Кыз аптырап калды:
– Нигә, апа?
– Ә минем сезне кунак итәсем килә, – диде ханым, бик гади генә итеп.
Яшьләр, сәерсенеп, бер-берсенә карашып алдылар, әллә ничек кенә булып тоелды бу чакыру аларга.
– Мин сезнең яныгызга төшеп сыйландым бит, – диде ханым. – Инде минем чират, мин сыйлыйм. Әллә кермәс идегезме?
Һәм яшьләр риза булдылар. Дөресен әйткәндә, студент халкы сыйлаганны ярата ул, тик сыйлаучы гына булсын.
Харис та аерылып калмады, һәм ханымның рухы бердән күтәрелеп китте.
Бер генә кешелек каюта тыгыз иде, шулай да сыйдылар. Ханым кунакларын койкага тезеп утыртты. Рәшәткәне шылдырып куйдылар. Яктырып киткән каюта эчен егетләр бик сокланып карадылар; аларның кайберләре мондый рәхәт, чибәр урынны беренче тапкыр күрәләр иде әле.
Ханым үзе, урындыкка утырып, зур гына сумкасын алдына алып, шуннан бөтен сыен өстәлгә чыгарып салды. Тавыкны да оста гына ботарлап куйды, аннары егетләрне чын ихластан кыстарга тотынды.
– Ягез әле, иркәләрем, җитешегез! Менә тавыктан, менә бәлешләрдән… Ягез, йә!
Хәер, егетләр кат-кат әйттереп тормадылар, бер дә тартынмыйча гына, ханымның сыйларын «ура» башладылар. Тик Харис кына баштарак тыелып утырды, чөнки ханым аңардан бер дә күзләрен алмый иде. Аннан инде ул да: «Син мине ашасаң, мин бәлешеңне ашыйм әле», – дигәндәй, иптәшләреннән калышмыйча, ләкин алар шикелле бик кызуламыйча капкаларга тотынды. Иптәшләре, бу сыйлау өчен мактау кирәктер инде дигән төсле, капкан саен берәр сүз әйтмичә калмадылар:
– Ну бәлешләрегез, апа! Үзегез пешердегезме?
Диләрә ханым исә бик хуш булып раслап кына утыра:
– Үзем, әлбәттә!
– Тавыкны да үзегез куыргансыздыр инде?
– Үзем булмыйча!
– Ә менә бу нәмәстәкәйне? – диде егетләрнең берсе, зур гына паштет кисәген урталай тешләп.
– Анысын да үзем пешердем.
– Их, минем дә булачак хатыным шушындый ашлар пешерә белсә иде!
– Пешерә белгәнгә өйләнерсез.
– Алмас борын белеп буламыни аны!
– Ә син алырдан элек өенә йөреп бәлешләрен ашап кара! – диде егетләрнең икенчесе. – Мин үзем шулай итәчәкмен.
Көлештеләр. Ләкин авызлары тик тормады, сумса, бәлешләрдән валчыклар гына торып калды, тавыкны да ялт иттерделәр. Ханымга аларның берсе дә кызганыч түгел, тик күңелендә яткан теләге генә булмыйча калмасын иде. Ә теләге аның шул һич сүзгә катнашмыйча утырган, бары ялкау гына елмаеп куйгалаган Хариста… Шул ак чырайлы, куе кара кашлы Харисның телен чишәсе килә, шул горур, салкын егетне ничектер менә котыртасы, үзенә каратасы, һич булмаса, үзе белән хисаплашырга мәҗбүр итәсе килә. Һәм менә, һәрбер оригиналь уй кинәт туган шикелле, аның башында әллә каян гына килеп гаҗәеп бер мәкерле хәйлә туды. Үзе кимереп куйган ядәч сөяген алып, ул егетләргә шаян гына:
– Әйдәгез, кем белән ядәч аерышабыз? – диде.
Шакмак күлмәкле егет шунда ук кулын сузды:
– Минем белән.
Ләкин ханымның күзе Хариста иде. Ул, кулын сузучыга карамыйча, назлы гына итеп:
– Ә минем менә… Харис иптәш белән аерышасым килә, – диде.
Харис аз гына кызарынып елмайды, нидер әйтмәкче булды, ләкин иңбашын гына җыерып куйды. Иптәшләре аны кыстарга тотындылар:
– Йә Харис, бәхетеңне сына. Курыкма, курыкма! Оттырсаң, үзебез түләшербез.
Ханым инде ядәчен аңа сузып ук тора иде. Харис шикләнебрәк ханымга карады.
– Ягез, – диде ханым кыю гына.
– Нәрсәдән соң? – диде Харис, ашыкмыйча гына кулын сузып; аның тавышы да көр, матур иде.
– Нәрсәдәнме?.. – Ханым аз гына уйланып торган булды. – Юк, баштан билгеләмибез. Американча булсын!
– Анысы тагын ничек була?
– Ә менә ничек: сез отсагыз – миннән теләгән нәрсәгезне сорыйсыз, мин отсам – үзем теләгән әйберне сорыйм.
Егет кулын кире алды.
– Юк, булмый!
Ханым, күзләрен кыса төшеп, егеткә төбәлде:
– Куркасызмыни?
– Юк, курыкмыйм… Ләкин ни өчен американча?
– Ягез, йә, – диде ханым, елмаеп. – Мин бит студент кешенең хәлен беләм, әллә ни сорамам.
– Әйдә, рискуй, – диделәр иптәшләре дә. – Синең ни… кашың да күзең… Нәрсәңне алсын ул?
Һәм алар ядәчне аердылар: егет кулында зуррак чаты, ханым кулында кечкенә чаты калды. Ни өчендер егетләр ханым отарга тырышмас, киресенчә, үзе юри оттырыр дип уйладылар. Әйе, ханым отарга ашыкмады, ләкин егет берәр әйбер сузган саен, ул, сөйкемле елмаеп кына: «Исемдә!» – дип әйтергә дә онытмады. Аннары Харис та ханымга еш дәшүдән тыела башлады, чөнки сөйкемле елмайган ханым, әледән-әле тынгысыз күзләрен кечерәйтеп, ничектер аның эченә үтеп керергә теләгәндәй карый, һәм бу хәл егетне ихтыярсыздан шомланып куярга мәҗбүр итә иде.
Алар бөтен төркемнәре белән тагын палубага йөрергә чыктылар. Бүтәннәр барысы да алдан китте, Харис гадәтенчә арткарак калды, ә ханым иң арттан иярде. Пароход борынына җиткәч, ул, җилдән тузгый башлаган чәчен рәтләргә теләп, кырын баскан килеш, кулындагы ридикюлен егеткә сузды.