Выбрать главу

Локман карт бу вакыйгалардан соң никадәр рухланып, канатланып йөргәнен хәзер дә онытмый әле… Онытырлыкмы соң ул көннәр! Хәтерли, хәтерли, иртә-кич өзелмичә шау-гөр килгән авыл җыеныннан дулкынланып кайткач, Батырҗан бишегенә иелеп сөйләнә торган иде:

– Йә, нихәл син, батыр егет, ни карап ятасың, очлы күз! Әтиеңне көтәсеңме, ә? Кайта, кайта хәзер, Алла боерган булса, кайта… Бетте, бар да бетте, сугышы да, патшасы да, әтиеңне бездән аерып торучы берәү дә калмады. Менә шулай, Батырҗан улым, бик хикмәтле заманга туры килдең әле син, сөйләп кенә бетерәсе түгел, әйдә, тизрәк үс, бөркетем!..

Ләкин карт, шулай бишек өстенә иелеп, Батырҗанга никадәр зур вәгъдәләр бирмәсен, әмма сабыйга атасын күрү насыйп булмады. Тимерҗан унҗиденче елның җәендә каядыр Польша җирендәге юеш окопта немец снарядыннан һәлак булды. Көзен авылга кайткан ике карт солдат бу хәбәрне китерделәр һәм Тимерҗанны үз куллары белән бер урман авызында җеназалап күмеп калдыруларын сөйләделәр.

Бу хәбәрне ишеткәч, карт үзенең нинди хәлгә төшүен хәзер дә юньләп аңлаганы юк. Кайгырудан битәр, аптырауга төшкән иде шикелле ул, әйтерсең, артыннан сиздермичә акрын гына килеп, башына тәртә белән суктылар… Бик озак исәнгерәп йөрде ул. Аны гаҗиз иткән нәрсә – Тимерҗанның сугыш инде бетә дип торганда гына үтерелүе булды: югыйсә ул сугышның корбансыз булмавын белә, Тимерҗан белән дә берәр бәхетсезлек булу ихтималын, кешегә әйтү түгел, үз-үзенә әйтүдән дә куркып, эченнән уйлап куйгалый иде. Инде шул хәтәр үтте дигәч кенә… Эх, ничек булып чыкты соң бу, ничек булып чыкты?

Ләкин картның эчендә ниләр генә кайнамасын, ул моны тыштан күрсәтмәскә тырыша иде. Әле аңа янындагы ике кадерле кешесенең хәлләренә дә ир кеше, гаилә башы буларак керә белергә кирәк иде. Менә карчыгы Шәмсинур авыр хәсрәттән урынга ятты. Ә Зәйтүнә, бичара, Тимерҗанның үлү хәбәрен ишеткәч, башта атып төшерелгән кыр казыдай шундый бер өзгәләнү белән үзен кая куярга белмичә бәргәләнде ки, карт аңа карап, эчке тетрәнү белән, кеше хәсрәтенең никадәр тирән, хәтәр булуын бер мизгелдә сизеп алды һәм ничек тә аны юатырга, тынычландырырга ашыкты.

– Сабыр бул, килен балам, сабыр бул! Нишләмәк кирәк, бер безгә генә килгән хәсрәт түгел, – диде ул, чын аталарча кайгырту белән.

Һәм Зәйтүнә күз яшьләрен йота алды, башын миңгерәүлеккә салып, кул-аягын салындырып йөрүдән котыла алды. Тик ул бик ябыкты, йөзенә сары йөгерде һәм еш кына үзалдына көрсенеп, авыр сулап куя торган булып калды.

Карт кинәт сүзсез тынып калган карчыгы өчен дә бик борчыла иде. Ул, еш кына аның янына килеп, авыр кулының учын карчыгының маңгаена йомшак кына куя:

– Йә анасы, хәлең ничек? – ди. – Карлыган кагы белән чәй эчсәң, торып китмәссеңме икән?

Нихәтле авыр булуга карамастан, айнык акылын җуймаган ана да, бу кайгыртуның шифалы тәэсиреннән бигрәк, олы хәсрәтне күтәрә белгән картыннан яхшысынмыйча, урыннан торды. Һәм алар, көчле давыл бөгеп киткәннән соң турайган агачлар шикелле, акрынлап хәл алдылар, аякларына бас- тылар.

Әйе, болар бар да – бик сирәк искә төшә торган хатирәләр, ерак хатирәләр. Моңарчыга кадәр карт үзенең ерак үткәнен мондый эзлекле рәвештә күз алдыннан кичергәне юк иде, дөресрәге, ул үткәнгә кайтудан юри тыела торган иде, чөнки гомер ничек кенә үтмәсен, кеше һаман киләчәкне уйлап яшәргә гадәтләнгән инде ул. Бу шулай, бу – тормышның үзенә күрә бер кануны булса кирәк, әмма бүген Локман карт әче хатирәләр кәсәсен актыгына кадәр эчеп бетерергә тиеш иде.

Инде тормыш эзгә төште, Тимерҗанны югалту хәсрәтеннән инде терелдек дигәндә генә, Зәйтүнә тиф белән авырып урынга ятты… Унтугызынчы елның кышы, авыр вакытлар, авылдан беркая чыгып булмый, больницасы ерак, докторы юк… Дәһшәтле авыру алдында тәмам гаҗиз, көчсез булып калган карт белән карчык Зәйтүнәнең түшәге яныннан көне-төне китмичә өзгәләнсәләр дә, бер генә хәлләр дә итә алмадылар шул. Һай, яшь җан, һай, газиз җан!.. Локман карт «эһ» тә димичә рәхәтләнеп үз җанын бирергә әзер иде, тик ул гына, Зәйтүнә генә, әле егермедән дә узмаган яшь ана – бичара гына китмәсен иде!.. Иренеп кенә аткан кышкы таңның зәңгәр шәүләсе туңган тәрәзәләргә төшкән чакта, Зәйтүнә мәңгелек йокыга талган иде. Бөтен газаплардан котылып, көлемсерәп…