Выбрать главу

– Тотып кына торыгыз әле! – диде ул, чәче белән мавыгып.

Егетнең һични уйламыйча алуы булды, ханым кинәт кычкырып та җибәрде:

– Ядәч!

Барысы да аларга борылып карадылар. Харис тәмам аптырап калган бер кыяфәттә кечкенә ридикюль тотып тора, а ханым бөгелә-сыгыла рәхәтләнеп көлә иде.

– Их син… дус кеше! Тәки оттырдың, ә? – диде егетләрнең берсе, ачынып.

– Үзебез гаепле, – диде икенчесе, – саклый белмәдек. Уйлары аның ядәчтәмени!

– Ярар, телегезгә күп салынмагыз! – диде Харис кырыс кына һәм ханымга ридикюлен кире бирде: – Йә, ни сорыйсыз?

– Тукта, ул хәтле ашыкмагыз! – диде ханым, ничектер берьюлы тынычланып. – Иң элек менә шушында утырыйк.

Башлап ул үзе ак эскәмиягә утырды, аннары Харисны да кыстап үз янына утыртты. Шуннан соң гына ул, ни таләп итсә дә хакы бар кешедәй, ашыкмыйча, ипләп кенә егеткә әйтте:

– Кичә сезнең кулыгызда бер яулык күрдем. Менә шуны сорыйм мин!

Егет кашларын җыерды.

– Юк, мин аны сезгә бирмим.

– Ә миңа бары шул кирәк.

– Булмый. Бирә алмыйм. Бүтән нәрсә сорагыз.

Ханым, тынып, җитди сынау белән егеткә беравык карап торды.

– Хәтерләгез әле, без ничек килештек? Әгәр сез отсагыз, мин сездән бернәрсәмне дә кызганмаган булыр идем… – Ул сүзен әйтеп бетермәде.

Харисның ак чыраена кызыл таплар бәреп чыкты; дәшмәде ул, тик иреннәрен нык кысудан яңак сөякләрен уйнаткалап куйды. Шул чакта Фәния ашыгып һәм борчылып әйтте:

– Апа, сез аңардан ул яулыкны сорамагыз инде.

Диләрә ханым, аңа күтәрелеп тә карамыйча, үтергеч бер салкын «әдәплелек» белән:

– Иркәм, сезнең өчен алынган яулык түгелдер ич ул, нигә тыгыласыз? – диде.

Кыз кайтарып җавап бирә алмады. Ул әле болай, гүя үтеп барышлый гына, кешенең бәгыренә кадап китүне күргәне юк иде. Ханым исә, берни булмагандай, шунда ук егетләргә сүз катты:

– Әйтегез инде менә сез, аның дуслары, егет кеше сүзендә торырга тиешме, түгелме?

Егетләр, җилкәләрен җыерып, икеләнеп кенә:

– Конечно, шулай инде ул, – диештеләр. – Сүздә тору кирәктер инде… Ну бит…

Ләкин ханым, артыгын тыңламыйча, тизрәк Хариска борылды:

– Ишеттегезме, Харис иптәш, дусларыгыз ни диләр? Чыгарыгыз яулыкны!

– Мин сезгә яулык вәгъдә итмәдем, – диде Харис, тәмам караңгыланып.

– Сез мин сораган әйберне бирергә булдыгыз!

– Сорагыз бүтән нәрсә.

Ханымның күзләре кысылды, усал карашы энәләр шикелле егеткә кадалды.

– Их сез! – диде ул акрын гына. – Мин сезне чын егет дип торам, ә сез… – Ул, сүзен әйтеп бетермичә, җирәнгәндәй борынын җыерып, кулын гына селтәде.

Бу мәсхәрәләп кул селтәү иң авыр сүздән дә әшәкерәк тәэсир итте егеткә. Ул ихтыярсыздан артка тайпылып куйды, кинәт үтә бер гарьләнү белән: «Ни өчен әле мин үземне шушы курчактан бу кадәр хурлатып торам?» – дип уйлап алды һәм шул секундта ук эчке кесәсеннән ак кәгазьгә төргән яулыкны чыгарды да ханымның алдына ташлады:

– Мәгез!

Ханым егетнең бу бер генә сүзгә никадәр ачу-нәфрәт салып әйткәнлеген ачык сизде, әлбәттә, ләкин юри, гүя ныграк үртәргә теләгәндәй, балаларча кычкырып куйды:

– Менә молодец!

Һәм яулыкны кәгазеннән алып сүтеп тә җибәрде. Яулык, нәкъ тавис койрыгыдай әллә ничә төрле төсләр уйнатып, аның кулында җилферди иде.

– Нинди матур! Нинди матур, Ходаем! – дия иде ханым, гадәттән тыш сокланып. – Килешәме миңа?

Ул яулыкны башына каплады, һәм чибәр яулык, чынлап та, аны бердән нурландырып җибәргәндәй итте. Барысы да бу минутта ханымның чәчләре өстендә йомшак кына яткан яулыкка аптырау-кызгану катыш чын соклану белән карап торалар иде. Харис, кире тартып алудан тыелып калуына ышанмыйча, ахрысы, кисәк кенә торды да кызу-кызу атлап китеп тә барды.

– Нигә качасыз? – дип кычкырды ханым аның артыннан һәм тилерергә җитешеп көләргә тотынды.

Әллә ни булды аңа. Яулыкны әле башына каплады, әле муенына чолгады, әле иңенә салды. Кулында болгап йөртте. Үзе көлде, очынды, тилерде… Ә бераздан япа-ялгыз калуын күрде: Харисның иптәшләре дә, үзлекләреннән юкка чыккандай, каядыр китеп беткәннәр иде.

Ханым кинәт аңлады: ул яшьләрне үзеннән качырган икән ләбаса! Тынып, аптырап калды ул, ничектер берьюлы шиңде дә төште. Бераз каранып торганнан соң, яулыкны бер почмагыннан тотып, әле генә бергә уйнаган тиңдәшләрен югалткан баладай, нәүмизләнеп, елыйсы килеп, палубаны акрын гына әйләнеп чыкты. Аннары каютасына кереп, хәлсезләнеп, урынына утырды. Уйга калды… Менә ничек икән ул! Ят кеше икән ул аларга! Тиң күрмиләр икән алар аны! Ташладылар да киттеләр… Ни өчен? Шушы яулыкны ирексезләп алган өченме? Шаярды гына бит ул, шаярды гына! Кайтарып бирәчәк бит ул аны!