Выбрать главу

Икенчесе яулык иясе егетнең аркасына сугып алды:

– Эләктерсә, Харис эләктерә инде аны, безнең иң шәп йөзүчебез!

Харис моңа каршы бер сүз дә әйтмәде, тик аның уйчан ак чыраенда ниндидер сызлану аша боек көлемсерәү чагылып киткәндәй булды. Ә кыз шунда ук егетләргә, дәү апаларыдай, җитди генә әйтеп куйды:

– Тимәгез сез аңа! Белмисезмени, җәен кайгысы түгел, җан кайгысы ич аңарда.

– Җанаш кайгысы диген, дөресрәк булыр.

– Җанаш кайгысы – җан кайгысы инде ул! – диде шакмак күлмәклесе, авыр көрсенгән булып.

Барысы да, иптәшләренең хәтерен калдырмаска тырышкандай, аңа карап, тыелып кына көлешеп алдылар. Харис һаман шулай уйчан, тыныч калды, ә Диләрә ханым исә, күзләрен елтыратып, егеткә тәмам йотылып карап торды. Шаярып кына әйтелгән бу сүзләр, егетнең килешкәндәй дәшмичә калуы аңа бик хикмәтле булып тоелды.

Бераздан ул, яшьләрне югарыга чакырып, палубага менеп китте… Харис, Харис! Бу исем һаман аның телендә әйләнде, «җанаш кайгысы» дигән сүзләр һич күңеленнән чыкмады. Шунда ул егет куенындагы әлеге матур яулыкны да исенә төшерде. Яңа гына ишеткән сүзләр белән бу яулык арасында тәгаен бер бәйләнеш барлыгын да ул сизмичә калмады. Көнчелеккә охшаш бер хис кузгалып куйды аның йөрәгендә, һәм егетнең үзен дә, аның серен дә тизрәк беләсе килү аны чын-чынлап котырта башлады.

Хәзер инде ул хөрмәтле Харис иптәшне тынычлыкта калдырмаячак! Үпкәләштән булмасын, үзе гаепле. Аңа, роза чәчәгедәй ханымга, ниндидер студент кисәге шулкадәр кырын, салкын торсын, имеш! Гаҗәп бит! Кайчан әле мондый хәлнең булганы бар? Бүтәннәр аның кулын бер үбәр өчен генә дә түшләре белән җирдән шуарлар иде. Ә ул?.. Ниндидер яшерен сергә төренеп, үзен чуен статуя шикелле тотып маташа. Мәхәббәт трагедиясе кичерә, янәсе! Туктале, менә без, җанкисәгем, синең өчен дә яраклы ачкычны таба белербез!

Ул яшьләрнең югарыга менүләрен көтеп йөри башлады. Алар, әлбәттә, менәчәкләр, тик менә Харис менәрме? Бу шик аңа бер дә тынгылык бирми иде. Әгәр барысы да менсәләр, ул аларны үзенең каютасына кунакка чакырырга булды. Аның әле башланмаган тавыгы бар, вак бәлешләре, паштеты, печеньесе, кыйммәтле конфетлары бар – сые җитәрлек. Шулар янына берәр шешә яхшы вино алганда ничек булыр икән – менә шул хакта гына ул бераз уйланды. Ахырда, теге целинага барудан да курыкмый торган, егетләргә карата үзен хуҗа сыман тоткан ябык кыздан ничектер яхшысынмыйча, вино алу ниятеннән кайтты. Шул кыз булмаса, ике дә уйлап тормас иде ул, әлбәттә.

Күпмедер вакыт узганнан соң, яшьләр палубага менделәр. Харис та алар белән бергә иде… Диләрә ханым палубага чыга торган ишектән уң якта, беркадәр читтәрәк утырып тора иде. Яшьләр ишектән сулга таба борылып киттеләр. Бу хәл ханымга бик начар тәэсир итте, хурланудан ачуы килеп, торырга омтылган җиреннән кузгалмыйча утырып калды. «Үзләренә күрә түгел, йолкышлар!» – диде ул, эченнән усалланып. Ләкин бераздан яшьләр палубаның икенче очыннан килеп чыгып, аңа якынлашкач, ханым каршыларына торып басты. Үзен көчләп булса да, елмаерга мәҗбүр итеп:

– Менә тагын очраштык! – диде.

– Бик әйбәт, бик әйбәт! – диештеләр егетләр.

Әлбәттә, бу яшьләрдә Диләрә ханымны ачыктан-ачык ят күрү яки өнәмәү дигән нәрсә һич юк иде. Бигрәк тә бер табынга утырып ашап эчкәннән соң, алар аңа инде ияләшеп тә өлгергәннәр иде. Тик әле шомарып җитмәгәннәр, ханымнарга, аеруча Диләрә кебек ханымнарга, бик игътибарлы булырга кирәклеген белеп бетермиләр – һаман шул «культура» җитмәү бәласе инде.

…Сөйләшә-көлешә палуба буйлап киттеләр, ләкин алар тар юлга барысы да сыя алмыйлар иде. Кыз белән Харис арттарак калдылар. Палубаның арткы очына җиткәч, Диләрә ханым тукталды һәм, нечкә тимер терәүгә тотынып, күкрәген киереп бераз тынып торды.

– Яратам менә шулай пароходтан ярылып калган эзгә карап барырга! – диде ул, очарга торган кош сыман күзләрен алга текәп.

– Ә сикерәсегез килмиме шунда, бөтерелеп аккан суның нәкъ уртасына? – диде егетләрнең берсе.

– Килә! – диде ханым, башын кисәк кенә артка чөеп. – Кайдан сизеп әйттегез әле моны?

Харис та, килеп, бер читкәрәк туктаган иде. Аның һаман да сүзгә катнашмыйча салкын, җитди генә басып торуы безнең ханымны ничектер тагы да кыюландыра төште. Ул торган саен җанланыбрак сөйләде, гадәттәгедән кычкырыбрак көлде һәм һәр әйткән сүзеннән соң егеткә туп-туры карап куя торган булды.

Аннары тагын палуба буйлап киттеләр. Харис белән кыз тагын арттарак калдылар. Бер әйләнгәч тә, Диләрә ханым, эчкәре уза торган ишек каршында туктап, кинәт кенә:

– Әйдәгез, минем каютага кереп утырабыз! – диде.