Выбрать главу

Диләрә ханым, кинәт урын өстенә капланып, тавышсыз гына калтыранып еларга тотынды… Аңа шаярырга да ярамый икән хәзер. Ул яшьлеген, ваемсыз, хөр яшьлеген югалткан икән инде!.. Нишләргә тиеш соң ул? Үзеннән егерме дүрт яшькә олы кешенең хатыны булгач, абыстай шикелле бөтенесеннән качарга, берәү белән дә уйнамаска-көлмәскә тиешмени инде ул? Нигә мондый вафасызлык? Нигә бу яшьләр шулкадәр каты йөрәкле, бер дә кешенең хәленә керә белмиләр?

…Көнчелектән бу, көнчелектән! Алар аны үзләреннән рәхәтрәк яшәгән өчен яратмыйлар. Әйе, чибәр, таза булуы өчен, яхшы, матур киенүе өчен, ялгызы аерым каютада иркенләп баруы өчен ят күрәләр. Ә күңелендә аның нинди бушлык, ни җитми аңа – бу хакта белергә дә теләмиләр.

Шулай рәнҗеп, елап ята торгач, ул, ниһаять, изрәп йокыга талгандай булды.

Күпмедер вакыттан соң берәү сак кына аның ишеген какты. Ханым сискәнеп башын күтәрде, өстәлдәге көзгесенә карап, тиз генә күзләрен сөртте, чәчен рәтләде. «Улмы икән әллә?» дигән уй яшендәй күңеленнән узды һәм ниндидер бер өмет чаткысы йөрәгендә яңадан кабынгандай булды. Ашыгып, шактый дулкынланып, ул:

– Керегез! – диде.

Ишек ачылды, һәм Харисның иптәшләреннән әлеге шакмаклы күлмәк кигән егет килеп керде.

– Апа, борчыган өчен ачуланмагыз, мин бер йомыш белән генә, – диде ул, ишек төбендә тукталып.

– Узыгыз! – диде ханым, өмете сүнсә дә, ачык чырай күрсәтергә тырышып.

Егет, эчкәрәк узып, урындыкка утырды һәм, сүзен нидән башларга белмәгәндәй, бераз тезләрен угалап торды. Ханым үзе башлап сорады:

– Йә, ни йомыш соң?

– Әлеге шул яулык турында инде, – диде егет, сер әйткәндәй тавышын акрынайтып. – Сез аны шулай да кире бирсәгез иде.

– Иптәшегез сезне үзе җибәрдеме?

– Юк, ул җибәрмәде. Без, үзара гына сөйләшеп, сездән сорарга булдык. Беләсезме, Харис бит ул яулыкны берәүгә бүләк итеп алып кайта иде. Сездән яшереп тору кирәкмәс: берәү дигәнебез аның яратып йөргән кызы була инде. Ә ул кыз яңарак кына каты авырудан терелгән икән. Менә ничек бит ул!.. Харис аның янына бер дә буш кул белән кайтырга теләмәгән иде, ә студент кешенең хәлен беләсез инде, кат-кат бүләк ала алмый ич ул… Аннары бу яулыкны табуына бик куанган да иде. Инде менә, уеннан уймак дигәндәй, ычкындырды да куйды! Ә сезгә ул яулыкның әллә ни кирәге юктыр, шәт? Ахыр чиктә без бергәләп сезгә берәр нәрсә…

Ханым егеткә сүзен әйтеп бетерергә бирмәде.

– Кемгә саныйсыз сез мине? – диде ул, ашыгып һәм гасабиланып. – Неужели сез менә мине берәүнең кадерле нәрсәсен тартып алыр дип уйлыйсыз? Шаяру гына ич бу, шаяру гына, аңлыйсызмы шуны? Миңа бернәрсәгез дә кирәкми, бирәм, бирәм, яулыгыгызны да бирәм! Тик… ни өчен соң иптәшегез… Харис… үзе минем белән ачык кына сөйләшергә теләми? Ояламы, хурланамы, горурлыгына көч килер дип куркамы? Бер дә юкка лабаса! Менә сез әйтегез үзенә, килсен, мин үз кулым белән аңа бирермен.

