Әти – кирәген генә сөйләргә гадәтләнгән кеше, шуңа күрә аның туры соравына туры җавап бирергә кирәк иде. Гәрчә аңардан бик курыксам да, үзе кебек тыныч булырга тырышып, мин турысын гына әйтеп бирдем: «Нәҗипкә чыкмыйм», – дип. «Чыкмыйсың? Нәҗипкәме?» – «Әйе». – «Сәбәп?» Ни өчендер каушабрак: «Мин… яратмыйм аны», – дидем. «Чепу-ха! – диде әти, зәһәр елмаеп, һәм урындыгын шыгырдатып куйды. – Яратмыйм! Кара син аны! Кисейная барышня! Ничего, хатыны булгач яратырсың». – «Ә мин аның хатыны булмыйм».
Әти миңа күзенең агы белән карады, бераз иреннәрен кыймылдаткалап торды, гүя сүз табу куәтен югалтып җибәрде. «Так, так, – дип торды да көч белән һәр сүзенә басым ясап әйтте: – Син, ахмак кызый, нәрсә эшләгәнеңне беләсеңме? Аңлыйсыңмы син: бу юләрлегеңнең ахыры ни белән бетә- чәк, ә?.. Бер ел буена вәгъдә куешып йөреп, чыгар көн килеп җиткәч кенә баш тарту, беләсеңме, чем пахнет? Берәү дә бит синең «яратмыйм» диюеңне чынга алмаячак. Һәркем, бу кызый намусын югалткандыр, дип уйлаячак. Сизәсеңме син моның хурлыгын?.. Юк, кыз гынасы, без сиңа башбаштакланырга юл куймабыз!» Әтиемнең бу кадәр рәхимсез сөйләшүе минем ачуымны китерә башлады. «Көчләп бирер идегезмени?» – дидем мин, кыюланып. «Көчләп бирергә дә хакыбыз бар, – диде әти, кресло тоткасына учы белән каты сугып. – Вәгъдә биргәнчегә кадәр син ирекле идең… Шул чакта нечкә хисләрең турында уйлар идең. Ә вәгъдә биргәч – точка! Вәгъдә – иман, яратып бетермәсәң дә чыгарга тиешсең! Әгәр инде ахмаклык эшләргә чамалыйсың икән, без үзебезнең ата-ана хокукыбыз белән файдаланырга мәҗбүр булачакбыз. Без синең абруең өчен дә, киләчәк тормышың өчен дә җаваплы кешеләр. Без сиңа үзеңне дә, безне дә хурлыкка төшерергә ирек бирмәбез».
Әти үзен мең мәртәбә хаклы саный – мин моны яхшы аңлыйм. Ул үз сүзендә искиткеч нык тора торган кеше – бу да миңа бик яхшы билгеле. Шулай булгач, ул мине аңлаячакмыни? Арада упкын, төпсез упкын… Шул упкын аша дәшкәндәй, мин, ике кулымны күкрәгемә куеп: «Әтием, зинһар, мине тыңла әле! – дим. – Нәҗипкә вәгъдәмне ихтыярсыздан бирдем. Сез кыстаганга күрә бирдем. Башта ук яратмый идем мин аны… Сүз биргәч яратып китмәмме дип уйладым… Ләкин юк, ярата алмыйм икән, аз гына да, ичмасам, ярата алмыйм икән. Йә, шулай булгач, ничек итеп мин аңа чыга алыйм?» – «Хыял, романтика, балалык, әллә нәрсә бу! – диде әти, тәмам кызып. – Мәхәббәткә бозык караш! Ахмак караш!.. Нәҗип кебек кешене яратмыйча мөмкин түгел… Бүтәннәр аның чабуына ябышырлар иде әле. Нарком булырлык кеше ул! Хәер, нәрсә сөйләп торырга? Эш беткән, син аныкы булырга тиеш, вәссәлам!» – «Юк, әти, аңла, булмый ул, – дидем мин, үземне нишләтергә белмичә. – Үтерсәгез дә, мин аңа чыга алмыйм».
Әти, беренче тапкыр күргәндәй, әллә нинди сәер, ят бер караш белән миңа төбәлде. Шулай кадалып күпмедер дәшми торды да чыраен сытып, муенын суза төшеп, акрын гына сорады: «Әйт дөресен, кем белән буталдың?»
Мин агарынып, яшен суккандай бер мәлгә катып калдым, аннан ике кулым белән йөземне капладым да атылып чыгып киттем.
Нинди хурлык, нинди хурлык! «Кем белән буталдың?» Әгәр бит аның шиге нахак булса, мин үземне нишләтмәс идем. Ләкин… кайдан бу шик? Ни өчен алар минем ел буена сузылып килгән газапларымны күрмәделәр дә «буталуым»ны бик тиз сизеп алдылар? Яратмыйм, чыкмыйм, дигәнгә күрәме?.. Соң бит, бу минем үз эшем, йөрәгем эше ләбаса! «Буталу» – алар таккан кешене яратмау, ә бүтән берәүне яратып китү нәтиҗәсе ич. Нигә алар шуны аңламыйлар, нигә көчлиләр, нигә?.. Хәер, бу «нигә»ләрнең җавабын эзләп торудан хәзер файда юк…
Әти белән сөйләшкәннән соң, мин ничектер усалланып киттем… Бәгърем катты. Каяндыр тәвәккәллек килде, һәм мин, шул ук көнне барысын да Нәҗипкә әйтеп, эшне берьюлы бетерергә булдым. Көндез аңа шалтыратып, кайчан кайтасын белдем һәм кайтышлый ук безгә керергә куштым. Әлбәттә, мин Нәҗипнең мине дөрес аңлавына ышанмый идем, ләкин бу кадәресе минем өчен барыбер иде инде. Тизрәк белсен дә, тизрәк… бетсен!
Хәзер аны өйгә кертергә ярамый иде – килер вакыты якынлашкач, мин үзем киенеп каршы чыктым. Озак та үтми, ул килеп җитте. Мин, әйдә, бераз һавада йөрик, дип, аны урам буйлап алып киттем. Нәҗип болай каршы алуга гаҗәпләнә калды һәм туп-туры: «Нәрсә булды, әллә өйдә берәр күңелсезлек бармы?» – дип сорады. «Бар», – дидем мин. «Нәрсә, әллә Заһидә апа авырыймы?»
Мин бераз дәшми бардым. Нәрсәдән башлап, ничек дип әйтергә? Ул бит инде миңа шактый якын булып әверелгән кеше… булачак ирем… Әнә ул ничек пошынып әнием турында сорады. Ә мин хәзер аңа коточкыч нәрсә әйтергә тиешмен. Кинәт йөрәгем авыртып кысылды, үкенүдерме, икеләнүдерме – белмим нидер – бәгъремне тырнап куйды. Бер мәлгә үземне аның алдында искиткеч гаепле итеп хис иттем… Белсәгез, никадәр авыр иде миңа бу минутта!