Менә шул тегермәндә Локман карт үзенең бала чагын, егет елларын, бөтен аңлы гомерен уздырды. Дөрес, атасыннан мирас булып калган бу кечкенә, бер ташлы тегермән, колхоз көннәренә килеп җиткәнчегә кадәр, атсыз агайлар, тол карчыклар тегермәне булудан уза алмады. Шуңа күрә карт, «көрәк оны» гына җитмәгәч, язын-җәен нәрәтә белән балык аулап, кышын җәнлеккә капкын куеп, авылның исемле сунарчысы да булып яшәде. Әмма ерак бабалары беренче килеп аяк баскан бу җирләргә, алар башлап буган бу елгачыкка ул барлык җаны-тәне белән бәйләнгән иде, һәм буаның өзлексез шаулавы буыннан-буынга күчеп килгән көйле әкият булып аның күңеленә сеңгән иде. Менә шушы ак таш яткан җирдән буага атасы йөреп салган сукмакны ул сиксән ел буена таптады, һәм, аның исәбенчә, бу сукмакны беркайчан да үлән басып китмәскә тиеш иде.
Локман карт, утызлардан узгач кына, Шәмсинур карчыгын үзенең ялгыз өенә француз бөркәнчек ябынган яшь килен итеп төшерде. Мәхәббәт дигән нәрсә никахтан соң гына килсә дә, алар бик тату, дус яшәделәр. Шәмсинур Локманга бер-бер артлы дүрт кыз бала табып бирде. Ләкин ел саен авылга килгән кара үләт – чәчәк авыруы – сабыйларны бик иртә кабергә дә алып китә торды. (Карт хәтерендә ул сабыйларның бары тик исемнәре генә саклана…) Ниһаять, Шәмсинур бала сагышына дучар булган таза, тынгысыз иренә бер ир бала да бүләк итте. Бу бала һичбер нинди авыруга бирешмичә үсәргә тиеш иде; һәм аңа Тимерҗан исеме куштылар.
Ир бала! Менә бу елганың башы ул, җирдән бәреп чыккан саф, көмеш чишмә ул. Бу елганың буалар аша сикереп һаман алга чапкан дәвамы ул. Әйе, әти кеше ир баланың үзе өчен кем булуын яхшы белә һәм бөтен киләчәк өметләрен Тимерҗанына баглый. Әмма менә хәзер ул Тимерҗанын бик тонык кына күз алдына китерә ала. Бик ерактан, гомере түреннән сөлектәй сылу егет, бүреген кырынрак салып, аңа карап тора кебек… Төсен, чыраен, күз карашларын ул ачык кына итеп күрә дә алмый инде, ә аның бала чаклары бөтенләй томан эчендә торып калган шикелле… Тик аерым күренешләр генә, шул томан эченнән чыгып, аның күз алдында җанлана. Ул хәтерли: Тимерҗанны бик яшьли үзеннән калдырмыйча тегермәнгә алып йөри башлаган иде. Янәсе, ир бала – ата дусты ул, аягына бастымы – әнисеннән китәргә, әтисе белән бергә булырга тиеш. Аннан ир бала, әнисенең җылы канаты астында гына үссә, нечкә көпшә кебек, зәгыйфь, йомшак, кыюсыз була; баланы таза, нык, күндәм итәр өчен, аны җилгә, яңгырга, эссегә, суыкка алып чыгарга кирәк, имеш. Шулай уйлаган иде шикелле ул – хәзер исендә юк инде, әмма Шәмсинурның башта атлаган саен елга буена йөгереп төшүен ачык хәтерли.
Тынычлыгын җуйган мескен ана, килеп җитүенә кабаланып:
– Кая үзе, нишли? – дип сорый торган иде.
Ә Локман карт, хатынын куркытыр өчен, гамьсез генә:
– Белмим тагын, яңарак кына шунда иде, – дигән була.
Шәмсинур бәргәләнеп тегермән тирәсендә әйләнә башлый.
– Ничек белмисең, ни дигән сүз ул, кая үзе, батуы-нитүе бар. Тагын алып төшәм димәссеңме икән, бирмим, бирмим, Алла кушса, бирмим.
Шуннан соң гына Локман карт хатынын тынычландыра:
– Йә, йә, котың алынмасын, юри генә әйттем, бернәрсә дә булганы юк. Әнә Тимерҗаның таудан таш тәгәрәтә.
Тегермән каршындагы текә тау түбәсеннән кызыл ыштанлы, ак күлмәкле яланбаш малай, шаян кәҗә бәтие сыман, авыл өстенә карап тора.
Шәмсинур, аны күреп:
– Ай Аллам! – ди. – Үзе тәгәрәп төшәр бит!
– Төшсә ни, тагын менәр. Әйдә, тәгәрәп, аунап үссен! – ди улының кыю-җитезлегенә кәефе килгән Локман карт.
Тимерҗан чыннан да шулай тәгәрәп, аунап үсте шикелле. Ничектер Локман карт аны үз тирәсендә аз күрә иде; тынгысыз, тере малай көн буе диярлек елга буенда, тау араларында югалып йөри иде. Атасына охшап ул бик яшьли балык тотарга, җәнлек эзәрлекләргә һәвәсләнеп киткән иде бугай… Шуңа күрә Локман карт аны кул-аягы тырналып, өс-башы җебенеп кайтса да орышмый, тик аның каты чәчле кара башыннан кулы белән угалап: «Һай, син, бәләкәй шүрәле! – дип шаярта иде һәм, хәтере ялгышмаса: – Бу килеш анаңа күренмә!» – дип әйтә торган иде.
Гаҗәп: Тимерҗанның балачагы озак еллар дәвамында түгел, бер мизгел эчендә генә үтеп киткән төсле булып тоела аңа… Кай арада аның яшүсмер егет булып өлгерүен дә хәзер ачык кына хәтерли алмый инде ул. Кинәт булды шикелле, һәрхәлдә, Тимерҗанның зурлар эшенә ярарлык булып үсеп җиткәнен ул кинәт сизгән иде.
…Кыш иде шикелле, әйе, кыш иде. Февраль ахырлары булса кирәк. Тау маңгайлары челтәрләнеп, җем-җем итеп уйный башлаган иде. Һаман киңәя, ачыклана барган ак кырлар түрендә зәңгәр шәүләләр йөри башлаган иде. Морҗа төтеннәре арасыннан җил уйнаклап үткәндә, акрын гына якынлашып килгән язның җылы, дымлы сулышы биткә тиеп, йөрәккә кагылып китә торган чак иде.