Егет маңгаен ышкып алды.

– Менмәс ул!

– Ни өчен?

– Ялына торган егет түгел ул!

– Ходаем, ни өчен ялынырга? Миңа аның ялынуы кирәкми. Минем просто яулыкны үз кулым белән аңа бирәсем килә. Аннары… минем аның белән сөйләшәсем килә. Аңлыйсызмы? Безнең арада бернинди дә үпкә, ачу калмасын иде. Сез шулай дип әйтегез дә: апаның, диегез, сиңа әйтәсе сүзе бар икән, диегез. Ярыймы?

– Ай-һай! – диде егет, башын чайкап. – Шикләнәм, килмәс. Яман хәтерен калдырдыгыз сез аның!

– Ни белән? – диде ханым, өзгәләнеп.

– Бик кадерле нәрсәсе белән уйнадыгыз ич!

– Юк-юк, дөрес түгел! Мин аңлатырмын, кирәксә гафу үтенермен, тик килсен генә!

– Ярый, әйтеп карармын! – диде егет сүлпән генә һәм теләр-теләмәс кенә каютадан чыгып китте.

…Әмма Харис менмәде. Ханым, яулыкны әйбәт кенә төреп, күкрәгенә кыскан килеш, каютасыннан бер чыкты, бер керде, палубаны әллә ничә тапкыр әйләнде, ләкин һич юкка! Егетнең хәтта иптәшләреннән берәү дә яңадан менмәде. Димәк, Харис үзе килмәү генә түгел, аларны да сорап йөрүдән катгый рәвештә тыйган булырга тиеш – шулай аңлады Диләрә ханым. Бу нәрсә аны гаять авыр хәлгә куйды, чөнки хәзер ул үзе дә алар янына төшә алмый иде инде. Төште исә, шул тәкәббер «малайлар» алдында үзен тулысынча гаепле дип санау булачак. Әмма гаеплемени соң ул?

Шулай ук бу яулыкны үзендә калдырырга да ярамый иде. Йә, нишләтергә тиеш ул аны? Иделгә ташларгамы?

…Җәйге озын көн акрынлап кына сүнде; ниһаять, төн булды, пароход халкы да тынды. Салонда, палубада утларны сүндерделәр. Тик борындагы мачта башында гына нурсыз ут караңгы бушлыкта ялгызы гына йөзеп баргандай күренә иде.

Диләрә ханым, әйләнеп-тулганып йөри-йөри тәмам арыгач һәм бөтен палубасында бер ялгызы торып калуын күргәч, ахырда каютасына керде… Керү белән, чишенмичә-нитмичә, койкасына утырган килеш кенә, башын мендәргә куйды һәм шунда ук оеп та китте; күрәсең, аруы, йончуы бик җиткән иде… Бу – хәлсезләнеп, миңгерәүләнеп, әмма җан сызлавын оныта алмыйча йоклау күпме дәвам иткәндер, менә берзаман ул пароходның селкенеп шыгырдавыннан һәм каяндыр түбәннән ишетелгән кешеләр тавышыннан уянып китте. Күзен ачты, башын калкытты, түбәндә ни барын аңларга тырышып, аз гына тыңлап торды, аннары кинәт нидер сизенеп, урыныннан сикереп торды да каютасыннан атылып чыкты. Яулыкны ул йоклаганда да кулыннан ычкындырмаган иде. Һәм, шуны күкрәгенә кыскан килеш, ашыгып, пароходның дүртенче классына төште, ары-бире сугылып, теге яшьләрне эзләргә кереште. Ахырда, таба алмагач, түбәнге сәндерәләрнең берсендә йоклап яткан баланың аяк очында йокымсырап утырган бер олы яшьтәге апайдан сорады: