Выбрать главу

– Җиңгәчәй, бу нинди тау? – дип сорады ул, калкына биреп.

– Бу безнең Чабылтавыбыз, – диде җиңгәчәсе.

Моны ишетүгә, Клараның исенә бабасы кылт итеп төште. Мәрхүм бабасы еш кына: «Чабылтау, Чабылтау», – дип сөйләнә иде. Шушы икән инде ул Чабылтау! Бабасы малай чагыннан ук бу тау тирәсендә күп йөргән булырга тиеш. Шунда аларның җирләре, шунда печәнлекләре булган шикелле… Клара бу хакта сорагач, җиңгәчәсе:

– Әйе, аккошым, каенатамнарның «Корысазлык» дигән печәнлекләре шушында иде шул, – диде.

Кучерда ат тотып барган Рәхмәй абыйсы, борыла төшеп:

– Корысазлык бездән сулда кала, күрсәтермен әле, – диде. Һәм бераз киткәч тә, ул сирәк-мирәк кенә нечкә каеннар үскән, ә урта бер җирен яшел таллык каплаган зур гына уйсулыкка чыбыркысы белән төртеп күрсәтте. – Әнә шунда инде Корысазлык. Борын аның уртасында түмгәкле күл булган, диләр. Хәзер ул күл юк инде, кибеп бетте… – Һәм Рәхмәй абыйсы боларга кырын утырып, Клара өчен кызык бер нәрсә итеп сөйләп китте: – Элек заманда бу сазлыкка торналар күп килә торган булганнар… Торна ул оясын түмгәк өстенә ясый икән. Бала чыгарганда, шул түмгәккә атланып утыра икән, аягы бөкләнми, имеш, аның… Бервакытны Хәнәфи дигән карт, сазлык яныннан үтеп барганда, түмгәк өстендә утырган торнаны шәйләп алган, ләкин торна икәнен танымаган… «Кемнең чикмәне анда ята?» – дип уйлаган карт. Шуннан тиз генә ыштанын салган да, бер чыбык сөйрәп, суга кереп киткән бу… Түмгәккә якынлашкач, «чикмән»не эләктереп алыйм дип, чыбыгын торнага төртүе булган, торна, сискәнеп: «Тар-тар!» – дип кычкырып җибәргән… Моны ишеткәч, карт, тураеп, күкрәгенә сугып: «Шаярма, тар-тар түгел, Хәнәфи абзаң булыр бу!» – дип әйткән, ди…

Көлештеләр, ә җиңгәчәсе: «Һи, заманнар, картлары да балалар төсле булган», – дип, бер көрсенеп куйды.

Юл, Чабылтауны әйләнеп, көньякка табан борылгач, Клара алдында гаҗәеп күренешләр ачылды. Бу ялгыз тау үзе дә гаять зур биеклек өстендә утыра икән. Шушы биеклек өстеннән кайсы якка гына карасаң да, җәелеп яткан аксыл иген кырлары, яшел үзәннәр, күгелҗем урманнар, бөдрә куаклыклар белән капланган озын чокырлар, якында һәм еракта утырган тагы да ниндидер мәһабәт таулар күренә иде. Рәхмәй абыйсы юл буенча диярлек шуларның әле берсен, әле икенчесен күрсәтеп барды: «Ә-әнә теге Өзектау инде! Шуннан уңга таба китсәң, безнең Зирекле буена барып чыгасың. Әнә нәкъ каршыбызда Әркәсле яланы… Сулга карасаң, әнә анда Имәнлек башланып китә… Бабакаеңнан ишеткәнең дә бардыр әле».

Әйе, дөрес, Клара боларның барысын да бабасыннан ишеткәне бар иде. Шуңа күрәдер инде хәзер аңа бу кырлар, бу таулар, бу урманнар электән үк таныш төсле булып тоела иде. Хәтта берара аның күңеленнән: «Тукта, мин үз күзләрем белән дә боларны кайчандыр бер күрдем түгелме соң?» – дигән гаҗәеп сәер, шул ук вакытта ничектер бик якты, ләззәтле сизенү кичеп үтте. Бик ышанасы килде шуның чын булуына! Ләкин… юк, күргәне юк, әлбәттә. Әмма шушы ачык сизенү тәэсиреннән ул ихтыярсыз авыз эченнән генә берничә мәртәбә: «Туган туфрак, туган туфрак!» – дип кабатлап куйды.

Гел юырттырып бара торгач, алар ахырда ак маңгайлы тәбәнәк таулар өстенә килеп чыктылар. Түбәндә кечкенә елгачык, шул елгачык буйлап сузылып киткән Каракош авылы җәелеп ята.

Ике тау арасындагы текә юлдан атны тыя-тыя гына түбән төштеләр һәм, чуерташлар өстеннән сырланып аккан инешне кичеп, бер тыкрыктан авылның зур урамына барып керделәр… Менә сиңа Каракош!

Тәҗрибәле күз бу авылның кайчандыр бик зур булуын һәм бик тыгыз утырганлыгын чамалар иде. Төп урамның бер очыннан икенче очын күреп булырлык түгел… Тагын янәшә сузылган һәм аркылы кисеп узган урамнар да бар. Кыскасы, искечә әйткәндә, элек бу өч-дүрт мәхәлләле бер авыл булган булырга тиеш. Хәзер исә, өстеннән давыл узгандай, ул бик сирәкләнеп, тузгып калган иде. Заманында Каракоштан өч-дүрт кечерәк авыл бүленеп чыккан. Аннары елдан-ел акрынлап, йорт-җирләрен бетереп, читкә китүчеләр дә күп булган… Колхозлашу елларында мондый зур авылдан читкә сөрелүчеләр дә аз булмагандыр, һәрхәлдә, Каракош башыннан күп хәлләр кичкән булырга тиеш.

Ләкин Клара боларның барысыннан да хәбәрсез иде, билгеле. Авыл аңа шактый табигый һәм тыныч-имин булып күренде. Хәер, асылда, Каракош хәзер шундый иде дә.

Авыл уртасына җитәрәк алар урамга буй салынган, такта белән япкан таза гына йортның капкасына килеп туктадылар. Бу – Кларага әллә кайсы яктан, әллә ничек кенә кардәш тиешле Сәйфетдин абзыйның йорты иде. Капканы өстенә ак күлмәк, башына кара кәләпүш кигән кәкрерәк аяклы хуҗа үзе ачты.

– Һай, бәрәкалла! Әйдәгез, хуш килдегез! – дип каршы алды ул кунакларны.

Ат ишегалдына узып, кунаклар тарантастан төшәргә өлгермәделәр, өйдән шәһәрчә диярлек киенгән, кечкенә буйлы, йөзгә бик сөйкемле яшь хатын һәм буйга-сынга таза гына егет ашыгып чыктылар. Болар Сәйфетдин абзыйның улы белән ки- лене иде…