Выбрать главу

Ул минем нинди уйлар белән үзенә сокланып карап торуымны сизенде булса кирәк – йөзенә янә кызыллык чыкты, башын читкә борды, кулындагы ридикюлен ачып, кечкенә ак кулъяулыгын чыгарды, һәм мин нечкә бер хуш иснең йөземә бөркелүен тойдым. Соңра, минем һаман сүзсез булуымны килештермәде, ахрысы, үзе башлап сүз кушты:

– Фронттан кайткан танышларымны очратсам, миңа әллә ничек уңайсыз булып китә.

– Ни өчен?

– Сез шулкадәр авырлыклар, газаплар күргәнсез…

– Ә сез биредә ансат һәм рәхәт тордыгызмыни?

– Юк, әлбәттә.

– Шулай булгач?

– Ләкин сез күргәннәрне без күргәннәр белән чагыштырып буламыни?! – диде ул һәм күкрәге өстенә салынган кара ефәк кашнесының бер очын, ачылып торган муенын уратып, артка ташлады. Бары хәзер генә мин костюмының сул ягына кадаган ике тар гына медаль билгесен күреп алдым һәм аның минем белән никадәр тыйнак, кечелекле булып сөйләшүенә чын-чынлап гаҗәпләнә калдым… Ничектер үзем дә сизмәстән:

– Нур өстенә нур, – дип әйтеп ташладым һәм, бармагым белән күрсәтеп: – Менә бу кадерле билгеләрне сезгә бушка гына бирмәгәннәрдер, һәм тегеннән кайтып сезнең белән очрашкан танышларыгыз, менә безнең җиңеп кайтуның сәбәпчеләреннән берсе шушы ханым икән, дип эчләреннән әйтә торганнардыр, – дидем.

Ул, сөенеп, минем күзләремә туры карады һәм, ашыгып:

– Әгәр минем турыда шулай уйлаучылар булса, чын күңелемнән рәхмәт аларга! – диде.

Шул арада чаттан трамвай да килеп чыкты. Вакытсызрак килде ул килүен, ләкин чара юк, китәргә кирәк иде.

– Сез кайсы якка? – дидем мин.

– Мин каршы якка… – диде ул һәм бик кыска гына паузадан соң: – Ирем янына клиникага барам, – дип өстәп куйды.

Минем бик үк аңлап бетмичә каравымны күргәч, ул, янә тавышын акрынайта төшеп:

– Икенче ай авырый инде, – диде.

– Шулаймыни?.. Нәрсә булды соң?

Ул аз гына көттереп җавап бирде:

– Ашказанына операция булган иде…

– Кызганыч! Хәле ничек соң?

– Рәхмәт! Яхшыра инде.

Хәзер генә мин бая аның йөзенә нинди хисләрнең яктысы һәм күләгәсе калкып чыгуын аңладым. Әйе, тормышта һәркем өчен шатлык та, хәсрәт тә була торган нәрсәләр.

Ул, ике арада туа башлаган уңайсыз тынып калуны булдырмаска теләгәндәй, көлемсерәп:

– Аның янына баргач сөйләргә яңа хәбәрем булды, – диде.

– Гафу итегез, нинди яңа хәбәр ул?

– Фронттан кайткан янә бер танышымны очраттым диярмен.

– Андый игътибарга лаек булуым өчен шатмын. Таныш булмасак та, миннән үзенә сәлам әйтегез.

– Рәхмәт, әйтермен, әлбәттә.

Килеп туктаган трамвайга кешеләр ашыгып керәләр иде. Миңа да кузгалырга вакыт җитте.

– Яхшы, хәзергә хушыгыз!

– Хушыгыз!

Ул, перчаткасын салып, миңа кулын бирде.

Мин трамвайга утырдым. Эчкә үтмичә, площадкада, тыгызланып тулган халык арасында тукталдым һәм артыма борылып карадым. Кузгалып киткән трамвайдан аның әле елмаюы китеп бетмәгән йөзен һәм минем тарафка карап торуын күрдем.

Табигый инде, трамвайга утырып китсәм дә, мин уйларым белән аңардан аерыла алмадым. Яшерәсе юк: бу очрашу мине бик тирәнтен дулкынлатып өлгерде һәм минем үз-үземне сәяхәтче сыман тоеп маташуларымны берьюлы юкка чыгарды. Юк, мин торган шәһәремә генә түгел, биредә үткәргән гомеремә кайтканмын икән. Менә ул үткән гомернең бер онытыла язган сәхифәсе ачылды, һәм вакыт үтү белән саргая башлаган бу сәхифәнең юллары арасыннан моңарчы миңа билгеле булмаган яңа мәгънә табылган кебек булды.

Күкрәгемә тулган хисләр яктысында мин бу яңа мәгънәне аңларга тырышам. Нәрсә соң ул?

Менә моннан берничә минут кына элек каршымда басып торган ул ханымның җанлы кыяфәтеннән күңел күзләремне аерып ала алмыйча, эчемнән аңа дәшәм: «Сөекле ханым, кем сез миңа? Ни өчен сезнең тыйнак сүзләрегез, күптән онытылып, яңадан хәтергә төшкән тансык көй шикелле, колагым төбендә яңгырадылар? Ни өчен сезнең дустанә карашыгыз яшьлегемдә беренче тапкыр очраткан сөю карашы төсле булып йөрәгемә иңде?.. Нинди кодрәт белән әле сез минем тыныч яткан күңелем күлен якты дулкыннар белән бизәп өлгердегез?» Һәм мин сакланып кына, гүя акылымның ачуы килеп, күкрәгемдә яңа гына бөреләнгән хисләрне качырмасын өчен, курка-курка гына «Мәхәббәт!» дим. Әйе, мәхәббәт! Бик күптән әйтелмәгән бу сихри сүзнең чын булуына ышанасым килепме яки аның бөтен хыялый ләззәтен татырга теләпме, мин янә тәкрарлыйм: «Мәхәббәт!»