Менә шул бер стакан чәй белән юанып, ул зур тәрәзәдән әлеге артка таба йөзгән тау битләренә, арыш кырларына озак кына карап барды. Ләкин бу күренешләр, җансыз көзгедә чагылган шикелле, аның күңелендә берни уятмыйча, хәрәкәтсез төбәлгән күзләреннән генә кичәләр дә кичәләр. Барыбер нидер юк, нидер җитми, ә калын пыяла аша күренгән табигать үзе генә аның күңел бушлыгын тутыра алмый иде. Нәрсә теләгәнен ул үзе дә белми, бөтен нәрсәсе бар да кебек, ә шулай да җаны тыныч түгел, җаны һаман нидер тели, нидер көтә.
Акрынлап кына кояш та җир читенә якынлашып бара, Идел өстендә алсу шәүләләр уйнаклый башлады. Биек ярларның суга яткан күләгәләре торган саен киңәя һәм караңгылана, ә кояшка каршы яктагы чиксез Идел түре, аннан да ары сөзәк кенә күтәрелгән күгелҗем кырлар өсте аеруча яктырып балкый иде. Ханым, палубаны тагын бер әйләнергә булып, салоннан чыкты.
Пароходның койрыгына җиткәч, ул нигәдер түбән карады һәм ихтыярсыздан тукталды. Түбәндә баягы таза чандыр егет ялгызы гына әрҗәләр өеменә йөзе белән борылып, әлеге тавис койрыгыдай яулыгына карап тора иде. «Бу ни хәл, – дип уйлады ханым, – әллә тилергәнме ул, шулкадәр исе киткән!» Ә егет, чынлап та, бераз гына шөребе какшый башлаган кешедәй, аны-моны сизмичә яулыгын бер җәеп карый, бер йомарлый, битенә дә куеп ала, иснәгән кебек тә итә, гүя сихерләп маташа. Аннары бик сак кына ак кәгазьгә төреп, эчке кесәсенә салып куя.
Бу күренеш ханымда шундый бер сабырсыз кызыксыну уятты ки, аның ничек кенә булса да егет белән танышасы һәм яулыкның серен беләсе килде. Ә кичкырын түбәндә баручы кыз, егетләрнең берсен ияртеп, палубага менде. Алар сагаеп кына бер әйләнделәр дә, пароходның алгы очына туктап, Идел өстенә карап бара башладылар. Ханым алар яныннан бер-ике тапкыр сүзләренә колак салып үтеп китте. «Әйе, болар студентлар булырга тиеш». Кечерәк кенә буйлы җыйнак кыз беренче кышын гына шәһәрдә үткәргән, ахрысы, район кыяфәте үзеннән китеп тә бетмәгән әле; көл төслерәк чәчләрен уртадан ачып, калын толымнар итеп үреп салган, өстенә кызыл бөрчекле ак ситсы күлмәк киеп, билен тар гына каеш белән буган, ә аягында арзанлы оек белән үкчәсез кара туфли… Егет исә шәһәрчәрәк: өстендә аның эре шакмаклы «молния» каптырмалы күлмәк, балаклары бөрмәле күк шаровар, аягында «тапочка» дип йөртелгән резин чүәк – базык, тыгыз гәүдәсенә караганда, ул берәр институтның спортчысы булса кирәк.
Ханым алардан аз гына читкәрәк килеп туктады да, кирәк кадәр тынып торгач, гади-мөлаем булырга тырышып, яшьләргә дәште:
– Иркәләрем, кая кайтып барасыз?
Яшьләр җәһәт кенә аңа борылып карадылар; кызның, борыны кечкенә булганга күрәме, соры күзләре бу минутта аеруча зур да, якты-матур да иде. Шәп киенгән чибәр, көяз ханымны күргәч, ул бераз гаҗәпсенебрәк, теләр-теләмәс кенә:
– Төрлебез төрле җиргә, – диде.
Аның болай кырын торып, салкын гына җавап кайтаруына ханымның артык исе китмәде: хатын-кыз башта бер-берсенә шулайрак була инде, нишлисең! Мөлаем ягымлылыгын саклап, ханым сораша бирде:
– Шулаймыни? Бик әйбәт. Сез студентларсыздыр инде?
– Әйе, студентлар.
– Шулайдыр дип уйлаган идем. Танып була бит. Кайчан гына әле мин үзем дә студентка идем.
Яшьләр һич тартынусыз ханымга тагын бер сынаулы караш ташладылар. Ханымның үзен менә шулай гади-якын итеп тота белүеме, әллә соңгы сүзен әйткәндә ничектер сагышлы көрсенеп куюымы – нидер яшьләрнең салкын торып маташуларын бик тиз эретә башлады. Озак та үтмәде, телләре дә чишелде һәм сөйләшеп тә киттеләр.
Башлап үзләре үк ханымның исемен дә сорап белделәр. Ханым аз гына көттереп, гүя чын исемен әйтергә икеләнгәндәй җавап бирде:
– Мин… Диләрә.
Аннары ул үзе сораша башлады. Яшьләр, билгеле, икеләнеп тә, яшереп тә тормадылар – аларныкы уч төбендә!
Тиз арада ханым һәркайсының исемен белде, кайда укуларын, кая кайтуларын белде, тик бер генә төер аның күңелен һаман борчып торды. Ул теге яулык хуҗасы чандыр егет тә менмәсме икән дип көтте, әмма егет менмәде. Бер-ике тапкыр ханым җай чыгарып аның хакында сорашырга да теләп карады, әмма булдыра алмады. Бары аерылышканда яшьләргә:
– Сезнең белән танышу бик әйбәт булды әле. Иртәгә дә менегез, бергә-бергә кайту күңелле ич! – дип калды.
Яшьләр:
– Рәхмәт, апа, килербез, – дип, түбән төшеп киттеләр. Ханым, ялгыз калгач та, каютасына керергә ашыкмады. Палуба баганасына сөялеп, битен кичке саф җилгә куеп барды. Төн, тынлык, елга өсте кап-кара, аз гына чи балык исен аңкытып, түбәннән дым килә. Ярлар күренми, каршы очраган пароход та, вак утларын ерактан гына җемелдәтеп, тавыш-тынсыз уза…
…Менә түбәндә ничәдер тапкыр җиз кыңгырауга суктылар – һәр сугудан, гүя ике кат тавыш чыгарып, сәер генә яңгырады ул… Диләрә ханым иренеп кенә урыныннан кузгалып китте, каютасына керде, ашыкмыйча гына урынын рәтләп чишенә башлады. Аяк йөзеннән үк яткан төнге ефәк күлмәген киеп, көзге каршына баскач, ничектер уйга китеп, тулы-тыгыз күкрәкләрен акрын гына сыйпап торды. Әйе, ул яшь, ул таза, ул чибәр әле! Ләкин… нигә соң болай йөрәген савып, эче поша икән аның? Ни җитми, ни кирәк? Тагын әлеге ак чырайлы чандыр егет аның исенә төште. Кем ул, ни өчен ул да, кешедән яшерен сере бар шикелле, иптәшләреннән үзен читтәрәк тота, йөрми, күренми? Тагын эчке кесәсендә генә саклап йөрткән яулыгы… Нигә ул аңа бик кадерле?