Выбрать главу

Ләкин… әйтергә кирәк, баскан урынымда җир йотса да әйтергә кирәк. Ничек тә гадирәк, тынычрак булырга тырышып, аңа: «Бездә җитдирәк хәлләр булды әле», – дидем. «Тагын нәрсә?» – «Безнең туй булмаска тора бит, Нәҗип…» – «Ничек алай, кем аркасында?» Мин тирән итеп бер тын алдым: «Минем аркада». – «Синең аркада? Аңламыйм, хоть убей!» – «Мин сиңа чыкмаска булдым, Нәҗип…»

Нәҗип, баганага килеп бәрелгәндәй, еш-еш күзләрен йомгалап алды: «То есть как? Миңа, – ул кулы белән күкрәгенә төртеп күрсәтте, – миңа чыкмаска?.. Шутишь что ли?» – «Юк, шаяртмыйм, Нәҗип, дөресен әйтәм». – «Что за чертовщина! – диде ул, тукталып. – Как понять? Ни өчен?»

Мин, аның кешелек намусы уянмасмы дип, мөмкин кадәр дусларча йомшак итеп сөйләп бирергә теләдем: «Нәҗип, дөрес аңларга тырыш мине… Һәрбер өйләнүнең нигезендә чын мәхәббәт ятарга тиеш – шулай түгелме? Ә миндә, үзең дә сизгәнсеңдер, сиңа карата беркайчан да чын, тирән ярату булмады. Мин озак газапландым, бик күп уйландым һәм менә чынлап ярата алмавыма тәмам ышангач… сиңа чыгудан тыелып торырга булдым». – «Ә вәгъдә?» – «Мәсьәлә вәгъдәдәмени?! Сүз бит безнең киләчәк тормышыбыз турында бара. Ә яратусыз…» Ул ярсып минем сүземне бүлде: «Вәгъдә бозу – подлость. Бу – во-первых. Во-вторых, яратмагач, вәгъдә бирмиләр аны…» – «Әйе, мин гаепле, – дидем мин, башымны иеп, акрын гына. – Ләкин мин ышанган идем… яратып китмәмме дип ышанган идем. Нишлим?.. Минем ихтыярымдамыни ул?»

Нәҗип сабырсызланып чыраен сытты, тагын усал сүз әйтә башлады, шуннан мин, белсен барысын да тизрәк дигәндәй, ашыгып аны бүлдем: «Нәҗип, аңла, талашудан файда юк хәзер, мин инде бүтәнне яратам…»

Нәҗип кинәт сүзсез калды. Йөзе бердән таштай катып киткән кебек булды, тирән итеп еш-еш сулый башлады. Күпмедер шулай телгә килә алмыйча барганнан соң, бу үзалдына әйткәндәй: «Понятно! – дип куйды һәм шунда ук үзенең тәкәббер-салкын кыяфәтенә кереп, прокурор шикелле сорашырга тотынды: – Күптәнме сез бүтәнне яратасыз?»

Мин юләр, аны-моны абайламыйча, юашланып кына җавап биреп бардым: «Юк, бик күптән түгел». – «Кем ул?» – «Бер хәрби кеше». – «Так, так… Кайда таныштыгыз?» – «Анысы сиңа нигә кирәк инде…» – «Гафу, бу минуттан мин сезнең өчен «син» түгел», – диде бу салкын нәфрәт белән.

Кинәт телемне тешләгәндәй булдым – шулкадәр уңайсыз булып китте миңа… Гарьләнүемнән нишләргә белмичә шунда ук аны ташлап китәсем килде, ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, нидер тотып калды. «Кайда ул кешегез? – диде бу тагын. Мин дәшмәдем. – Сездән сорыйм?»

Башымны читкә борып, иренемне тешләгән килеш, сүзсез бара бирдем. Шуннан Нәҗип минем алдыма чыгып басты да, туп-туры йөземә карап: «Сез просто…» – диде, ягъни хатын-кыз өчен иң авыр, иң кабахәт сүзне әйтте. Битемә әйтерсең пычрак идән чүпрәге белән китереп сукты… Үзе кисәк кенә борылып китеп барды, ә мин, йөрәгемне тотып, баскан урынымда катып калдым…

Зөһрә ханым аз гына тыңлагандай итте, ләкин шунда ук, торышын һич үзгәртмичә, һаман шулай давылга каршы торган кеше төсле, башын артка каерыбрак, күзләрен яртылаш йомып, карлыга төшкән тавыш белән яңадан башлап китте:

– Тагын ни сөйлим?.. Фаҗиганең ахыры шул: өйдә һич чыдап булмаслык атмосфера туды. Әнинең кисәтүе дөрескә чыкты: бөтен авырлык, бөтен газап аның өстенә төште. Әти аны рәхимсез рәвештә талады һәм барлык гаепне аның өстенә аударды. Янәсе, ул мине тәрбияли дә белмәгән, карый да белмәгән, саклый да белмәгән.

Әнием чынлап урынга ятты. Бер ай авырды ул. Мин аны карадым, ләкин ул, телдән язгандай, бер генә тапкыр да миңа «кызым» дип дәшмәде. Тик терелә башлагач кына, аның күңеле эреде, яңадан ана мәхәббәте уянды, күзләрен тутырып-тутырып миңа карый торган булды. Бу эчкә баткан моңсу күзләрдә мин кичерү генә түгел, элеккегә караганда да минем өчен тирәнрәк борчылу, кызгану һәм йөрәккә төшәрлек сүзсез ярату күрә идем… Күкрәгенә ятып елыйсым килгән чакларым аз булмады, ләкин мин елаудан узган идем инде.

Әмма әти… әти мине бик озак кичерә алмады. Елга якын диярлек ул минем белән сөйләшмәде. Бер өй эчендә торып, без очрашмаска тырыша идек. Бергә утырып ашау-эчү бетте; ул залга килеп керсә, мин чыгып китәм, мин керсәм, ул чыгып китә торган иде… Башта ул мине, бәлкем, өйдән дә куган булыр иде, ләкин әнинең авыруы аркасында гына тыелып калды шикелле.

Ләкин шулай да вакыт дигән нәрсә үзенекен итә. Аның өчен дә бит мин бердәнбер кыз. Нәҗип кебек шәп кияүне югалту аңа нихәтле авыр булмасын, ә ата мәхәббәте барыбер өстенлек алырга тиеш иде. Кыскасы, акрынлап кына ул да миңа йомшарды. Йөзеннән ачулы караңгы чырай китте, исемем белән дәшә башлады. Әмма ул минем ни эшем, ни тормышым белән кызыксынмас булды. Гүя аның кыяфәте миңа, инде үз җаеңны үзең кара, дип әйтеп тора иде.