– Җиңгәчи, Рәхмәй абый сарыкны нигә суйды? – дип сорады.
Җиңгәчәсе, көлемсерәп:
– Әй Иркә туташ, гомердә бер кайткан кадерле кунак бит син безгә, – диде. – Синең өчен тәкә дә суймагач ярыймы соң!
Клара, ни әйтергә белмичә, бераз сүзсез торды, аннары рәхмәт әйтәсе урында ихтыярсыздан:
– Ничек инде кызганмыйча? – дип куйды.
Җиңгәчәсе аны бөтенләй башкача аңлады.
– Әйтә күрмә, аккошым! – диде ул, кулын селтәп. – Кызганып торырга тагын… Аллага шөкер, актыгы түгел әле, быел сигез бәрәнебез булды. Игелеккә язсын!
Шулай да Клара күңелсезләнеп калды. Аның өчен дип кенә берни сизмичә кетер-кетер үлән кимереп йөргән яшь тәкәне тотсыннар да суйсыннар, имеш! Бу авыл кешесе җан иясен нигә бер дә кызгана белми икән? Үзләре шундый яхшы күңелле кешеләр, ә хайван суярга куллары бара. Менә аша инде хәзер шул… мескен тәкәне! Үз күзе белән күрмәгән булса, тагын бер хәер иде.
Шул арада Мөнирә җиңгәчәсе зур табак белән тәкәнең итен, үпкә-бавырын кертеп чыкты, ә Клара, бер эш булсын дип, чәчәкләр көлтәсен кәнәфигә таратып салды да яңадан тигезләп, матурлап җыйды. Аннары карт җиңгәчәсеннән бер тар муенлы чүлмәк сорап алды да, шуңа су салып, чәчәкләрен тутырып, зур букетны нәкъ өстәл уртасына бастырып куйды. Җиңгәчәсе дәшмәде инде, аш өлгергәнче торып торсын, диде, ахрысы. Шәһәр кызының юанычы чәчәк икән, әйдә, бер кинәнсен!
Аш сосар алдыннан гына, аларга кара күн фуражка кигән, таза, чибәр генә бер яшь кеше килеп керде. Аны: «Әйдүк, Хәсән, мактап йөрисең!» – дип, якты йөз белән каршы алдылар. Ләкин ул ашка калып тормады, бер чүмеч тутырып салкын су эчте дә китәргә ашыкты. Эшкә әйтер өчен генә керүе икән. Берсекөнгә авылның бөтен картын-яшен печәнгә чыгарабыз, ди, ике-өч көндә кибәнгә куеп бетерергә кирәк, йә һавалар бозылып китәр, ди. Аннары игеннәр дә тәмам өлгереп килә икән, алдагы атнада, насыйп булса, ура башларбыз, ди.
Җиңгәчәсе егетнең бөтен әйткәннәрен хуплап торды, тик ахырдан гына:
– Һәй, Хәсәнкәем, әйткәнеңне дә көтмәс идем, – диде, – кунагым бар бит!
Егет елтыр кара күзләре белән Кларага туры гына карап алды да, көлемсерәп:
– Кунак кызга да тырманың җиңелен әзерләп куярбыз, – диде.
Клара егетнең, сүзеннән бигрәк, туры карашыннан уңайсызланып кызарды һәм башын горур гына читкә борды. Ә җиңгәчәсе шунда ук егеткә ташланды:
– Һи, мут күз! Иркә туташымны колхоз эшенә чыгарып имгәтер идеңме әллә? Булыр синнән, денсездән…
– Курыкма, тәтәй, имгәнмәс, утырып, ныгып кына китәр, – диде егет һәм тамак кырып куйды.
«Вот какой нахал!» – диде Клара эченнән, гадәтенчә бик ачуы килгәндәй итеп, ләкин нигәдер чынлап ачулана алмыйча.
Шуннан соң ул егетнең тыныч кына болай дип әйтүен ишетте:
– Хәмдияттәй, мин сине артык кыстамыйм, кунакны ялгыз калдырып булмый, канешно, аны гына беләбез… Үз җаеңа карарсың тагы, эш синнән качмас… Ярый, мин киттем. Хушыгыз, туташ!
Клара, борылып, аңа чак кына башын иде, ә җиңгәчәсе, кинәт урыныннан кубып:
– Тукта, тукта, Хәсәнкәем, кая ашыгасың? – диде. – Тәкә суйган йортка кереп, ит капмыйча китсәң, языгы кемгә булыр?
Һәм табактан бер тәлинкәгә зур гына ит кисәге, берничә бәрәңге салып, өстәлгә китереп куйды. Бригадир, нишлисең инде дигәндәй, иңбашын җыерды да, утырып, итне мул гына тозлап, турамыйча-нитмичә, тотып ашый да башлады.
– Ай-һай, Хәмдияттәй, тәмле пешкән дә соң бу яшь тәкә! – диде ул, умырып капкан саен башын чайкап… Ахырдан гына бер бәрәңге кабып җибәрде, аннары майланган бармакларын итегенең кунычына ышкыды да, торып, өйгә бәрәкәт теләп, рәхмәт әйтеп чыгып та китте.
Ниһаять, бар да ашка җыелдылар. Балаларны казан ягына сәкегә урнаштырдылар – кунак барында аларның урыны шунда икән.
Җиңгәчәсе зур агач табак белән аш сосып китерде. Өреле шулпага катык туглап ашадылар – Кларага бик ошады авылча «симез» токмач белән шулпа… Шулпадан соң җиңгәчәсе һәммәсенең тәлинкәсенә тутырма дигән нәрсә салып чыкты. Бусы тәкәнең үпкә-бавырыннан, дөге белән бергә эчәккә тутырып, шулпада пешерелгән казылык иде. Клара, аны капкач, телен йотардай булды – гаҗәп тә тәмле иде ул! Шунда ук кечкенә блокнотына бу тутырма дигән хикмәтнең ничек эшләнүен сорашып, язып та алды. Янәсе, Казанга кайткач, үзе пешереп, өйдәгеләрне бер сыйлаячак.
Аннары коштабак белән калҗалап тураган ит килде. Җиңгәчәсе аның өстенә суганлы, борычлы кайнар өре салып җибәрде, һәм өйгә әчкелтем хуш ис таралып китте.
Шуны әйтергә кирәк: баягынак Клараның кәефен боза язган тәкәне кызгану хисе хәзер каядыр югалган иде инде… Ашаганда тере тәкә аның күз алдына килеп җанын борчымады. Хәер, табын яны гел сүз белән узды, һәм Клараның уе бөтенләй башка нәрсәләргә китте. Менә хәзер генә ул туганнары белән якыннан танышты. Рәхмәй абыйсы гади колхозчы икән, бригадир кая җибәрсә, шунда эшләп йөри икән, ләкин болай селкенеп йөрүдән туйдым, ди, колхозыбызның хәзер үз машиналары булачак, берәр комбайнга басарга исәпләп торам, ди. Председательләре аңа вәгъдә биргән икән инде.