Выбрать главу

– Әллә базарга сыер сатарга алып барасыз?

– Күченәм, брат, кире райүзәккә… – диде Сабирҗанов, соңгы сүзенә басым ясап.

– Ә колхоз?

– Колхоз нәрсә? Бер ел ныгыттың, җитәр, хәзер монда кирәксең, диләр. Авыз да ачтырмыйлар. Шулай, агай-эне, иген иктерә башларга өлгермәдем, инде менә кирпеч суктыра башларга туры килә.

Бик сәер булып тоелды бу эш миңа, хәтта иптәш Сабирҗановны бер мәлгә кызганып та куйдым.

– Кем соң сез, профессиягез буенча кем? – дидем, үзем дә сизмәстән кыза төшеп.

– Бөке! – диде Сабирҗанов, кырт кисеп.

– Ничек ул алай… бөке?

– Шулай инде, кайда тишек, шунда бөке без, каян ага башласа, шунда тизрәк илтеп тыгалар безне… Менә кирпеч заводына директор кирәк булып киткән. Давай, Сабирҗанов, кайт, заводны принимать итеп ал!

– Гаҗәп, гаҗәп…

– Гаҗәптер шул… – диде Сабирҗанов, ничектер авызының бер кырые белән генә елмаеп, һәм папиросын итек табанына басып сүндерде дә урыныннан торды.

– Ярый, сүз бозау имезер, ди, кузгалырга кирәк. – Кул биреп саубуллашканда, ул тагын ачылып китте: – Ә шулай да без сезнең белән балыкны бергәләп тотачакбыз әле!

– Ай-һай, туры килерме икән, сез бит әнә бер дә күченүдән бушамыйсыз?

– Юк инде! – диде Сабирҗанов, кинәт батыраеп. – Менә кайтып бер урынга ныклап утырам да шуннан лом белән каерсалар да кузгалмыйм, баста! Җитәр! Хушыгыз!

– Хушыгыз, иптәш Сабирҗанов!

Арба ялкау гына шыгырдап кузгалып киткәч, мин кармакларым янына төштем. Бүген чиртүнең дә әллә ни рәте-юне юк. Иң зур кармакка яңа җим куеп, төкергәләп, кыл җепне болгап елга уртасына ыргыттым. Кургашын батыргыч шоп итеп суга барып төште, кызыл калкавыч башта кызу гына йөзеп китте, аннан, сикереп, аягүрә басты. Ичмасам, берәр адашып йөргән ташбаш килеп капмасмы, тамагына… бөке утыргыры!

1953

КЕМ ҖЫРЛАДЫ?

Ватан сугышының дәһшәтле көннәреннән берсе иде.

Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон очрашып, янәшә туктадылар. Боларның берсе – тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайтучы санитар поезды иде. Эшелоннар икесе дә, бик озын булып, гел кызыл вагоннардан торалар. Тик санитар поездының гына паровозга якын очында бер-ике классный вагоны бар, ә калганнары исә кечкенә чуен мичләр куеп җылытылган теплушкалар иде.

Станция дигән нәрсәнең үзе дә, бер генә бер каралтысы да юк – бар да җимерелеп беткән. Тик юллар буенда берничә кат юан бүрәнәләр түшәп һәм балчык өеп эшләнгән зур гына землянка ялгызы калкып тора… Бөтен станциясендә ник бер генә тычкан уты җемелдәсен – әйләнә-юнь морҗа эчедәй кап-кара. Ләкин еракка күз ташласаң, сугыш барган якта, кайдадыр офык артында ук, күк чите буйлап сузылган кандай кызыл шәүлә тибрәнә. Янамы анда берәр зур авыл, туплар атышы шулай чагыламы – моннан карап белеп булырлык түгел.

Бөтен әйләнәдә фронтка якын җирләрдә генә була торган үле тынлык хөкем сөрә. Хәтта эшелоннар башындагы ике кап-кара паровоз да тып-тын тора, әйтерсең казаннарын сүндереп, аларны ташлап киткәннәр… Эшелоннарны томалап куйганнар диярсең, берсеннән-бер көлгән, сөйләшкән тавыш та ишетелми, төшеп-менеп йөрүче дә күренми. Тик араларыннан узганда, туктала биреп колак салсаң, бер яктагы кызыл вагоннардан ара-тирә каты хырылдау, икенче яктагы теплушкалардан авыр ыңгырашу ишетелеп кала. Берәүләр соңгы тапкыр йокы туйдыралар, икенчеләр бер күз йомарга гаҗиз булып яталар, күрәсең.

…Теплушкаларның берсендә түбәнге сәкедә каты яралы яшь лейтенант – татар егете ята. Егетнең хәле авыр, уң аягы аның тездән югары киселгән, ә санитар поезды юлга чыккач, аңарда гангрена башланды. Менә бер тәүлек инде ул, ни йоклый, ни уяна алмыйча, ярым һушын югалткан хәлдә ята. Вакыт-вакыт ул аңына килә, шул чакта авыр газаптан талган күзләрен ача, янында басып торган ак халатлы шәфкать туташын күрә, аның салкын кулын маңгаенда тоя. Бер мәлгә егет үзен җиңеләеп киткәндәй хис итә, хәтта уң аягы бар, ул кычыта кебек тоела аңа… Ләкин бу хәл озакка бармый, тагын бөтен тәне буйлап ут тарала, күзләрендә бизгәк чаткысы кабына. Бераздан егет күз кабакларын акрын гына йома һәм, һушын югалтып, яңадан эссе томан эчендә йөзә башлый. Яткан урынын да, туташның кагылуын да, хәтта шприцның очлы энәсен дә ул инде тоймый…

Шулай үлем тырнагыннан ычкына алмыйча газапланып ята егет. Врачларның өметләре аз, гангренаның никадәр хәтәр нәрсә икәнен алар яхшы беләләр. Бигрәк тә юл шартларында авыруның хәлен җиңеләйтү бик читен эш иде.