Соңгы минутлар. Бирегә төшкәндә генә безнең арада, моңарчы сөйләшкәннәрнең дәвамы буларак, тагын сүз кузгалган иде. Хәзер исә Зөһрә ханым, дулкынланып, соңгы сүзләрен әйтеп бетерергә ашыга:
– Сезнең йөрәгегездә миңа карата нинди хис уянганын сиздем мин… Әмма сез аны телдән әйтмичә яхшы иттегез. Рәхмәт моның өчен… Күрдегез инде, мин үземнең мәхәббәтемә яратмау аша килдем, икенче төрле әйткәндә, иң элек ярата алмауның нәрсә икәнен татыдым, аннан инде мәхәббәтемне таптым… Шуңа күрә ул миңа бик кадерле, күз алмасыдай саклыйм мин аны…
Минем әйтер сүзем юк инде, тик болай гына сорап куйдым:
– Зөһрә ханым, әйтегез әле, сезнеңчә, нәрсә ул мәхәббәт?
– Мәхәббәтме? Мәхәббәт – яраткан кешеңне бәхетле итү ул…
Зөһрә ханым моны һич уйлап тормастан әйтте. Мәхәббәткә, бәлкем, мең төрле җавап бардыр, әмма бу аның җавабы, аның иманы иде.
Ниһаять, поезд кузгалыр вакыт җитте. Зөһрә ханым миңа кулын сузды. Мин, түбәнчелек белән иелеп, аның кулын үптем, соңра күтәрелеп күзләренә карадым… Күзләре аның, озын коңгырт керфекләр күләгәсеннән караган зәңгәр күзләре, соңгы мәртәбә миңа гүя: «Кичерегез!» – ди иде.
Поезд китте. Мәңге яшел җирнең кояшын, диңгез дымын, чәчәкләрен, шат кешеләрен алып китте. Миңа татлы газап, гомергә онытылмас әче сагышлы гүзәл хатирә калдырып китте.
Вокзал мәйданына чыккач, мин: «Нишләргә? Кая барырга?» – дип, шактый уйланып тордым. Аннан җәяүләп кенә шәһәргә таба киттем. Минем бернинди планым да, максатым да юк иде. Бара-бара шәһәрне узып, диңгез буендагы паркка җиткәч, аякларыма ияреп дигәндәй, яр башындагы бер кечкенә кафега кердем. Ачык террассаның читендәге буш өстәлләрнең берсенә барып утырдым.
Түбәндә, киерелә биреп, очсыз-кырыйсыз диңгез җәелеп ята. Бу кичке сәгатьтә нинди тыныч һәм нинди юаш ул. Әйтерсең беркайчан да аның котырып чайкалган, үкереп улаган чагы булмаган… Кемне алдыйсың син, диңгез?
Кояш яңа гына баеган иде. Күтәрелеп карасам, агарынып калган күк йөзендә кай арададыр калкып өлгергән Зөһрә йолдыз тын гына балкып тора. Нәкъ каршымда… Юанычым минем!
Язмыш менә тагын мине шул ук «Дулкын» санаториена китерде… Бер ел – безнең хыялыбыз алдында нинди кыска, нинди көчсез ул!.. Бөтенесе, бөтенесе күз алдыма килде дә басты. Суынмаган эзләр… Әйе, суынмаган эзләр!.. Шул эзләр әнә диңгезгә дә алып төшә, шул ук эзләр әлеге тау башындагы карт имән төбенә дә алып менә… Юкка гына мин, вакыт – һәрнәрсәдән шифалы дәва, үтәр, басылыр, онытылыр, дип, үземне юатып маташканмын икән. Менә барысы да яңадан терелде…
…Мин аны оныта алмыйм, мин аның үзен дә, тавышын да оныта алмыйм. Күптән сагынып көткән көй булып очрады ул миңа… Очрады, шушы тын юлларны минем белән бергә таптады, көлде-җырлады, гыйбрәтле үткәнен сөйләде, аннары вакыты җиткәч, ак, кызыл чәчәкләр бәйләмен күкрәгенә кысып, миңа кулын изәп китте дә барды. Үз дөньясына, үз тормышына, үз бәхетенә!.. Гомергә, мәңгегә! Инде юк ул минем өчен… Әмма, әйтегезче, дуслар, йөрәккә төшкән көйне тиз генә, ансат кына онытып буламы соң?