерикага җитеп елавым әниемне куркытса да, аның күңелен бер дә йомшартмады шикелле. Ул уйчан, хәсрәтле, җитди, салкын булып калды. Мин бераз тынычлангач, ул миңа болай диде: «Бел, Зөһрә, бу эшеңнең иң зур җәзасы минем башыма төшәчәк. Бөтен хурлыгы миңа булачак… Онытма шуны… – Аннан бераз көтеп сорап куйды: – Бәлкем, әле кире уйларсың?» Мин акрын гына башымны селектем. «Алайса, – диде әни, – үзең әтиеңә аңлатырсың. Миннән булмый…»
Шундый бер мескенлек белән әйтте ул моны, кинәт ана йөрәгенең ачы газабы бөтен тирәнлеге белән миңа ачылган кебек булды. Бәгърем телгәләнде, әмма телем тибрәнә алмады…
Шуның белән сүз бетте, әнием үз бүлмәсенә китеп ятты. Шул кичтән аның башы сызлый башлады.
Ә икенче көнне иртән әти мине үз янына чакырып алды. Ул үзенең челтәр төпле борынгы креслосында утырып тора иде. Сүзне тыныч башлады: «Син кичә әниеңә нәрсә дип әйттең?»