– Менә моны да алып карагыз, әгәр яратсагыз… «Халыклар дуслыгы» дибез без аны, ите – атныкы, мае – дуңгызныкы…
Яшьләр көлештеләр, ә ханым комачтай кызарды, шулай да сынатырга теләмәде.
– Беләм, беләм! – дигән булды. – Ашаганым бар, әйбәт була ул ат казылыгы…
Һәм бер-ике түгәрәкне батыр гына ашап та җибәрде. Алай авызга алмаслык нәрсә түгел икән. Тик кызыл ит арасында сирәк-мирәк очраган бармак башыдай дуңгыз мае гына чәйнәр өчен авыр икән. Ярый инде! Менә артыннан яшел суган капкач, берни булмас, үтәр әле.
Ә шулай да бик күңелле! Пароход, тип-тигез су өстен ертып, тонык кына шаулап бара, йомры, якты дулкыннар ике якка салмак кына куышып китәләр. Җылы, рәхәт. Егетләр, әвен сугучылар шикелле, бик тәмләп, авыз тутырып ашыйлар. (Диләрә ханым исәбенчә, боларның ашказаннары ташыңны да сеңдерер!) Тик яулык иясе егет кенә ашауга артык исе китмәгәндәй күренә. Ул, аякларын идәнгә сузып, табынга кырын утырган, ашыкмыйча гына чәйни һәм күбрәк читкә, су өстенә карап бара. Ханымга ара-тирә генә күз ташлап куйгаласа да, артык кызыксыну да, ятсыну да күрсәтмичә, ничектер битараф кала бирде. Шулай да бер мәртәбә, ханым нидер әйткәч, ул зур кара күзләрен тутырып, үтә сынау белән аңа карап алды. Әллә нишләтеп җибәрде бу караш Диләрә ханымны, әмма ул аны батыр күтәрде, хәтта горур гына башын да чөеп куйды. Тынычлыгын саклап, ул берни булмагандай сөйләнә бирде:
– Урыныгыз да ямьле, ашыгыз да тәмле, ярый төштем әле яныгызга.
– Ә югарыда… нигә, начармыни? – диде кичә танышкан шакмак күлмәкле егет…
– Югарыда… сезнең кебек күңелле компания юк.
– Нишләп булмасын! Әнә анда нинди шәп абзыйлар баралар.
– Абзыйлар шул. Ә миңа үз тиңнәрем кирәк.
– Ә-ә, алай икән!
Егетләргә күңелле булып китте, ахрысы, дәртләнеп, баш кагып елмаештылар. Юк, бу ханым, нинди генә асыл кош булмасын, «түбәндәгеләр» компаниясенә алырлык икән. Үзен әнә ничек иркен, кыю, гади тота ул!
Ләкин табынчы кыз, сокланырга ашыкмыйча, күбрәк белергә теләп, җитди генә сорап куйды:
– Кем буласыз соң сез, апа?
Диләрә ханым кинәт сагаеп калды.
– Ничек инде ул… кем буласыз?
– Кайда, нинди эштә эшлисез дип соравым, – диде кыз, бераз уңайсызланып. – Сез тагын ачулана күрмәгез, апа!
– Юк, нишләп ачуланыйм, – диде ханым, елмаерга тырышып, әмма кыз аның иң авырткан җиренә кагылды. Мондый сораудан ул һәрвакыт курка торган иде. Ни дип кенә җавап бирергә соң? «Институтны бетерер-бетермәс зур кешегә иргә чыктым да шуннан өйдә утырып калдым», – дип әйтә алмый бит инде ул. Ләкин берни сиздермәгән кыяфәт белән тизрәк җавап бирергә ашыкты:
– Мин финансово-экономическийны бетергән идем. Мин – финансист! Менә шулай!
– Һо, финансист! – диде егетләрнең берсе, күзләрен зурайтып. – Алайса, сез бик байсыздыр?
Ханым кызарды, шулай да югалып калмыйча, шаяруга каршы шаяртып әйтте:
– Гаҗәп инде, нәкъ менә Драйзерның финансисты кебек…
Кырын утырган егет тагын бер карап куйды, бу юлы шактый кызыксынгандай итеп, һәм ханым үзе өчен өметле булган бу карашны бик тиз тотып алды. Ул шунда ук сүзне яшьләрнең үзләренә күчерде:
– Ә шулай да студент вакытка ни җитә. Бөтенесе алда: матур хыяллар, зур планнар… Әгәр мөмкин булса, яңадан сезнең хәлгә кайтыр идем. Нинди рәхәт ич! Бергә уку, бергә кайту, бергә ял итү.
– Ә безнең тизрәк бетерәсебез килә, – диде шакмак күлмәкле егет. – Укуы бер дә рәхәт түгел, бигрәк тә финанс ягы такыр булган чакта… Аннары, сез әйткәнчә, бергәләп ял итүләр дә бик тәтеми хәзер. Менә бер айга гына җибәрделәр, кайтып, әни карчыкларга утын, печән әзерлибез дә, аннан, давай, кире шәһәргә!
– Ни өчен шәһәргә?
– Целинага китәр өчен… Беләсезме, нәрсә ул целина? Һо, целина, апа җаным, бик интересный җир ул! Менә кайда кәҗә майларың чыга.
– Быел Фәнияне дә үзебез белән алып барабыз, – диде егетләрнең икенчесе, табынчы кызга җылы көлемсерәп. – Курыкмыйсыңмы, Фәния?
– Исем китә! – диде Фәния эре генә. – Куркып торырга, сездән кай җирем ким минем?
Ул табында калган азыкларны әйбәтләп төреп җыештырырга кереште, егетләр «Прибой»ны кабызып җибәрделәр. Диләрә ханым кемнәрнеңдер югары палубадан аңа сәерсенеп карап баруларын күптән шәйләп алган иде. Шулардан уңайсызланып булса кирәк, үзенчә сылтау табып, җәһәт кенә урыныннан торды.
– Карагызчы, бу акчарлакларны әйтәм, бер дә пароходтан калмыйлар бит! Нигә икән?
Егетләр дә урыннарыннан тордылар. Кыз газетадагы сынык-саныкларны илтеп, су өстенә селекте:
– Менә шулар өчен иярәләр инде алар! Әнә, әнә күрдегезме, икмәк кисәкләрен ничек кенә эләктереп алдылар!
Ә шакмак күлмәкле егет, папиросын тирән суырып:
– Их, акчарлак шикелле менә шулай җәлт иттереп кенә берәр җәенне сыртыннан эләктереп алсаң иде! – диде. – Ярап куяр иде ул безгә обедка!