Выбрать главу

Алар икәүләп әнә шул таулар артындагы куе урманга зур чана тартып бардылар. Карт үз гомерендә Тимерҗан белән дә, Тимерҗаннан башка да урманга күп йөрде, әмма улы белән икәүләп беренче тапкыр барган көн беркайчан да аның күңеленнән чыкмады. Тик еллар үтә барган саен, ул көн ничектер чынлыкта булып үткән төсле түгел, ә бәлки төштә генә күргән кебек тоела башлады. Төшнең дә әле әкият кебеге… Һәм хәзер дә карт ышанып бетми – әллә булган ул көн, әллә булмаган…

Гаҗәеп иде урман… Тын, шундый тын, ник бер җан әсәре сизелсен, ник бер шылт иткән тавыш ишетелсен! Әгәр юри генә кычкырсаң, тавыш калтырана-калтырана яңгырап әллә кайларга китә, китә дә югала, шунда ук куе тынлык, таш чумган су өсте шикелле, кире урнаша, тирә-юньдә бер генә нәрсә дә уянмый, селкенми, ичмасам, берәр озын койрыклы саескан да сискәнеп, агачлар арасыннан кыеклап очып китми – юк, кычкыру түгел, шартласаң да, урман гүя сине ишетергә дә, белергә дә теләми… Ә яктылык! Әйтерсең урман өстенә бриллиант тузаны яуган, бөтен җир: агач ботаклары, ачык урыннар – бар да утта яна; мамыктай күперенеп, тәңкәләнеп каткан кар өстеннән кояш нурлары кире чәчриләр – һич туры карап булырлык түгел. Шундый өлкән тынлык һәм шундый мул яктылык! – Әллә нәрсә бу, сихер кебек серле, аңлавы читен…

Бу серле тамашадан тәмам хәйранга калган Тимерҗан ахырда, урман белән көч сынашырга теләгәндәй, кыю гына:

– Әти, үзем кисәм! – ди һәм, җитез генә бишмәт чабуларын билбавына кыстырып, бот төбеннән карга керә. Менә ул кулларына төкереп, кыска саплы үткен балтасы белән йоклап утырган зифа каенга китереп чаба. Урманның әйтерсең тартылып торган калын кылы кинәт өзелә – шундый бер ачык тавыш тирән тынлыкның иң ерак түренә кадәр яңгырап китә – бөтен урман калтыранып куя, якын-тирә агачлардан исәпсез күп кар чаткылары сибелеп төшәләр. Аннан «тук-тук» чапкан балта тавышы дулкын-дулкын булып урман түренә йөгерә-йөгерә дә кинәт тына – каен ыңгырашып ава.

Локман карт улы артыннан ияреп йөри, ул кисеп аударган агачларны ботакларыннан әрчи. Алар үзара сөйләшмиләр дә, ничектер бу саңгырау урманда кеше сүзе кирәкмидер, урынсыздыр кебек тоела, һәм алар «тизрәк моннан китү яхшы» дигән төсле ашыгып эшләүләрен генә беләләр.

Аннан алар кискән агачларын чаналарына ташып төйиләр дә өс-башларын каккалап, ат йөгедәй зур йөкне икәүләп тартып, урманнан чыгып китәләр. Чыккач туктап, тын, буш, серле урманга бераз карап торалар. Локман карт бүреген күтәрә төшә, һәм аның чал йөгергән чәчләреннән пар калка. Ә Тимерҗан, бияләйләрен билбавына кыстырып, уттай янган кулларын кар белән уа. Әйе, менә шулай янәшә басып, янәшә сулап – йа Хода, болар барысы да чынлыкта булды микән, әллә төш идеме, берәр төш кенә, уйланып йөри торгач, шулай чын булып күренә микән? Юк, булгандыр, Тимерҗан бар иде бит, Тимерҗан үсеп егет булган иде бит!

Аннан беренче герман сугышы башланды. Карт моны бик яхшы белә, әйе, онытасы юк, сугышның аның бәгыренә салып калдырган тирән ярасы хәзер дә әле кул белән капшап карарлык җөй булып саклана.

Сугыш башланганда, Тимерҗанның солдатка каралыр вакыты җитмәгән иде әле. Ләкин Локман картның күңеленә «Алырлар, барыбер алырлар…» дигән уй сөлек булып оялады, бары Тимерҗанны алганчы сугыш бетеп куймасмы дигән өмет кенә аны бераз тынычландырып тора иде. Айлар, еллар үтте, илдә юньле ир-ат калмады, ат-тун тузып бетте, яланнарны ягы-ягы белән сарут басты, хәтта авылда күгәрченнәр кимеп, каргалар ишәеп киттеләр, әмма сугышның очы-кырые күренми иде. Ниһаять, Локман карт, кечкенә өметенең дә һаман сүнә баруын тоепмы, киләчәктә зур бер бәхетсезлек булуын сизенепме, әллә Тимерҗан китә калса, карчыгы белән икәүдән-икәү генә ятим торып калмаска теләпме, катгый карарга килде: ул, Тимерҗанны өйләндерергә кирәк, диде.

Ата ихтыярына каршы килүче булмады, һәм Тимерҗанны җәйнең умарталарда беренче бал төшкән, яшь тәкәләр өлгергән иң матур чагында, заманына күрә күңелле генә туй ясап, Зәйтүнә исемле кызга өйләндерделәр. Һай, гомерләр! Үтсә дә үтә икән ул. Менә каршыда шул ук таулар, шул ук буа шаулавы… Әмма утыз ел вакыт эчендә кеше башларыннан ниләр генә кичмәде, кемнәр генә бу фани дөньяга килеп китмәде. Уйласаң – исең-акылың китәр. Йә, ул туйдан кемнәр генә торып калды? Үзе дә карчыгы гына шикелле, тагын менә йорт тора, капка төбендә ул утырган ак таш ята. Әйе, башка берни дә калмады. Ә бит Локман карт – ул чакларда үзе дә капка баганасыдай таза, аттай көчле кеше – шушы өенә туй белән кайтып төшкәч, тарантаска аягүрә басып, ачык җиләненең бер як чабуын артка ташлап, уң кулы белән бөеренә таянып, тауларга карап, күпме кунаклар алдында көр тавыш белән сузып җырлаган иде. Сокланып тыңлаган халык аны төрлесе төрле яктан: