Тагын ни сөйлим?.. Әйе, тагын шул: әнием авыргач, миндә беренче мәртәбә ачы үкенү хисе кузгалды. «Нишләдем мин, нишләдем мин?!» – дия идем, чәчләремне йолкырдай булып… Ни хакым бар иде минем әниемне мондый хәсрәт утына салырга, әтиемне яртылаш картайтырга?.. Бөтенесен бәхетсез иттем, үземнең сафлыгымны югалттым, ә шулар бәрабәренә ни таптым, ни алдым?.. Шундый уйлар белән бәгърем телгәләнгән чакта, мин аңа эчемнән: «Нинди зур явызлык эшләп киттең син миңа!» – ди торган идем, ләкин, ышанасызмы, һичбер үпкәсез, ачусыз. Әйе, мин аңа ачулана алмый идем. Бары аны гына гаепләргә хакым юклыктан түгел бу, ә башка, тирәнрәк сәбәптән иде… Вакыт узды, үкенү басылды, газап онытылды, ә Бәхетгәрәй йөрәгем түрендә утырып калды. Бу мәхәббәт иде.
Айлар узды, еллар узды, ә мин аны һаман көттем. Мәҗбүр булганга күрә генә түгел, юк, кешеләр бар иде, теләгәндә иргә дә чыгып була иде, ләкин мин Бәхетгәрәемне көттем.
Бары өч-дүрт көн генә бергә булуга карамастан, ул ничектер миңа үзенең туып үскән җирләрен дә сөйләп өлгергән иде. Дим буеннан мин, дигән иде, атаем – умартачы, дигән иде… Миннән ул: «Бал яуганны күргәнең бармы?» – дип сорый иде. Мин «юк» дигәч, ул дәртләнеп сөйләп китә иде: «Чынлап та, бал ява, иртәнге чык белән юкә, имән яфракларын өзеп ялап йөри идек. Тукта, менә безнекеләргә кайткач, мин сине баллы яфраклар белән сыйлармын әле…» – ди иде… Шушы авыр, газаплы көннәрдә аның мине юатырга теләп сөйләгән сүзләреннән, үзе генә түгел, туып үскән җире дә якты булып, ягымлы булып, чәчәкле булып күңелемә сеңеп калды… Мин, кояш чыкканын көткән шикелле, сугыш беткәнен көттем, мин, үземне урамга баллы яфрак җыярга алып барачак абыемны көткән шикелле, аның кайтуын көттем.
Әгәр шул чакта бу хыялларымны берәрсенә сөйләсәм, ул кычкырып көлгән генә булыр иде. Узып барышлый гына очраган, аннары каядыр ут эченә китеп югалган солдат кешене көтеп утыру, әлбәттә, «чистый юләрлек» иде. Ай күрде, кояш алды! Юк ул. Китте дә эзе суынды. Әмма ул минем йөрәгемнән китмәгән иде. Әмма аның, колагым эченә җылы пышылдап: «Көт, яме!» – дигән сүзләрен мин оныта алмый идем, юк, оныта алмый идем.
Бөтен сугыш буенча ниләр уйлап, ниләр кичергәнемне, нинди хәлләр күрергә туры килгәнне сөйләп тормыйм инде. Ул үзе озын бер хикәя. Ләкин бөтен авырлыклардан иң авыры минем өчен билгесезлек иде. Беләсезме, Бәхетгәрәй белән хат язышырга мөмкин түгел иде бит. Ул үзе шулай аңлатып китте: «Мине хат язышып булмый торган җиргә һәм эшкә җибәрәләр», – диде.
Ләкин һич көтелмәгән гаҗәеп бер хәл булды. Аның китүенә ел чамасы вакыт узгач, мине көннәрдән бер көнне военкоматка чакырып алдылар. Бардым. Әлбәттә, үземә чират җитте, ахрысы, дип бардым, тик ни өчен повестка юк – шуңа гына беркадәр аптырадым.
Баргач, миңа бер кабинетка керергә куштылар. Кердем. Түрдә, зур язу өстәле артында, майор погонлы берәү утыра. Тап-такыр башлы, күзлектән – хәрби кешегә дә охшамаган. Күзлеге өстеннән бик дикъкать белән карап каршы алды бу мине, кулы белән генә урын күрсәтте. Мин утыргач, бераз дәшми торып, ахырда сорады: «Сез Зөһрә Мусина буласызмы?» – «Әйе». – «Яныгызда берәр документыгыз бармы?» Мин паспортымны чыгарып суздым. Алып карады, аннан кире бирде: «Беләсезме, мин сезне ни өчен чакырттым?» – «Юк, белмим».
Майор тагын сүзсез генә миңа бераз карап торды. Мин бик киеренке хәлдә идем, нигә ул миңа бу кадәр сынап карый, дип борчыла идем. Әмма шулай да аның якты соры күзләрендә ниндидер бер җылылык барлыгын сизмичә калмадым. «Мин сезгә, – диде ул тыныч кына, – берәүнең сәламен тапшырырга тиешмен».
Минем йөрәгем тибүдән туктаган кебек булды. Тыным кысылып, көчкә генә: «Кемнән?» – дидем. «Бәхетгәрәй Сәфәровтан».
Мин өнсез калдым. Мин… Мин әллә нишләдем. Зиһенем бетте дә куйды, ишеткәнемне көчәнеп тә аңламый торам – нәрсә диде соң ул? Секундның күпмедер өлешендә булды бу акылымны җуеп тору, аннары исемә килеп, бөтен гәүдәм белән майорга таба омтылдым: «Бәхетгәрәйдән? Бәхетгәрәй Сәфәровтан?» – «Әйе, әйе. Бәхетгәрәй Сәфәровтан», – диде майор, башын кагып. «Ничек, кайдан, кем аркылы? Әллә үзегез күрдегезме?» Майор йомшак кына елмайды: «Юк, кызганычка каршы, юк. Миңа бары, сезне чакырып, аның сәламен тапшырырга куштылар». – «Кемнәр?» – «Кемнәрме? Анысы инде, хөрмәтлем, сезнең өчен артык әһәмиятле түгелдер дип беләм». – «Кайда соң ул… Бәхетгәрәй?» Майор чәнчә бармагы белән баш түбәсен тырнап алды: «Гафу итегез, иптәш Сәфәровның кайда икәнен мин белмим. Ләкин ул исән-сау һәм сезгә кайнар сәламен җибәрә. Менә шул».
Ниһаять, мин аңладым: артыгын белергә мөмкин түгел һәм сорашып тору ярамый да. Майорның сүзсез, әмма игътибарлы сабыр кыяфәте үзе үк миңа шуны сиздереп тора иде кебек… Ләкин… ләкин болай гына әллә ничек бит, бу гына бик аз бит, нишлим инде, Ходаем?! Торып китә алмыйм ич инде мин шушы көе генә!