Выбрать главу

Ахырда бердәнбер әйтер теләгем күңелемә килде: «Ә аның үзенә миннән сәлам тапшырып буламы?» – «Сездәнме?.. Шактый читен эш бу, шулай да булыр дип уйлыйм. Булыр». – «Алайса, зинһар өчен, сез аңа минем сәламемне җиткерегез! Минем ни… ни…» – «Сез тыныч булыгыз, тыныч!»

Мин артык бер сүз дә әйтә алмадым, күзләремә яшьләрем килеп тыгылды да, ике кулым белән йөземне каплап, ишеккә ташландым… Рәхмәт кенә дә әйтә алмадым.

…Атналар буе айный алмый йөрдем мин бу хәбәрдән. Әллә нишләтте ул мине, гүя биеккә, бик биеккә күтәрелгән кошка әйләндерде. Берьюлы дөньям киңәеп, күз алларым яктырып китте. Моңарчы мин өметләремне кайнар теләгем белән генә саклап килгәнмен икән, хыял белән генә яшәгәнмен икән, ә хәзер… хәзер исә бу реаль чынлыкка әверелде. Бәхетгәрәй минем өчен бар ул, минеке ул, һич шикләнмичә теләсә кемгә мин аны «ирем» дип әйтә алам хәзер!

…Инде мин военкоматтагы әнә шул аз сүзле, сөйкемле майор абыйның тагын чакырып алуын гына көтеп йөри башладым. Шушы көтү мине яшәтә дә, эшләтә дә, теләсә нинди авырлыкка түзәргә дә куша иде. Мин, әлбәттә, берәү әйтмәсә дә, үзем чамалап, Бәхетгәрәйнең бик еракта, илебездән читтә булуын, гаять авыр, җаваплы эш алып баруын аңлый идем. Миңа хәбәр җибәрүнең дә никадәр катлаулы эш булуын, әллә нинди борылмалы юллар белән генә килеп җитүен төшенә идем. Шуңа күрә үземне сабырсызланудан, борчылудан ничек тә тыярга тырыша идем. Ышанычым бик көчле иде, ерак йолдыздан килгән нур шикелле тагын килер әле аның сәламе, дип, үземне гел юата тора идем.

Дөрестән дә, күп айлар үткәч, майор абый, мине чакырып, Бәхетгәрәйнең икенче сәламен дә тапшырды. Әлбәттә, беренче чакырудагы шикелле артык бер сүз дә әйтмәде, хәер, мин артыгын сорашып та тормадым, Бәхетгәрәй исән, Бәхетгәрәй мине онытмый – миңа шул җиткән!

Ләкин шулай да, алдашасым килми, вакыт-вакыт мин тынычлыгымны җуя идем… Коточкыч сугыш бара бит! Бәхетгәрәй белән берәр хәл булмасмы, бу дәһшәтле, авыр көрәштән исән-имин генә котылырмы, дигән шик-борчылу кинәт күңелемне яулап ала иде. Күңелгә килгән – алга килә, диләр. Шуны уйласам, кояш сүнгәндәй, бөтен дөньям караңгыланып китә, үземне кая куярга белмичә өзгәләнә башлый идем.

Майор абый тагын бер чакырып алгач, мин әнә шул тилереп борчылуымны, ягъни Бәхетгәрәем исән-сау калырмы, дигән газаплы шигемне истә тотып, аңардан сорадым: «Ул кайтырмы?»

Ләкин майор моны икенче төрлерәк аңлады булса кирәк, бик мәгънәле елмаеп, күзлеген елтыратып: «Конечно, кайтачак! – диде. – Һич кенә дә шикләнмәгез, сезнең яныгызга кайтмыйча каламы соң ул?!»

«Рәхмәт, мең мәртәбә рәхмәт сезгә! – дидем мин эчемнән. – Бик дөрес әйтәсез, абый җаным: миңа, минем яныма кайтмый кала аламы соң ул?»

Сүзнең көче искиткеч зур икән. Майор әнә шулай дип әйткәч, шомлы шик кайчан гына, ничек кенә күңелемдә кыймылдый башламасын, мин үз-үземә: «Юк-юк, кайтырга тиеш, кайтачак!» – дия идем ниндидер бер юләр ышану белән.

Һәм ул кайтты. Сугыш бетеп, бер ел узгач кайтты ул минем кара егетем, минем Бәхетгәрәем!.. Олыгайган, чигә чәчләре агарган, ике каш арасына тирән сызык яткан, әмма кечкенә күзләре һаман элеккечә җылы бөрки – шундый ук гади, шундый ук табигый ул… Мин бит аны юньләп белергә дә өлгермичә калган идем, ә дүрт елдан соң каршыма килеп баскач, ышанасызмы, искиткеч үз, якын, кадерле булып күренде ул миңа!..

Зөһрә ханым тынды, тирән дулкынлануын яшерергә теләпме елмаймакчы булды, ләкин елмаю чыкмады, башын чайкады да күзләрен йомды. «Кичерегез!» – дияргә өлгермәде, озын керфек очларыннан энҗе бөртегедәй ике яшь тамчысы, ак йөзендә туктала-туктала, акрын гына тәгәрәп төште. Мин өнсез идем, мин бер сүз дәшәргә җөрьәт итмәдем, һәм кирәкми дә иде ул. Хәзерге минутның таләбе бу… Тимик, кеше шундый газаплар бәрабәренә алган бәхетен үзе генә беткәнче кичерсен!

Әнә шулай тәмамланды Зөһрә ханымның хикәясе. Сөйләр алдыннан ул миңа, бик борчылып: «Ах, аңласагыз иде сез!» – дип әйткән иде… Аңладым шикелле мин аны. Һәрхәлдә, миңа бик күптән билгеле булган бер хакыйкатьне раслады ул: мәхәббәтсез яшәү – бәхетсезлек. Ләкин мәхәббәт – йөрәк эше. Бернинди исәп-хисап, мәҗбүрият, көчләү, ялыну-ялвару белән тудырып булмый аны. Туса ул, чәчәк бөресе ачылгандай, бары үзеннән-үзе һәм үз вакыты белән генә туа ала… Зөһрә ханымның бәхете – ул шуны вакытында сизә белгән, аңлый белгән һәм гомерлек үкенечтән, ә бәлкем, зур бәхетсезлектән котылып кала алган.

Өч көннән соң мин аны шәһәр вокзалыннан озатып калдым. Халык күп иде, шау-шу күп иде, барысы да: китүчеләр дә, озатучылар да – ял итүче халык, дөнья кайгысы юк, шатлык та уен-көлке, кәрзин-кәрзин җимешләр, бәйләм-бәйләм чәчәкләр… Зөһрә ханымның да кулында кучкыл кызыл һәм ап-ак чәчәкләр бәйләме.