Выбрать главу

– Бик тә зурладың, бик тә сөендердең безне, Иркә туташ! – диде карт җиңгәчәсе. – Рабби Ходам, әти-әниеңә озын гомерләр бирсен, сезгә бакый рәхәт бәхетләр насыйп итсен! Амин!

Клара күңеле тулудан бер сүз дә әйтмәде, яшьләремне тыя алмам дип курыкты ул…

…Ахырда, түргә кереп утыргач, аның алдына таба өеп майлаган әче коймак китереп куйдылар. Шуның өстенә тагын самавырдан алып дүрт күкәй, агач тустаган белән пешкән каймак куйдылар. Болар бар да аның өчен генә…

– Иркә туташ, рәхим ит әле, рәхим ит! Коймактан җитеш, кайнар чакта, – диде җиңгәчәсе һәм коймакның майлыракларын астан өскә әйләндереп салды да бармакларын ялап куйды. Ул кыстаудан һич туктамый иде, Клара алдына әле эремчекле маен, әле кәрәзле балын этәрә генә тора. Яшь җиңгәчәсе ал чәчәкле, калай борынлы чәйнектән кечкенә чынаякларга чәйне куе итеп ясый да зур кашык белән сөт өсте салып бирә иде… Шушы чәй Кларага аеруча ошап китте…

…Клара өчен биредә һәрнәрсә яңа, сәер, кызыклы иде. Менә өй эче. Ап-ак зур мич, кечкенә тәрәзәләр. Тәрәзә төпләрендә эреле-ваклы савытларда чыра кадап сабакларын бәйләгән гөлләр… Тәрәзә яңакларында – кызыл башлы озын сөлгеләр, кашагаларда – ак челтәр… Түр почмакта – пыяла капкачлы карсак кына кара шкаф; шүрлекләрендә – төрле төстәге, төрле иштәге савыт-сабалар; түбәсендә – ниндидер катыргы кенәгәләр һәм тузган китаплар… Мич катыннан өйне икегә бүлеп сузылган бүлмә тактасы буенда күпертеп, пөхтәләп җыештырылган иске генә тимер карават. Аннары менә кулдан гына эшләнгән, текә артлы агач кәнәфи, шомарып-саргаеп беткән, калын аяклы таза урындыклар, киҗеле ашъяулык япкан шундый ук гади өстәл, өстәлдә – патша башлары белән бизәлгән җиз самавыр… Тагын нәрсә? Менә яңа «ходиклар», калаена Кремль манарасы төшерелгән… Менә календарь…

Баймы-ярлымы бу – Клара ул кадәресен белми иде, ләкин өй эче аңа тулаем бик борыннан үзгәрмичә сакланып килгән шикелле күренә иде. Кем белә: менә бу әкәмәт самавырдан бабасы гына түгел, бәлкем, бабасының әти-әниләре дә чәй эчкәннәрдер әле. Һәрхәлдә, монда искесе, яңасы бергә иде.

Чәйдән соң Клара, чоланга кереп, өстен алыштырып чыкты. Җиңсез ак кофточка һәм киң итәкле чуар юбкадан ул нечкә билле чегән кызына охшап киткән иде.

…Инде авылны күрергә кирәк. Яшь җиңгәчәсе ашыгып фермасына китте, карт җиңгәчәсе өй эшләренә тотынды, Кларага иптәшкә Алмас белән Алсу калды. Көзге алдында тагын бер әйләнгәч, ул, балаларны ияртеп, урамга чыкты.

Аларның өе иң кырыйда иде. Капка төбеннән кечкенә авыл буеннан-буена ап-ачык күренеп тора. Урам киң, тип-тигез, куе бәбкә үләне белән түшәлгән, нәкъ уртадан, кара еландай, юл сузылып киткән.

Авылның утырган җире гаҗәп матур иде, монда кечкенә авыллар тирәсендә генә очрый торган ниндидер үзенә бер ямьлелек бар иде. Каршыдагы өйләр артыннан ук яшь урман башлана. Урамның түбән очы яшел чирәмлеккә барып чыга һәм шуннан ерак та түгел, ялгызы гына утырган мәһабәт биек тау күренеп тора. Ә бирге очта, менә киртәләр яныннан ук, иген кыры башланып китә. Ничектер барысы да – урманы да, тавы да, кыры да – кул сузымы гына җирдә, һәм атлап чыгу белән үзеңне табигать кочагында күрәсең! Клараны аеруча менә шушы якынлык сокландырды да. Ялан күрер өчен машинага утырып, әллә кая чабасы юк икән монда…

Иң элек аның әнә шул каршыда гына торган урманга барасы килде.

– Алмас акыллым, – диде ул биш яшьлек «егет»кә, – урманга илт әле мине. Алып бара беләсеңме?

Һи, Алмас алып бармыймы соң! Ике дә уйламыйча: «Әйдә, апам!» – диде дә тыпыр-тыпыр алдан йөгереп тә китте. Клара, кечкенә Алсуны җитәкләп, аның артыннан иярде. Каршыдагы йортның киртәсе буеннан үтеп, бер йөз-йөз илле адым китүгә, алар урманга барып та җиттеләр.

Нәкъ урман авызында аларга юкә бәйләме күтәреп чыгып килүче бер бабай очрады. Бабай базык кына гәүдәле, түгәрәк йөзле, мыексыз, ап-ак сакаллы иде. Ул, тукталып, Кларага дәште:

– Исәнме, кызым?

– Исәнмесез, бабай!

– Безнең мондагы кызларга бер дә охшамагансың, кайдан син үзең?

– Мин шәһәрдән, бабай!

– Шәһәрдән? Өфедән, алайса?

– Юк, Казаннан…

Бабай бәйләмен җиргә куйды.

– Казанна-ан?.. Бик ерактан килгән кунак икәнсең, алай! – Ул бераз башын селкеп торды. – Кемгә кайттың соң син, рәхмәт төшкере?