Выбрать главу

Хәмдия җиңгәчәсе, Клараны терсәгеннән этәребрәк:

– Менә Иркә туташны сезгә күрсәтергә алып килдем, – диде. – Хамматҗан дәдәбезнең внукасы була инде. Каладан кайтты.

– Һи-и-и, шулаймыни? – диде Сәйфетдин абзый, тәмам шаккатып. – Хамматҗан абзыйның шундый внукасы бармыни? Машалла! Күз генә тия күрмәсен, алтын алма булып җиткән икән! Әйдүк, әйдүк, ике күзем, түребездә бул!

Барысы да аның белән бик куанышып күрештеләр. Аеруча Клараны күрүенә яшь килен бик шат иде шикелле – ничектер беренче караштан ук ул аңа, үз тиңен очраткандай, бик җылы, бик якын итеп карады. Аннары кунакларны өйнең түр ягына алып керделәр. Өй эче тәмам шәһәрчә дип әйтерлек иде. Биредә никель карават та, шифоньер да, китаплар тулы этажерка да, хәтта зур радиоалгыч та бар иде. Чебеннең әсәре дә юк, үзе чиста, үзе рәхәт, салкынча… Күренеп тора: шәһәр тәртибен алып килгән кешенең кулы хуҗа монда…

Яшь килен, биленә кечкенә алъяпкыч буып, аш-чәй хәстәренә кереште. Ире дә аңа кушмастан булыша башлады… Хикмәт шул яшь килендә түгелме икән?.. Картлар үзара хәл-әхвәл сораша башладылар, Сәйфетдин абзыйның карчыгын сагынып исләренә төшерделәр, ул күптән вафат икән инде.

Хуҗа бер чыккан арада, Клара җиңгәчәсеннән акрын гына:

– Бабакайлар йорты еракмы, кайчан барабыз? – дип сорап куйды.

– Ерак түгел, – диде җиңгәчәсе.

Шуннан, Клара бик үтенгәч, алар чәйгә хәтле барып килергә булдылар.

Урамга чыккач, җиңгәчәсе Клараны югары очка таба алып китте һәм, бераз баргач та, ике йорт арасындагы иркен генә бер буш урын каршында тукталды.

– Менә шушы була инде бабаңнарның утырган җирләре, Иркә туташ! – диде ул, кабер өстенә килгәндәй, тавышын акрынайтып.

Клара берни аңламыйча әүвәл алга, аннан тирә-ягына каранды. Нәрсә соң бу?.. Урамнан алып инешкә төшеп җиткәнче алабута, кычыткан, әрекмән басып бетергән буш җир җәелеп ята. Ник бер агач, ник бер таш, ник бер каккан казык күренсен! Бу урында кайчан да булса кемнәрнеңдер йорт-җир белән дөнья көтеп яшәүләрен күз алдына китерүе дә бик читен иде. Клара, тәмам аптыраган хәлдә, ни әйтергә белмичә, шактый сүзсез тынып торды. Җиңгәчәсе, аның хәлен аңлап булса кирәк, җиңелчә көрсенеп әйтеп куйды:

– Бетте шул инде, нигез дип әйтерлеге калмады…

– Ә кая булды соң мондагы йорт, бабакайдан калган йорт? – диде Клара, нигәдер бераз сабырсызланып.

– Соң белмисеңмени, бабаң бит, сезнең янга киткәндә, йортын сакау Хисамига сатып китте!

– Беләм. Ишеткәнем бар… Ну, ә ул Хисами кайда соң монда?

– Хисамимы? Хисами, сугыш беткәч тә, сафхузга күчеп китте… Йортын да шунда күчерде… Бик әйбәт тора, диләр… Күркәсенә чаклы асрый икән… Ишетмәдегезмени?

Клара башын гына чайкады… Һәм алабута, кычыткан баскан буш җиргә карап тора башлады. Шушы икән инде… «нигез»!.. Бернинди кызгану-фәлән кебек нәрсә хис итмәде Клара үзендә, тик алдануы өчен кәефе генә азрак кырылды… Бер генә дә күрер нәрсә калмаган ич! Хыялы белән дә ул биредә нәрсәләр булганын күз алдына китерә алмый иде… Юк, билгесез, ят бер урын икән бу аның өчен… Ләкин шулай да ул уйламыйча булдыра алмады: әгәр бабасы үзе бу ташландык урынны кайтып күрсә нишләр иде икән? Түзмәс иде, елар иде, һичшиксез елар иде… Туган җирем, гомер иткән җирем, дип, шәһәрнең дүрт стенасы эчендә гел сагынды да утырды бит!

Инде китәргә дә ярыйдыр. Шулай да Клара, нидер исенә төшереп, җиңгәчәсеннән сорады:

– Бабакай, бакчабыз бар, бакчабызда зур каен үсеп утыра, дип сөйли торган иде. Кайда ул?

– Каенмы?.. Ә әйе, бар иде шул, бар иде… Кистеләр. Каенын да, барысын да кистеләр. Хуҗасыз калгач ни… – Җиңгәчәсе башындагы яулыгын алгарак тартып куйды. – Бабаң картайды, – диде ул сузып кына… – Малайлары таралышып беттеләр. Карчыгы үлде. Ялгыз нишләсен ул монда?.. Барысын сатты да китте…

– Җиңгәчәй, син бу йортны яхшы беләсеңдер инде?

– Һи, белмичә соң! Мин бит шушы йортка килен булып төштем. Минем Хамматшам бабаңнан аерылып чыкмаган иде әле… Туебыз бик тә күңелле, бик тә шәп узды… Вәлиулла абзый, мәрхүм, туй капкадан килеп керүгә, мылтыктан атып җибәрде. Ул халык, мин сиңа әйтим, ул бала-чага!.. Мине җитәкләп ак киез өстеннән генә өйгә алып керделәр… Һи, сөйләсәң, Иркә туташ, исең-акылың китәр. Үтте инде… үтте. Аллага шөкер, менә хәзер үзем дә киленле булдым. Тик Хамматшам гына күрмәде.

Шулай элекке нигездән бер таш кисәге дә калмаган буш җир өстендә анысын-монысын искә төшереп бераз сөйләшеп торганнан соң, алар, акрын гына кузгалып, Сәйфетдин абзыйларга кайтып киттеләр.